1 мартта Татарстан Президентының туган көне иде. Интернетта бу уңайдан яшьләр шау-гөр килде. “Шикәрные” проекты Президентның туган көненә “Рөстәм абый” дигән җыр язып, клип төшерде.
Үзенчәлекле котлау видеосын бер көн эчендә 25 мең кеше караган. Бу эшне башкаручылар – Ислам Вәлиев белән Туран Гатауллин. Яшьләр арасында алар – билгеле шәхесләр, КВН уеннары, “Фәрхәт һәм Фәрхәд” проекты аша танылдылар. Әле “Шикәрные” дигән исем астында берләшеп, татар тематикасына кызыклы клиплар төшерү белән мәшгульләр. Алар икесе дә – Казан егетләре, Ислам – мәшһүр баянчы Рөстәм Вәлиевнең улы, ә Туран – композитор Риф Гатауллинның улы. Алар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, безнең сорауларга җавап бирде.
– Егетләр, Президентның 58 яшенә үзенчәлекле видео эшләгәнсез, мондый уй каян барлыкка килде? Озак эшләдегезме?
– 1 мартта Президент туган көн, әйдә әзерләник әле дип ярты ел алдан планнар кормадык. Башка уй килде дә эшләдек. Башта шигырь язылды, ике телдә булсын дидек, ә клип бер көн төшерелде, монтажга да шул ук вакыт китте. Бик тиз эшләнде, Рөстәм Миңнеханов үзе җайлы кеше булганга, барысы да ялт итеп килеп чыкты.
Рэп шигырьләрен үзебез язабыз, дөрес, телебез камил түгел, төзәтеп җибәрер өчен дусларыбыз бар, алар ярдәм итә. Клип сюжетын да үзебез уйлап табабыз, шәп төшерә торган операторларыбыз бар. Барысы да тиз һәм кызыклы килеп чыкты. Халыкка да ошады, бер тәүлек эчендә 25 мең кеше караган! Бу – бик зур сан. Мәсәлән, безнең моңа кадәр “Манты” җырына төшерелгән клип бар. Ул да халыкка ошады, бер атна эчендә 70 мең кеше карады. Бер тәүлек эчендә 25 мең кеше карап “шәп” дигән бәяләмә биргән икән, атна азагына кадәр бу сан күпмегә җитәр икән?
– Рөстәм Миңнеханов үзе караганмы икән? Аның реакциясе ничек булды?
– Менә анысы безгә караңгы. Күңел: “Карагандыр, ошаткандыр”, – дип әйтә, әмма үзеннән бернинди дә бәяләмә алмадык. Клипны эшләп бетергәч тә, аны “Инстаграмм”, “Твиттер” аша Рөстәм Миңнехановка юлладык. Туган көнендә мондый үзенчәлекле бүләк ясаганнары булмагандыр әле дип уйлыйбыз.
– Интернетта бу клипны караучылар арасында “И, егетләр ялагайлана!” дигән фикерне дә укырга туры килде.
– Күпме кеше – шулкадәр фикер. Әмма бездә андый максат булмады, кая әле, ялтырап алыйк, безне күрсеннәр, баштан сыйпасыннар әле дигән теләк юк. Моның өчен акча түләмәделәр, бу аерым кешеләрнең “заказы” да түгел. Без күңелгә яткан эшне генә башкарабыз, бу бит – яшьләр иҗаты. Аннары җырда, клипта әйтелгәннәр берсе дә арттыру түгел. Ничек бар, ни уйлыйбыз – шуны әйттек. Без аны, чыннан да, шәп кеше дип саныйбыз. Безгә, яшь буынга, Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты булуы ошый. Ул башкалардан аермалы, яшьләр белән беррәттән Интернетны актив куллана, бик мобиль, гел хәрәкәттә, заманча фикерли, күп сөйләми, ат кебек эшли дә эшли. Бүгенге чор – профессионаллар заманы, дилетантлар, ялкаулар көндәшлеккә чыдый алмый. Ә талантын эшкә җиккән кешеләр яңа үрләр яулый ала. Президент үрнәгендә яшьләр дә максатчан эшләргә кирәклеген аңлый. Без тормышны яхшы якка үзгәртергә тиеш, Татарстан гел алгы сафта булсын өчен һәрберебез көчебезне, тырышлыгыбызны куярга тиеш. Яңа буын өстендә мондый җаваплылык булганны аңлыйбыз. Аннары ул яшьләр белән бик тиз уртак тел таба белә, яшьләргә үз проектларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Бу да күпне сөйли. Бу безнең генә фикер түгел, күпчелек яшьләр шулай уйлый. Рөстәм Миңнехановның сәяси эшчәнлегеннән, икътисадый үсешне тәэмин итүдә башкарган эшләреннән дә канәгать.
– Бу клиптан соң Минтимер Шәймиев, Илдар Халиков, Фәрит Мөхәммәтшин, Илсур Метшин турында да җырлаячаксызмы?
– Өздереп әйтә алмыйбыз. Үзләреннән теләк булса, без аралашырга, иҗат итәргә һәрвакыт әзер. Әмма алай мәдхия генә җырлау максаты юк, андый теләк ташып тормый. Гомумән, безнең максат – Интернетта татар телле, татар темаларына кагылышлы проектларны булдыру. Инглиз, русча эчтәлекне карасаң, ни генә юк, Интернет кулланган татарга ни бар? Кызганыч, татарча сыйфатлы продукция аз. Без төшергән клиплар барысы да татарча һәм яшьләр өчен эшләнде. Бераз булса да татарлык белән кызыксынмаслармы дибез. Беләсезме, кызыксыналар! Безнең клипларны карыйлар да һәм ана телебез, татар мәдәниятенә тартылучылар артканлыгын сизәбез.
– Клипта Рөстәм Миңнеханов бәлеш, өчпочмак, чәкчәк ярата дип җырлыйсыз, бәлешкә дә 58 санын язып, аны Рөстәм Миңнехановка махсус әзерләдек, дисез. Әллә үзегез пешердегезме, әниләрегез булыштымы?
– Анысы – сер, әмма бәлеш Президентның үзенә барып җитмәде. Клип төшергән иҗади коллектив таба төбен бик тиз ялтыратып куйды. Тәмле булды!
P.S. Татарстан Президенты туган көнен Кабарты-Балкар республикасында бәйрәм итте.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.
«Ватаным Татарстан».
* * *
КОНТЕКСТ:
Президент Татарстана принимает поздравления / Бүген Рөстәм Минниханов туган көнен билгеләп үтә
Просмотров: 1488
У всех людей разные цели в жизни. Кто-то становится религиозным деятелем, кто-то борется за права нации, кто-то борется за искоренение всех наций, кроме своей, кто-то плевать хотел на свою национальность, кто-то совершает великие открытия. Каждому своё. Но таким ребятам — уважуха!
Круто, продолжайте в том же духе)