В Рязанской области установят памятник татарской царице Сююмбике. Об этом стало известно на всероссийской научной конференции «Сююмбике – выдающаяся женщина и правительница (к истории связей татарских государств в XVI веке)», прошедшей в городе Касимове (Рязанская область), сообщает «Рязанская газета».
Председатель касимовской местной татарской национально-культурной автономии Ильдар Бикуев заявил о важности подобных мероприятий, которые являются первым этапом возрождения былой значимости Касимова как исторического центра татарской национальной цивилизации. По его словам, следующим шагом является установка в городе памятника царице и его торжественное открытие с участием первых лиц Татарстана и Рязанской области.
Также в конференции приняли участие глава администрации Касимова Михаил Васильев, депутат Госдумы от Татарстана Ильдар Гильмутдинов, профессор кафедры истории России и стран зарубежья института истории КФУ Индус Тагиров и другие.
С 1452 по 1681 годы Касимов был центром Касимовского ханства. Касимовские татары являются одной из групп татарского народа, в частности волго-уральских татар.
* * *
Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә узган конференциядә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл кую белдерелде.
Рязань өлкәсендә татар ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл куелачак. Бу турыда “Сөембикә – күренекле хатын-кыз һәм хакимбикә. XVI гасырда татар дәүләтләре бәйләнешләре тарихына” дип аталган бөтенрусия фәнни конференциядә билгеле булды. Конференция Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә узды.
Конференциядә Мәскәү, Казан, Петербур, Уфа,
Иваново, Тверь, Рязаньнан тарихчылар, крайны өйрәнү белгечләре, галимнәр һәм хакимият вәкилләре катнашты.
«Мондый чаралар бик кирәк, чөнки алар Касыйм шәһәренең татар милли цивилизациясенең тарихи үзәге буларак дан-шөһрәтен, әһәмиятлелеген кайтаруда беренче этап булып тора», дип билгеләп үтте Касыйм шәһәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Бикуев.
Һәйкәлне ачу тантанасына Рязань өлкәсенең һәм Татарстанның хакимият вәкилләрен һәм танылган кешеләрен чакыру күздә тотыла.
1452 — 1681 елларда Касыйм шәһәре Касыйм ханлыгының башкаласы була.
Просмотров: 1929