Фронтовая дорога прадеда / Нәгыйм бабай оныттырмас

4

Ученик 7 класса Камышлинской школы Дамир МИНГАЗОВ: «Когда я читал о подвигах моего прадеда, у меня наворачивались слезы гордости»

Однажды среди старых до­кументов мы с мамой обнару­жили письмо, в котором мой прадед писал «о своей войне». И хотя мне не посчастливи­лось увидеть прадедушку жи­вым, это письмо было для меня как свидание с незнакомым, но таким дорогим мне человеком. Читая письмо, я понял, что фронтовая дружба, суровые фронтовые будни оставили глубокий след в его памяти, а потери товарищей, с которы­ми делили горечь поражений и радость побед, на всю жизнь стали болью, которой он хо­тел поделиться с нами. Он хо­тел, чтобы его внуки и прав­нуки помнили о том, какою це­ной завоевано счастье — жить в мире.

Прадедушка в своем пись­ме пишет, что первое его бое­вое крещение состоялось в июне месяце 1943 года на Северском Донце, недалеко от города Изюм. До начала на­ступления ту сторону берега обороняли немцы, по этой сто­роне была рота моего прадеда. Во время наступления роте пришлось в полном снаряже­нии, за исключением противогаза, переплыть через реку. Не успел мой прадед доплыть до берега, его ранило осколком в голову, в правый висок! «Я думал, моя могила глубока. В первый день сестра Галя, фамилию не знаю, обвязала меня. Она много не прожила, в этот же день погибла. А вторая сестра, Курелкина Маруся, при мне жива осталась. В медсан­бат идти я отказался. Лечился в санчасти. В то время я числил­ся в 8-ой гвардейской армии 82-ой гвардейской дивизии перво­го полка второго батальона 6-ой автоматной роты», — вспоми­нал мой прадед. Эти не совсем грамотные, бесхитростные, но такие правдивые строки, напи­санные моим прадедом, потряс­ли меня. Мне захотелось, как можно больше узнать о праде­де. Я стал расспрашивать о нем всех своих близких и с особым интересом и вниманием изучал его воспоминания. Уже по про­шествии многих лет после вой­ны, на запрос прадеда об учас­тии в действующей армии для получения инвалидности в 1990 году, пришло в наш дом изве­щение из военного комиссари­ата Клявлинского района Куй­бышевской области. В нем было написано, что Садыков Нагим в бою за социалистичес­кую Родину, верный воинской присяге, проявил геройство и мужество и был убит 7 августа 1943 года, похоронен юго-за­паднее деревни Русивы Всходского района Смоленской обла­сти. В то время моим родствен­никам было не понятно содер­жание данного извещения, так как живой дед читал извещение о своей смерти. Только по пись­му моего прадеда я узнал, что в 1943 году с полей сражения ко­мандир роты послал ошибочно письмо в Камышлу о его смер­ти, и сведения в данном извеще­нии были тоже ошибочными. Умер прадед после продолжи­тельной болезни в 1994 году.

По словам бабушки, много было у ее отца медалей и орде­нов, но по незнанию они не со­чли нужным их сохранить. Осо­бенно гордился мой прадед гра­мотой «Лучшему артиллеристу — наводчику». Эта грамота была подписана И.В. Стали­ным, и в нем указывалось коли­чество подбитых вражеских танков. Я хотел узнать, какие награды были у моего прадеда и проследить его боевой путь, поэтому продолжил свои поис­ки. Мы с мамой написали пись­мо в центральный архив мини­стерства обороны РФ, который находится в г. Подольск Мос­ковской области. В ответе на наше обращение был указан сайт министерства обороны РФ, где представлен информацион­ный ресурс к архивным доку­ментам о ходе и итогах боевых операций, подвигах и наградах воинов за период Великой Оте­чественной войны, с приложени­ем копий наградных листов. Поработав на этом сайте, я об­наружил документы на моего прадеда. Вот какие подвиги со­вершил мой прадедушка, и он за это получил — медаль «За от­вагу» . 21 августа 1944 года се­вернее села Слободзия Молдав­ской ССР немцы пытались за­держать продвижение наших войск сильным пулеметным и артогнём. Орудие, в расчете ко­торого находился мой прадед, своим огнем подавил 4 орудия противника и уничтожил 1 пу­лемет, благодаря бесперебой­ному и быстрому обеспечению боеприпасами. Воспользовав­шись ослаблением огня против­ника, наша пехота пошла впе­ред. 23 февраля 1945 года. От имени Президиума Верховного Совета Союза ССР, за образцо­вое выполнение боевых зада­ний командования на фронте борьбы с немецкими захватчи­ками и проявленные при этом доблесть и мужество Нагим Са­дыков был награжден орденом Славы III степени. Записи из на­градного листа: «Ефрейтор Садыков Нагим Нигматович, на­водчик орудия батареи 393 от­дельного истребительного про­тивотанкового дивизиона. В боях с немецкими оккупантами проявил отвагу и мужество. 10 февраля 1945 года, действуя со своим орудием в боевых поряд­ках пехоты, уничтожил 34 стан­ковых пулемета и до 20 солдат противника. Чем способство­вал успешному продвижению нашей пехоты. В наградном листе указано участие Садыкова с ноября 1942 года на Юго-западном фронте, с сентября 1943 года на 3 Украинском, а с октября 1944 года на 2 Укра­инском фронтах.

