Минем әниемнең исеме Минҗәүһәр. Ул Татарстанның бүгенге Лениногорски районындагы Урдалы авылында 1935 елның 4 июнендә дөньяга килгән. Димәк, аңа быел җәен инде 80 яшь тулды.
Әниемә 10 яшь чагында аларның гаиләсе Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Гали авылына күченә һәм биредә ул үзенә күп дуслар таба. Шулардан иң чибәре әлбәттә, София апа иде. Әле тагын Ленина апаны (мәрхүмә инде, урыны оҗмахта булсын), Нәркәз, Расихә, Вәсилә, Гәүһәр, Рәисә апаларны, Халисә абыстайны әниемнең якын дуслары дип атыйсым килә. Читать полностью