Рустам Минниханов назвал перспективными направлениями сотрудничества РТ и Ирана образование, туризм и нанотехнологии / Татарстан һәм Иранның хезмәттәшлеге: иң мөһиме — мәгариф

view_382986_258436Одним из важных направлений сотрудничества Татарстана и Ирана может стать отрасль образования. Об этом сообщил в Тегеране на встрече с вице-президентом Ирана по науке и технологиям господином Суреной Саттари президент Татарстана Рустам Минниханов.

В рамках встречи с Саттари президент Татарстана (находится в Иране с рабочим визитом 8-10 марта) отметил, что сегодня образование и наука — особо перспективное направление в татарстано-иранских отношениях. Он напомнил, что сейчас в вузах Татарстана обучается порядка 40 студентов из Ирана. «Думаю, что это направление может быть активизировано, — сказал Минниханов, — в том числе за счет организации обмена студентами и представителями профессорско-преподавательского состава вузов». По словам Минниханова, это будет хорошим объединяющим фактором.

Президент Татарстана также обратил внимание на взаимодействие по таким направлениям, как IТ-сегмент, нанотехнологии, робототехника, создание и использование новых материалов. «Сегодня эти направления важны для наших стран», — подчеркнул он.

По мнению Минниханова, следует развивать и связи в сфере туризма и спорта, так как здесь есть огромный потенциал для взаимодействия. Он напомнил, что в июле 2015 года в Казани пройдет чемпионат мира по водным видам спорта, а в 2018 году в Казани пройдут матчи чемпионата мира по футболу, сообщает пресс-служба президента РТ.

«Целью нашего приезда в Иран является расширение торгово-экономического, научно-технического и культурного сотрудничества», — подчеркнул Минниханов.

business-gazeta.ru

* * *

Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында хезмәттәшлек юнәлешләре арасында мәгариф өлкәсе иң мөһиме була ала. Бу хакта Тәһранда Иран Ислам Республикасының Фән һәм технологияләр буенча вице-президенты Сурена Саттари белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде.

Татарстан Президенты белдергәнчә, бүген мәгариф һәм фән – Татарстан-Иран мөнәсәбәтләрендә бик перспектив юнәлеш. Хәзер Татарстан вузларында  Ираннан якынча 40  студент белем ала. Әлеге юнәлеш активлаша ала, дип уйлыйм, диде Рөстәм Миңнеханов, бу яхшы берләштерүче фактор булырга мөмкин.

Татарстан Президенты шулай ук ИТ-сегмент, нанотехнологияләр, робототехника, яңа материалларны булдыру һәм куллану кебек юнәлешләр буенча багланышларга игътибар итте. Бүген әлеге юнәлешләр безнең илләр өчен мөһим, дип ассызыклады ул.

Мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлеккә килгәндә, бу мәсьәлә буенча да бик күп нәрсә эшләнә, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.  Иран кинематографчылары даими рәвештә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә киләләр, Казанда ел саен Иран музыкасы концертлары уздырыла, күргәзмә чаралары, Тәбриз мәдәнияте атнасын үткәрү дә Татарстан һәм Иранның гуманитар өлкәдә  хезмәттәшлегенә үз өлешен кертте.

Татарстан Президенты фикеренчә, туризм һәм спорт өлкәсендә дә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. Ул искәрткәнчә, Казанда 2015 ел июлендә су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак, ә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты. Казан бүген – Россиянең спорт үзәге, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Гомумән, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ул Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Иран Ислам Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли. Һәм ул Иран җитәкчелегенә хезмәттәшлеккә уңай шартлар булдырулары өчен рәхмәт белдерде.

Иранга килгән Татарстан делегациясе составында  — министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстанның алдынгы сәнәгать компанияләре җитәкчеләре, мәгариф, фән, мәдәният һәм туризм вәкилләре. Безнең Иранга килүебез максаты – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Фән һәм технологияләр буенча вице-президенты Сурена Саттари белән очрашуда.

intertat.ru

Просмотров: 1029

Комментирование запрещено