Самар шәһәрендә яшәүче Гакыйл Әхмәтҗанов Татарстанның «Яңа гасыр» телеканалында баручы «Переведи! Татарча өйрәнәбез» тапшыруында катнашып, җиңеп кайтты.
Бу уенда ике кеше үзара ана телен белүдә ярышалар. Беренче турда алар сүзләрне рус теленнән — татарчага, ә икенче турда киресенчә тәрҗемә итәләр. Ике турда да алып баручы Илсур Нәфыйков уйнаучыларга өч вариант җавап тәкъдим итә, һәм катнашучылар аларның дөресен сайлап алырга тиешләр.
Ә менә финалда биремнәр катлаулана — сүзләрне татарчага вариантсыз гына тәрҗемә итәргә кирәк.
Соңгы вакытта тапшыруга яңалыклар да кертелгән.
Ярышучылар кара тартмада яшерелгән әйберне тыгылып алып, бу нәрсәнең исемен татарчага тәрҗемә итәргә тиешләр.
Шулай ук уйнаучыларга җырдагы җөмләләрнең дәвамын әйтеп бирергә кирәк.
Иң күп балл җыючы җиңүче, дип табыла.
Тапшыруда 62 яшьлек пенсионер Гакыйл Әхмәтҗанов Татарстанның Әлмәт шәһәрендә гомер кичерүче 63 яшьлек Әмирҗан Талипов белән ярышты.
- Без кышкы озын кичләрдә хатыным белән бу тапшыруны карап, күп вакытларда андагы сорауларга дөрес җавап биреп бара идек.
Шулай мин татар теле буенча үз белемемне тикшереп карарга булдым һәм, анда шалтыратып, уенда көч сынап карарга теләгемне белдердем.
Гыйнвар аенда мине тапшыруны яздыруда катнашырга чакырдылар. Ә июньдә аны телевизордан күрсәттеләр.
Студиядә җылы мохит хөкем сөрә. Барысы да — акыллы, гади кешеләр.
Безне зурлап, хөрмәт итеп сөйләштеләр, килгәнебез өчен кат-кат рәхмәтләрен белдерделәр.
Алар белән әңгәмә корып утырдык.
Мин дә Самарда «Сәлам», «Бердәмлек» татар гәҗитәләре, «Самар татарлары» журналы чыгып килүен, алардан милләттебез тормышындагы хәбәрләрне белеп торуыбыз турында сөйләдем.
Бездә татар телевидениесе булмаганга борчылуымны белдердем, — ди Гакыйл абый.
Ярышта сораулар аның өчен бик авыр булмаган.
Тик «фисташка - пестә» кебек ул бөтенләй белмәгән сүзләр дә очраган.
- Кайбер биремнәргә белгән җавапларым да башка килеп җитмәде. Шуңа да карамастан, Татарстан татарын җиңеп кайткач, ана телен начар белмим икән, дигән нәтиҗәгә килеп кайттым, — дип елмаеп сөйли Гакыйл абый.
Шулай да, белемен камилләштерү өчен, тапшыруда бүләк ителгән сүзлекне тырышып үзләштерергә ниятли ул.
Гакыйл абый уендагы көндәше Әмирҗан Талипов белән дуслашып киткән. Хәзер алар, телефоннан шалтыратып, хәлләрен белешеп торалар.
- Мине телевизордан күргәч, хәзер оныкларым да: «Бабай, безгә татар телен өйрәт әле», — дип сорыйлар.
Алар белән татар телендә сөйләшсәк тә, аны бик яхшы белмиләр шул әле, еш кына урыс сүзләрен кушып аралашалар.
Бу инде моның өстендә әле эшләргә дә эшләргә кирәк икәнлеген аңлата.
Тел бетсә, милләт бетә бит ул – диде Гакыйл абый. Һәм: «Һәр татар мәшһүр Тукаебызның «Туган тел» исемле шигырен яттан белергә тиеш”, — дип тә өстәп куйды ул.
Миләүшә ГАЗЫЙМ.
Просмотров: 1471


