Иркә өченче тапкыр әни булды!

news_121193 июль көнне 19 сәгать 40 минутта татар эстрадасының танылган җырчысы Иркә өченче тапкыр әни булды! Сабый (3200, 53см) Казанның 1нче номерлы балалар тудыру йортында дөньяга килгән.

«Аллага шөкер, мин дә, бала да, исән-сау, үзебезне яхшы хис итәбез. Янымда туганым — килен кулымнан тотып торды. Якын кеше янда булганда, бала табу бик рәхәт икән. Апалары, бигрәк тә Әминә сеңлесе тууына шатланды», — дип сөйләде безгә Иркә. Балага Сөембикә дип исем кушырга телиләр, бу исемне әтисе Артур сайлаган.

 
Иркә белән Артурның Айсылу һәм Әминә исемле кызлары янына тагын бер кыз өстәлде. Бу гаиләгә чын күңелдән гаилә бәхете, сәламәтлек, имин тормыш, тигезлек, балалар игелеге телибез! Котлыйбыз!

Просмотров: 1314

Один комментарий