Бу елның июнь аенда Казанда «Түбәтәй» дип аталган фастфуд челтәре ачылачак. Меню татар милли ризыкларыннан гыйбарәт һәм тулысынча хәләл булачак. Азатлык яңа челтәр хуҗасы Солтан Сафин белән элемтәгә керде.
Казанда татар милли ризыкларын күп урында ашап булмаганын, туристларга халкыбызның милли ашларын тәкъдим итә алмавын җәмәгатьчелек инде күптән сөйли. Хәләл кафелар индустриясен нигездә төрек һәм үзбәкләр үзләштергән. Фастфуд («тиз ризык») өлкәсендә дә дөньякүләм гигантлар урын алган. Алар арасында Казанда бары тик Subway челтәре генә хәләл ризык тәкъдим итә.
Бер төркем инициатив егетләр июнь аенда Казанда “Түбәтәй” дигән беренче татар фастфуд кафесын ачарга булган. Бер ел эчендә алар Казанда 15 урын, Татарстанның башка шәһәрләрендә тагын 10 урын ачарга телиләр. Проектның планлаштырылган айлык акча әйләнеше – 25 млн сум. Киләчәктә егетләр франшиза системасы аша башка илләрдә дә “Түбәтәйләр” барлыкка киләчәк, дип өметләнә.
“Түбәтәй”нең үзенчәлекләре арасында ризыкны заманча уңайлы савытларда тарату, балалар өчен махсус меню булдыру, савытларда татар әдипләренең шигырь юллары һәм өзекләр язу кебек идеяләр бар. Хезмәткәрләр татар милли киемнәрендә булачак, өч телдә сөйләшәчәкләр, татар кунакчыллыгы һәм югары әхлак традицияләренә күрә хезмәт күрсәтәчәкләр.
«Нигә без тәмле татар брендын оештыра алмыйбыз соң?»
Азатлык радиосы идея авторы Солтан Савинга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
– Солтан, бу кафелар челтәре идеясе кайдан барлыкка килде?
– Бу фикер 5 ел элек, мин әле студент булган чакта туган иде. Дусларым белән ашап алырга теләгән идек. Тиз ашап алыр өчен хәләл урын эзләдек, тик таба алмадык. Таба алмагач, Макдональдска барырга туры килде.
Кәеф бик төшкән иде. Нигә бездә үзебезнең милли фастфудыбыз юк? Нигә без тәмле татар брендын оештыра алмыйбыз соң? Аны бит бөтен Казан, Татарстан һәм Русия халкы кулланыр иде. Бу сораулар мине “Түбәтәй” проектын уйлап чыгаруга эттәрде дә.
– Бу кафеларның хуҗасы кем булачак? Гомумән, кемнәр белән ачасыз?
– Авторларының берсе мин булып чыгам инде. Болай, без өчәү ачабыз: мин, Азат Нәҗметдинов һәм Раил Биктаһиров.
– Ничә кафе ачарга телисез?
– Аллаһ боерса, бу җәйдә Казанда 6 урын ачарга уйлыйбыз, ләкин, бездә әле башка “Түбәтәй” проектлары да бар, алар әлегә сер, үзегез күрерсез. Башка шәһәрләр турында әйтә алмыйм, чөнки франшиза буларак оештырырга уйлыйбыз. Татарстан, Русия шәһәрләрендә һәм башка илләрдә “Түбәтәй”ләрне күрербез, Аллаһ боерса.
– Беренче ноктагыз кайда ачылачак соң?
– Июнь аенда Казан үзәгендә булачак ул. Төгәл урыны әлегә юк.
Проект авторлары фикеренчә, “Түбәтәй” милли ашларның заманча вариантта торгызылуына тәэсир итәчәк. Матур милли дизайн ярдәмендә алар үз кафеларының Казанның туристларны җәлеп итә торган урынына әйләнәчәк дип уйлый.
Бәягә килгәндә, оештыручылар клиентлар өчен аны мөмкин кадәр түбән итәргә тели. Мәсәлән, 150-180 сумга туристлар өчен комбо-меню алырга мөмкин булачак: кечкенә өчпочмак, гөбәдия, өлеш, эчемлек һәм сувенир. Сүз уңаеннан, менюга шулай ук чит ил кешеләренә яхшы таныш булган гамбургерлар да керәчәк.
