Президент Татарстана встретился с представителями татарской общины Карелии / Рөстәм Миңнеханов Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

iС представителями татарской общины Карелии встретился вчера Президент РТ Рустам Минниханов.

Встреча прошла в здании Правительства Карелии. В мероприятии принял участие глава Карелии Александр Худилайнен. Александр Худилайнен рассказал о поддержке, которая оказывается в республике национальным объединениям. Он отметил, что среди 150 национальностей, проживающих в регионе, татары по численности занимают седьмое место.

Выступая перед участниками встречи, Рустам Минниханов рассказал о проектах, способствующих объединению татар по всему миру и позволяющих сохранить родной язык и традиции народа. Это спутниковый телевизионный канал «ТНВ-Планета» и «Ана теле» — проект изучения татарского языка через интернет.

Президент Татарстана отметил важность сохранения национальных традиций, культуры и языка. «Россия сильна своей многонациональностью», — подчеркнул он.

Участники встречи обсудили вопросы реализации совместных проектов в области культуры, искусства и воспитания молодежи. Один из таких проектов – создание мемориального знака татарам – жертвам политических репрессий на мемориальном кладбище в урочище Сандармох в Медвежьегорском районе.

Кроме того, обсуждались проведении в Карелии татарского народного праздника Сабантуй, постановка в республике пьес татарских авторов, организация обменных гастролей творческих коллективов и другие инициативы, сообщает пресс-служба Президента РТ с использованием материалов пресс-службы Правительства РК.

Для справки. В ноябре 2012 года татары Карелии приняли решение об объединении и создании новой организации. Так появилась Карельская региональная общественная организация «Общество татарской культуры «Чулпан», регистрация которой была осуществлена в августе 2014 года – после визита в Татарстан главы Республики Карелия Александра Худилайнена в июле 2014 года.

«Татар-информ»

* * *

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Карелия Хөкүмәте бинасында узды.

Чарада Карелия башлыгы Александр Худилайнен да катнашты. Ул республикада милли берләшмәләргә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Карелия Республикасында яшәүче 150 милләт арасында саны буенча татарлар җиденче урында тора.

Очрашудагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов бөтен дөнья буенча татарлар берләшүенә һәм туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итүче проектлар турында хәбәр итте, халыкның милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм телен саклау мөһимлеген билгеләде. «Россия үзенең күп милләтле булуы белән көчле», — дип ассызыклады ул.

Очрашуда катнашучылар мәдәният, сәнгать һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Шундый проектларның берсе — Медвежьегорск районының Сандармох ызанындагы мемориаль зиратта сәяси репрессияләр корбаннары булган татарларга истәлекле билге кую.

Моннан тыш, Карелиядә татар халык бәйрәме Сабантуйны уздыру, татар авторлары пьесаларын кую, иҗади коллективлар гастрольләрен оештыру мәсьәләләре турында да сүз барды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

intertat.ru

Просмотров: 921

Комментирование запрещено