Когда я читал о подвигах моего прадеда, у меня навора­чивались слезы гордости, а моя бабушка, дочка моего прадеда, тоже не сдерживала слез. Она ведь не знала о подвигах свое­го отца, так как прадед не хвас­тался своими наградами и ни­чего не рассказывал. Он был рад тому, что русские, белору­сы, украинцы, татары, армяне, башкиры и люди других нацио­нальностей сплотились против фашистской чумы и великой, несокрушимой силой одержали Победу, защитили свою Отчиз­ну от врага. Он был рад тому, что живым вернулся с войны. Он хотел, чтобы его «победа», награды и все воспоминания о войне остались внукам и прав­нукам. Это желание сбылось, и теперь мы знаем все о моем пра­дедушке. Наш близкий человек не смог забыть ужасы военного времени. И не-смог бы, даже если б захотел — ведь война «на память» оставила моему праде­ду осколок в ноге и в голове (в правом виске). (Он прожил с ними до конца своих дней.) Но некоторые не помнят…! Укра­инский фронт, на котором вое­вал в том числе и мой родной человек, освободил всю Укра­ину и Крым от фашистских зах­ватчиков. Мой прадедушка был рад этому. А сейчас на Ук­раине люди не дорожат мирной жизнью. Идет гражданская вой­на, убивают детей. Мой прадед не застал эти времена, а если бы застал, ему было, бы больно от того, что люди не помнят, во имя чего сражались наши пра­деды на фронтах Великой Оте­чественной войны, что люди за­были о подвиге нашего народа.

Я очень горжусь моим пра­дедом и бесконечно благодарен ему за мир, за чистое небо над головой. Я буду помнить о его подвиге и буду о нем рассказы­вать своим внукам и правнукам. И еще я очень хочу, чтобы не было войны!!!

Дамир МИНГАЗОВ, ученик 7 класса Камышлинской школы.

* * *

Бервакыт, әнием белән иске документларны карап утырганда, әниемнең бабасы Нәгыйм Нигъмәт улы Садыйков язып калдырган истәлекләргә тап булдык. Мин аның үзен беркайчан күрмәсәм дә, язмаларын укыгач, якын кешем белән очрашкан кебек булдым.

Бабамның язмаларында фронттагы көндәлек — авыр тормыш һәм сугыш чагылыш таба, җиңүләр һәм җиңелүләр аша бергә үткән дусларыңны югалту хәсрәте кебек тирән хисләр тасвирлана. Ул шушы истәлекләрне безнең өчен язып калдырган һәм нәрсәдер әйтергә теләгән бит!

Бабамның язмаларына караганда, ул беренче сугыш чирканчыгын 1943 елда Северный Донец елгасы буенда урнашкан Изюм шәһәре янындарак ала. Һөҗүм алдыннан елганың бер ягында немецлар, икенче ягында бабамның ротасы урнашкан була. Менә безнекеләр елга аша йөзеп чыга башлыйлар. Икенче ярга килеп җитәр-җитмәс бабамның уң чигәсенә снаряд кыйпылчыгы килеп керә. Галя исемле шәфкать туташы аның башын бинт белән чорнап бәйләгәч, бабам кабат һөҗүмгә ташлана. Ә Галя үзе шул көнне һәлак була. “Мин госпитальгә ятарга теләмәдем, медсанчастьтә генә дәваландым”, — дип яза Нәгыйм бабай истәлекләрендә.

Күп хаталар, кәкре-бөкре хәрефләр белән язылган шундый самими, әмма дөреслеккә туры килә торган язмалар бүген дә  күңелне тетрәндерә. Шуңа да мин исән туганнардан бабам турында сораша, язмаларын игътибар белән кат-кат укый торгач, тагын бер документка юлыктым.

1990 елда инвалидлык алу өчен документлар җыйганда, бабай үзенең сугышта катнашуы турында белешмә алыр өчен военкоматка гариза язган булган. Моңа җавап итеп Кләүле районы хәрби комиссариаты җибәргән документта: “Садыйков Нәгыйм, хәрби антына тугры калып, 1943 елның 7 августында социалис­тик Ватаны өчен сугышта батырларча һәлак булды. Ул Смоленск өлкәсенең Всходский районындагы Русивы авылының көньяк-көнбатыш ягында җирләнгән”, — дигән сүзләр язылган була. Туганнар аптырашта, ә исән-имин бабабыз тыныч кына үзенең үлеме турында шушы документны укып утыра!

