Бәхилләшү

SONY DSC8 январьда, изге Мәүлид аенда, Самара татарлары арасында абруй казанган Хәлифә Нурулла кызы Ганиеваның йөрәге тибүдән туктады. Ул арабыздан 92 яшенә җитеп, аек акылында, озак авырмыйча, сабыр гына китеп барды. Моңа күңел әле дә ышанмый. Минем шушы  хатым аның изге рухына дога булып барсын иде!

Хәлифә Нурулла кызы 1922 елда Самара өлкәсе, Елховка районы, Губанкүл авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән әтисез ка­лып, ишле гаиләдә үсә ул. Әтисеннән өйрәнгән догаларны Хәлифә апа ахыр чиккә кадәр халыкка өйрәтеп килде.

Кыз сугыш елларында Ульяновск педучилищесын уңышлы тәмамлаганнан соң, башлангыч сыйныф укытучысы буларак Самара өлкәсенең Тупли, Кызылсу, Губанкүл, Идәй авылларында балаларга белем бирә башлый. Искиткеч хәл, аның беренче укучыларына да 80 яшь тулды инде, ә укытучы апалары белән аралары соңга кадәр өзелмәде. Укучыларының балалары, оныклары да Хәлифә апаны хөрмәт итеп, мәҗ­лесләренә дәшеп хөрмәтләделәр, өенә барып хәлен белүчеләр дә шактый иде.

1948 елның июлендә Хәлифә Ну­рулла кызы Казан дәүләт университе­-тын тәмамлап, математика укытучысы булып эшли башлаган Мирсәет Мәр­дегалим улы Ганиевка тормышка чыга. Бу хәл Ульян өлкәсенең Малыклы районы, Әбдери авылында була. Шуннан соң укытучылар гаиләсенә Зирекле Куак авылында да, Самара өлкәсенең Тупли, Кызылсу, Әбдери авылларында да эшләргә туры килә. Мирсәет абый — мәктәп директоры, ә Хәлифә апа татар теле укытучысы буларак танылдылар. Кызганычка, Мирсәет аганың гомере кыска булып, ул 1982 елда бакый дөньяга күчте. Аның йөзләгән укучылары бу олы шәхесне бүген дә онытмыйлар, рәхмәт сүзләре белән искә алалар.

Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, балалары да ата-ана сукмагыннан киткәннәр. Кызлары Бибисара  Мирсәет кызы Хәмитова Самарада яшәп, гомере буе балаларга математика укытты. Хәзер ул 99 санлы мәктәп директоры урынбасары булып эшли. Төпле, акыллы, таләпчән укытучы. Ә уллары Хәниф, Самараның авиация институтын тәмамлаганнан соң, озак еллар “Прогресс” заводында эшләде. Ә хәзер уңышлы эшкуар. Хәлифә апа Самара тирәсендәге татар авылларында яшәгән кешеләр, үзенең укучылары белән араны беркайчан да суытмады. Үткән җәйне генә әле Туплига кайтып, әтисе салдырган Кызыл мәчетнең 110 еллыгы тантанасында катнашкан иде (рәсемдә). Бик матур чыгыш ясаганын хәтерлибез. Әйе, укымышлы, дини мәҗлесләр алып барырга өйрәнгән кеше үтемле итеп сөйли белә шул.

Хәлифә апа бакыйлыкка күчү көненә зур әзерлек белән килгән. Ул үзенең әле моннан 18 ел элек язган васыятендә балаларына һәм оныкларына, авыл­дашларына һәм милләттәшләренә гореф-гадәтләребезне бозмыйча яшәр­гә, ә үзен чын мөселманча җирләр­гә, догадан калдырмаска соралган.

Әйе, тиңсез тормыш үрнәге һәм рухи мирас калдырдып китте Хәлифә апабыз. Әбдери һәм үзе яшәгән башка авыллар халкына язган васыятен “Бердәмлек” газетасында бастырып, бөтен халыкка җиткерәсебез килә. 19 февральдә аның кырыгы җитә бит инде, хөрмәтләп искә алыйк үзен, туганнар.

Нурия Хафиятуллина,

Димитровград шәһәренең 22 санлы татар мәктәбе укытучысы,

Ульян өлкәсе.

SONY DSC

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Мин, Хәлифә Нурулла кызы Ганиева, Сезгә үземнең рәхмәтләремне җиткерү ниятеннән шушы васыятемне язып калдырдым.

Мин Әбдери авылында 33 ел гомер иттем. Бу дөньяда тормышның яхшысын да, начарын да күрергә туры килде. Шуңа да карамастан, мин һәрберегездән тик яхшылык кына күреп яшәдем. Урамнан барганда машиналарыгызны туктатып, кирәк урынга илтеп куя идегез, Аллаһының рәхмәте яусын. Нинди йомыш белән керсәм дә, мине беркем дә кире борып чыгармады. Зиһенсезлек белән түләми калган бурычым була калса, бәхилләгез, зинһар.  Начар сүз белән искә алмассыз, дип өметләнәм. Мин үзем дә һәрберегездән риза-бәхил.

Мине үзебезнең ислам дине кануннары буенча җирләгез һәм намазларыгыздан соң минем рухка дога кыла күрегез. Иманым камил: Аллаһы бар, ул бер, Мөхәммәт галәйһиссәлам — Аллаһының колы һәм пәйгамбәре.

Бәхил булыгыз!

Хәлифә Нурулла кызы Ганиева.

19.02.1997 ел.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1271

Комментирование запрещено