Хәзерге вакытта егетләр Вконтакте сайтында блог алып баралар. Кафе ачуның һәр адымын анда тасвирлыйлар. Татар фастфуды ачылышының нинди этапта булуын һәр теләгән кеше карый ала. Азатлык та бу кызыклы проектны күзәтеп барачак.
* * *
Как обычно, ничего, кроме приевшегося Мака найти не удалось… Тогда-то и задались ребята очень важным, наболевшим практически для всех татарстанцев вопросом — а почему у нас нету своего национального фастфуда? Почему мы не можем создать свой татарский «вкусный» бренд, который станет любимым местом для всех жителей Казани, Татарстана, да и всей России. Более того, он мог быстать мини-родиной для тех татар, которые на другом конце света зайдут в такой национальный фастфуд, откусят свежеиспеченный вкуснейший «оч-почмак» и прочитают стих Габдуллы Тукая на упаковке…
Помечтав о таком проекте, студенты взгрустнули и разъехались по домам. Но именно эта ситуация стала отправной точкой для активного процесса разработки концепции первого в мире национального татарского «фастфуда» — «Түбәтәй».

КОНТЕКСТ:
Просмотров: 5159
http://www.business-gazeta.ru/article/133458/
Крутяк, Чаллыда да ачыгыз .
Аллага шөкер,Казанда да «Түбәтәй» кия башлыйлар,күптән кирәк иде,уңышлар телибез!
тик туңдырма белән газлы сулар турында гына онытмагыз инде. кеше анда бөтенләй ач вакытында гына түгел, а мондый очрактада да кереп җиңелчә берәр нәрсә ашап-эчерлек булсын иде менюгызда. күп күргәнем бар, кешеләр нәкъ менә туңдырма яки тәмле сулар булмаганлыктан башка мондый урыннардан китеп туп-туры макдональдска баралар..
Наконец-то кто то подхватил эту идею!))) Но только без глюкамата, ямэ!?)
Отличная идея! Бәлки мәтрүшкәле чәйләр менүга кертергә, гадәттә булмаган печенье — өстендә татарча матур сузләр язарга… Берәр стена ясарга — татарча матур теләкләр калдыру өчен һәм фотога тошерергә.
Не понимаю, что радикально нового скажет этот проект, на Баумана и в других местах столько разных кафешек — дом чая, чак-чак и т.п. Можно вкусно и недорого перекусить.. Даже в Москве уже есть сеть татарского фаст-фуда..
Добрый день! Есть шутка-»…если бы коммунисты в СССР,построили Макдональдсы и заводы Кока-кола…ну еще несколько фабрик по пошиву джинсов (как в Китае),то до сих пор были бы у власти!» Проблема быстро и качественно накормить много народа,особенно молодежь стоит во всем мире и перед любой властью! Бутерброды от Мак ,КФС или итальянских,немецких фаст-фудов…одинаковы везде:в Москве,Риме или в Шанхае,Тольятти! А наши(посмотрите программу Ревизорро),мы не можем обеспечить элементарную чистоту ,нормы,качество продуктов …свои ,собственные рецепты блюд!Вечно,что то ускоряем,модернизируем,замещаем-масло на маргарин,фарш на хлеб с картошкой! А так хочется,бабушкины пярямячи,эчпочмаки,а правильная суп лапша-ум отъешь! Удачи,и чтобы через 100 лет наследники этих людей могли гордиться ими!(есть рестораны-кафе,забегаловки,с более длинными историями!)
Халяль будет!!!
Аллага шөкер!)) Ниһаять барып ашарга җүнле урын булачак икән!))
Казан тулы әллә нинди кафе, төрле милләтләрнең кафе-рестораннары. татарныкы да бар иде, әмма аз. Миңа калса, Түбәтәйгә йөрүчеләр күп булыр Ин ша Аллаһ!)))
Кыскасы, ике куллап хуплыйм!)
Кто-нибудь знает, халяль это будет или нет?
Молодцы ребята!!! Надеюсь ‘Тубетей’ будет пользоваться большим спросом!