Ләкин документ тиктомалга гына язылмаган икән. Мин Смоленск янында булган хәлләр турында да бабайның язмаларыннан укып белдем. Рота командиры аны кем беләндер бутап, ялгыш шушы кара мөһерле хатны язып җибәргән икән. Шул вакыттан бирле бабабыз хәрби комиссариат өчен вафат булып саналган. Ә ул, чигәсендә һәм аягында снаряд кыйпылчыклары булуына карамастан, сугыштан соң әле тагын илле еллар чамасы яшәп, 1994 елда гына бакыйлыкка күчкән.

Әбием сөйләвенчә, аның әтисе сугыштан бик күп орден-медальләр тагып кайта. Тик нишләптер аларның берсе дә сакланмаган. Бабамның бер­дәнбер кадерле бүләге — “Иң яхшы артиллерист-наводчикка” дип язылган Мактау грамотасыдыр, мөгаен. Анда Нәгыйм Садыйков сафтан чыгарган танк­лар саны язылган һәм документка Сталин үзе имза куйган.

Шуннан соң мин бабамның сугыш юлларын барларга һәм аның нинди орден-медальләр белән бүләкләнүен белергә теләдем. Моның өчен әни белән Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Үзәк архивына хат яздык. Җавап хатында алар безгә сугыш архивлары урнаштырылган сайтның адресын җибәрделәр. Бабабызның хәрби документларын шуннан табып алдык та инде. Анда Нәгыйм Нигъмәт улы Садыйковның бөтен бүләкләнү кәгазьләре дә сакланган икән.

1944 елның 21 августында Молдавиянең Слободзия авылы янында немецлар алга баручы Совет гаскәрләрен туктату өчен көчле пулемет һәм артиллерия уты ачалар.  Бабамның артиллерия расчеты фашистларның 4 артиллерия коралын һәм бер пулеметын юк итә. Дошманның хәлсезләнүен күреп, безнең пехота һөҗүмгә ташлана һәм җиңүгә ирешә. Моның өчен бабам һәм аның расчетындагы барлык сугышчылар “За отвагу” медале белән бүләкләнәләр.

Шулай ук ул 1945 елның 23 февралендә Советлар Сою­зының Югары Советы Президиумы тарафыннан III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.  Бүләкләү кәгазендә: “393 аерым танк дивизионының төбәп атучысы, ефрейтор Садыйков Нәгыйм Нигъмәт улы батырлык һәм гайрәт күрсәтеп, 1945 елның 10 февралендә дошман пехотасына каршы сугышканда 34 пулеметны һәм 20 дош­ман солдатын юк итте һәм безнең гаскәрләргә юл ачты”, — диелгән. Шул ук бүләкләү кәгазендә Садыйковның 1942 елның ноябреннән көньяк-көнбатыш фронтта, 1943 елның сентябреннән өченче Украина фронтында, 1944 елның октябреннән икенче Украина фронтында сугышуы турында да белешмә бар.

Бабамның шушы батырлыклары турында укыганда күңелемдә горурлану хис­ләре туды һәм күзләремә яшьләр килде. Минем белән бергә әбием дә елады. Ул бит бабамның кызы булса да, аның шундый батыр кеше икәнлеген моңа кадәр белмәгән. Ә бабабыз мактанмаган, орден-медальләренең кадерен белмәгән, сугыш турында сөйләргә дә яратмаган, күрәсең. Ләкин барысын да бәйнә-бәйнә язып калдырган. Димәк, ул оныкларына һәм оныкчыкларына сугышта күргәннәрен җиткерергә телә­гән, киләчәк буын ке­шеләре сугыш афәтләрен онытмасын, дип тырышкан.

Менә бабамның теләкләре кабул була башлады да инде. Хәзер без аның батырлыгы турында күп нәрсәләр беләбез. Ә менә ул азат итүдә катнашкан Украинада һәм Кырымда бүген тыныч түгел, беренчесендә гражданнар сугышы бара, балалар һәлак була, ә Кырымда әледән-әле Россиягә каршы көчләр баш күтәрергә маташа. Нәгыйм бабам исән булса, бу аңа бер дә ошамас иде, мөгаен. “Ни өчен соң без шулкадәр зур югалтулар күреп, фашистлар белән көрәштек”, — дип әйтер иде.

Аяз күк йөзе, тыныч тормышыбыз өчен мин бабама бик рәхмәтлемен. Хәзер инде аның батырлыгы безнең гаиләдә беркайчан да онытылмас, мин үземнең балаларыма һәм онык­ларыма да бу турыда сөйләп калдырырмын, ә оныта башлаганнарына Нәгыйм бабамның хәсрәт тулы язмаларын күр­сәтермен.

Дамир МИНҺАҖЕВ,

Камышлы авылы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1732

Комментирование запрещено