Бүген, 17 февральдә, Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, Гали авылының данлыклы “Хәләл” предприятиесе җитәкчесе, танылган эшкуар Расих Мөҗәһит улы Латыйповка 50 яшь тулды. Ул халкын сөеп, аның телен үстерүгә, гореф-гадәтләребезне торгызуга күп көч куеп яшәүче чын татар ир-егете.
Расих балаларыбызның матур итеп ана телебездә сөйләшә һәм яза белүләрен, нәсел шәҗәрәсе, туганнарының, авылдашларының үткәне, авыл тарихы белән кызыксынуларын арттыру нияте белән һәр елны Гали авылында “Туган як” укулары оештыра. Бу бәйгедә Гали мәктәбе укучылары гына түгел Мансур һәм Мәчәләй авыллары мәктәпләре укучылары да катнаша.
Бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм башкаларның шигырьләрен уку конкурслары да даими үткәрелеп тора. Быел 2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучы балалар арасында татар шагыйрьләре иҗатына һәм сугыш ветераннарына багышланган инша конкурслары узачак. Элеккеге елларда шушы бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар һәм акчалата бүләкләр бирелә иде. Ә менә соңгы ике елда без аларны Муса Җәлил, Габдулла Тукай музейларына алып бардык. Ә быел исә конкурста җиңеп чыккан балалар, Расих тәкъдиме белән, изге Болгар җиренә барачаклар. Шушы чаралар аша киләчәк буын татар халкының бөеклеген аңласын, тарихын белсен дип янып-көеп яши Расихыбыз.
Төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган сәләтле яшьләр уку йортларына укырга кергәндә дә гел Расих абыйларының ярдәмен тоялар.
Хөрмәтле Расихыбыз! Ходай сиңа озак елларга ныклы сәламәтлек бирсен, гаилә тигезлеге насыйп итсен, барлык максатларыңа ирешергә көч табып, якыннарыңны, авылдашларыңны шатландырып исән-имин яшә! Ә без синең белән һәрвакыт бергә.
Кәүсәр Шәйхетдинова,
Похвистнево районы “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе урынбасары,
Гали авылы мәктәбе укытучысы.
КОНТЕКСТ:
Әле дә син бар әле дөньяда
* * *
Хәтердә калырлык күңелле көннәр…
* * *
Губернатордан зур бүләк / Необычный подарок от Губернатора
* * *
Николай Меркушкин: «Мы будем активно развивать агротуризм в Самарской области» (ФОТОРЕПОРТАЖ И ВИДЕОСЮЖЕТ) / Николай МЕРКУШКИН: “Самара өлкәсендә агротуризмны актив үстерәчәкбез”
* * *
Областные власти поддерживают развитие агротуризма в Алькино
* * *
ОТДЫХ В СТИЛЕ ЧАК-ЧАК. Центр агротуризма «Сельский уют» в Алькино
* * *
АЛЬКИНО. ЗЕМЛЯ НАДЕЖДЫ И ЛЮБВИ / Гали авылы. Өмет һәм мәхәббәт җире
Просмотров: 1280
Сегодня золотая дата,
Ведь юбиляру 50!
И поздравления в награду,
За достижения и, сделанный тобою вклад.
Пусть оптимизм не покидает,
А жизнь новыми гранями заиграет,
Здоровья, удачи и любви,
И много-много лет прожить!