Сугыш һәм хезмәт ветераны

DSC_5924Дәүләткол авылында туып үскән Зәкиулла Сәйфулла улы Зиннуров һәм аның тормыш иптәше Мәрьям апа белән 2002 нче елның январь аенда очрашкан идек. Ул вакытта рәхәтләнеп чәй өстәле янында сөйләшеп, дөнья яңалыклары турында гапләшеп утырдык. Зәкиулла абый белән Мәрьям апаның пар канат булып яшәүләренә 50 ел тулган вакытлар иде ул. 13 ел вакыт узып та киткән. Кабат очрашканда Зәкиулла абый  Балыклы авылында Гүзәл  кызы гаиләсендә гомер итә, ә узган  ел  Мәрьям апа бакый дөньяга күчкән иде. Нишлисең бит, кешеләргә гомер тигез бирелми, кемдер алдарак, икенчеләре соңрак китә. Тик олыгайган көндә ялгыз калулары читендер. Ярый да якын кешеләрең булса. Зәкиулла Сәйфулла улына ул яктан  сүз әйтерлек түгел, олыгайган көннәрендә хөрмәттә генә яши. Ул аңа лаек та, чөнки фронтовик авыр тормыш сынаулары үткән кеше.

Зәкиулла Зиннуров балачактан меңәр баш сарык көтүе көтә, ә сугыш башлангач Сургут- Пронино тимер юлы төзүдә катнаша. Үсмер егетне ачлык һәм җылы кием булмавы да куркытмый, ул җанын- тәнен биреп хезмәт итә. Илебезне сугыш төтене каплавы аның ныгып бетмәгән җилкәсенә төшә һәм йөрәгендә фашистларга нәфрәт уты кабына. 1943 елда Зәкиулла  Сәйфулла улы 18 яше тулган көнне ук үзе теләп сугышка китә. Беренче Белоруссия фронтының 719 нче артиллерия полкы составында сугышка керә. Берничә сугышчан иптәше белән элемтәче булып, өзелгән тимерчыбыкларны ялгап меңләгән чакрымнарны шуышып үтә. Сугышчан иптәшләре белән кеше үтмәстәй урманнарны, салкын сазлыкларны үтеп немец илбасарларын тар- мар итәләр. Каты бәрелешләрдә кемдер каты яралана, икенчеләре сугыш кырында мәңгегә башларын салалар.  Аның күз алдында командиры яраланып вафат була. Немец илбасарларын куып бара- бара, апрель аенда Одер елгасын йөзеп чыгарга да туры килә сугышчыларга. Польша җирләрен дә азат итеп Бөек Җиңүне Германиядә каршы ала Зәкиулла Зиннуров.

1946 елны  күкрәгенә медальләр тагып, Зәкиулла Сәйфулла улы солдат хезмәтеннән кайта.

-Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул дигәндәй, Зәкиулла абый Кемерово шәһәрендә шахтада бер ел эшли дә үз авылына кайтып тракторга утыра. Егеткә гаилә тормышы төзергә вакыт җитә, ул авылдагы кызларны күзләп йөри. Егетләрнең күбесе сугыш кырында ятып калу сәбәпле ялгыз кызлар авыл тулы, ләкин Зәкиулла шулар арасыннан уңган, чибәр Мәрьямга гашыйк була. Күп тә үтми, яңа ел алдыннан, тыйнак кына итеп туй үткәреп ике яшь йөрәк бергә кушыла. Гаилә тормышын бизәп бер- бер артлы балалар туа. Алма агачыннан ерак төшми диләр бит. Ирек, Ринат, Гүзәл ихтирамлы, кешелекле булып үсәләр, тормышта да үз юлларын табалар, матур гына гаилә коралар.

1966 елда Зиннуровлар гаиләсе Камышлы авылына күчеп  матур, мактаулы хезмәт юлы үтәләр. Мәрьям апа колхозда учетчик та, клуб мөдире дә, “Дружба” кинотеатрында киномеханик та булып эшли. 40 ел хезмәт дәверендә күп кенә мактау грамоталары белән бүләкләнә.  Аның күкрәген “Кино ветераны” дигән значок та бизи. Ә Зәкиулла абыйның хезмәт стажы 45 ел. Ул тракторчы да, киномеханик та, моторист та, электрик та булып хезмәт итә. Авыл саен кино күрсәтү аппаратларын, ут челтәрләрен төзәтү, радиоузел аппаратларын җайлау Зәкиулла абыйның алтын куллары аша үтә. Аның күкрәген “Батырлык өчен” һәм башка сугышта алган медальләр белән бергә “Кино ветераны” значогы да бизи.

90 яшенә җитеп килгән ветеран катлаулы булса да матур тормыш юлы үтеп балаларына, оныкларына, авылдашларына үрнәк булып тора. Аңа исәнлек, тән сихәте, җан тынычлыгы телисе генә кала.

 Фәния КӘРИМОВА.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1507

Один комментарий

  1. Флера Абунагимова-Минугалимова в пишет:

    Минем курше бабай! Марьям апай белэн бик матур озын гомер иттелэр Марьям апайнын авыр туфрагы жирел булсын бик яхшы кеше иде