Икмәк — игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү чыганагы ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Э. Мөэминова.
Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә.
Икмәкне олылап, безнең халык телендә күпме генә әйтемнәр, хикәяләр тумаган! Менә шулардай берсе: «Көннәрдән бер көнне әнисе улына икмәк кыерчыгы тоттыра. «Балдан да татлырак булгач кына ашарсың. Татлы булмаса, үзең чәчеп, үзең игәрсең», — ди. Шуннан ниләр булган — беркем белми. Тик шунысы гына ачык: ул әнисенең сүзләрен гомере буе онытмаган, икмәктән татлырак берни дә юклыгына ышанган».
Әйе, икмәк сүзенең мәгънәсе сабый чактан ук, әбиләр-бабайлар сөйләгән әкиятләрдән «изге» булуы белән янәшәдә торып, күңелдә бик тирәнгә сеңеп калган.
Беренче бишьеллыклар, коллективлашу чорлары, өр-яңа колхоз-совхозлар… Хәзер без башка заманда яшибез. Әмма икмәк элеккечә үк кадерле. Кулымдагы икмәктән дә бөек нәрсә юк минем өчен. Әллә аның аша әби-бабайларыбызның тамызган тир тәмен тойганга шулаймы соң?! Тырыш хезмәт, түккән тирләр җилгә китми, җирдә ятмый. Җир дә үзенең юмарт сые белән игенчегә игелек күрсәтә. Кулда икмәк. Аңа карасаң, гүя сабыйлар елмаюын, чал чәчле аналар рәхмәтен, иркен кырларыбыз матурлыгын, игенченең горур күз карашын тоясың. Шушы икмәк өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә игенчегә. Яңа үрләр яулаганда яңа ачышлар һәм уңышлар сезгә, хөрмәтле игенчеләр!
Җир йөзендә икмәктән дә изге нәрсә бармы икән?! Менә шуңа күрә халык игенчене ихтирам итә, аңа дан җырлый. Икмәк булганда җирдә яңа җыр туа.
«Икмәк — ул тормыш, ул Ана, Ватан, мәхәббәт кебек үк мәңгелек. Икмәк — ул безнең көчебез, куәтебез, илһамыбыз, рәхәтебез», — дигән танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов.
Икмәкнең чын кадерен ачлык газабын кичергән өлкәннәр генә беләдер. Алар ипи валчыкларын җыеп, үбеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрен белдереп яшиләр. Чыннан да, икмәк — туклык, сәламәтлек, хезмәт, шатлык нигезе, муллык билгесе бит. Өстәлдән берәр валчык ипи төшсә дә, иелеп алырга кирәк. Бу- ипигә баш ию.
Ачлык газабын күрмәгән буынның икмәккә карашы бөтенләй икенче төрле. Икмәкне әрәм- шәрәм итү, бер башыннан гына тешләп ипи сыныгын калдыру, идәндә ипи сыныкларының аунап ятуы, ипи валчыкларын коеп ашап йөрү, ипи калдыкларын чүп савытына ташлау кебек начар гадәтләр белән адым саен очрашырга туры килә.
Хәзер авылларда кибетләр саны көннән-көн арта бара. Шуларның һәрберсенә көн саен машина белән яңа гына мичтән чыккан, әле суынырга да өлгермәгән ипи килеп тора. Ниндие генә юк: агы, карасы, түгәрәге, озынчасы, әллә нәрсәләр кушылган диетик ипиләр, төрле исемнәр белән 10ар төрле ак икмәк эшләнмәләре сатыла. Ипине канәгать булмаган кыяфәт белән сайлаган булабыз. Нишләп тегесе юк, дип кибетчегә дәгъва белдерүчеләр дә бар. Ашау-эчү, икмәк кытлыгы юк. Мул яшибез!
Бала теле ачылганда иң башлап кайсы сүзне әйтә: “әннә” диме, әллә “мәм-мәм” дип әйтәме?.. Кайсын гына әйтмәсен, “әннә”белән “мәм-мәм” адәм баласының иң беренче сүзләре – шушы сүзләр белән аның теле ачыла. Ана һәм ризык. Ризык – адәм баласы өчен ана шикелле үк иң кадерле нәрсә. Ана – җан бирүче, ә ризык – яшәтүче. Ана һәм ризыктан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Күрәсез, бу ике төшенчәнең мәгънәсе һәм әһәмияте никадәр тирән, никадәр зур!
Кадерлик икмәкне! Киләчәк буыннар ачлык хәсрәтен күрмәсен. Ипи бөтен нәрсәгә баш. Шулай булып кала күрсен!
Просмотров: 1705