Гали авылы мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Рөстәм ГӘРӘЕВ: «Минем дә укытучы буласым килә!»

Разия ГАРИ­ФУЛ­ЛИНА кызы Алия һәм оныклары белән.

Разия ГАРИ­ФУЛ­ЛИНА кызы Алия һәм оныклары белән.

Беркөнне мәктәбебездә һө­нәр сайлау турында сөйләшү булды. Безнең класста 18 укучыдан бары икесе генә укытучы булырга теләген белдерде. Шуларның берсе мин идем. Миңа шушы фикергә килергә укытучы булып эшләгән әбием, бабам, әнием һәм ике апам этәргеч булдылар.

Классташларыма да әнием ягыннан әбием Разия һәм бабам Мидхәт Гарифуллиннар турында сөйләдем. Каникул вакыт­ларында мин һәрвакыт аларга кунакка барам, җәен урманга җиләккә, гөмбәгә йөрибез, бакчада да эшлибез.

Разия Сарыйм кызы 1945 елның 5 нояб­рендә Яңа Мансур авылында туган, шунда үскән, шунда укыган. Бик кечкенә чагыннан ук укытучы булырга хыялланган.

1962 елда, мәктәпне тәмам­лагач, ул Куйбышев пединс­титутының тарих бүлегенә укырга кергән. Мидхәт бабам бе­лән дә алар шунда танышканнар.

Мидхәт Миннәхмәт улы Владивосток шәһәрендә 1946 елда туган, мәктәпне тәмам­лагач, Венгриядә хезмәт иткән. Кайтуга ул да әбием укыган пединститутның рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән. Кулларына диплом алгач, алар икесе дә Яңа Мансурга кайтып, мәктәпкә эшкә урнашалар һәм шул ук елны өйләнешәләр дә.

Берничә елдан район җитәк­челеге әбиемне күрше Нугай авылы мәктәбенә директор итеп билгели һәм алар бабам белән биредә өч ел эшлиләр. Аннан соң кабат Яңа Мансурга кайталар һәм мәктәптә укыталар.

Шулай, гомер буе балалар белән эшләргә, күпме белем, сабырлык кирәккәндер бабам белән әбиемә!

Яңа Мансур халкы да аларны хөрмәт итә, чөнки күпчелеге — әбием белән бабамның укучылары бит. Разия әбием әле дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул — “Лаеклы ялдагылар клубы” җитәкчесе.

Озакламый әбиемә 70 яшь тула. Без аны тәбрикләргә Яңа Мансурга барачакбыз. Әбием безне тәмле бәлешләре белән каршы алачак.

Бабам белән әбием өч кыз: Гөлнара, Айсылу апамнарны һәм Алия әниемне үстергәннәр. Өче­се дә әти-әниләре юлыннан китеп, югары белем алганнар, бүген дә укытучы булып эшлиләр. Минем әнием күрше Рысайкино авылында та­рих фәнен укыта. Мин алар белән горурланам, үзем дә, үскәч, укытучы булырга хыялланам.

Рөстәм ГӘРӘЕВ,

Гали авылы мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1813

Комментирование запрещено