Россия мөфтие террорчылар өчен үлем җәзасы кертү яклы / Верховный муфтий РФ выступил за введение смертной казни для террористов

murtirusiaРоссия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте югары мөфтие, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин террорчылар өчен иң югары җәза кертүне хуплый, дип яза «Татар-информ» агынтлыгы «Интерфакс»ка сылтама белән.

– Бу яңа канун кертү түгел, ә элек булганны кире кайтару. Кешелеккә, канунга һәм дәүләткә каршы кылынган җинаять өчен күздә тотылган канун кире кайтарылырга тиеш, – дигән ул.

Мөфти сүзләренчә, ислам хокукында – шәригатьтә үлем җәзасы бар. Тәлгать Таҗетдин экстремистлык һәм террорчылык төшенчәләрен дә аерган: «Экстремист – ул начар нияте булган кеше, әмма ул аларны тормышка ашырмаган, ә ул террорчыга әверелгәч, һичшиксез, әлеге канун гамәлдә булырга тиеш».

«Аллаһ хакы өчен балаларны үтермиәләр, ә алар үзләрен Ходай урынына куялар, ә бу – җинаять», – дип йомгак ясаган мөфти хәзрәтләре.

* * *

Верховный муфтий Центрального духовного управления мусульман России Талгат Таджуддин поддерживает введение высшей меры наказания для террористов, пишет «Интефакс».

«Это не введение нового закона, это восстановление того, который был раньше. Все, что предусмотрено за преступления против человечества, против закона и государства, должно быть восстановлено», – сказал он.

Муфтий добавил, что в исламском праве (шариате) смертная казнь присутствует.

Таджуддин также разграничил понятия экстремизма и терроризма: «экстремист – это тот, у кого бредовые идеи есть, но он не претворил их в жизнь, зато когда он становится террористом, то, несомненно, этот закон должен действовать».

«Ради Бога, ради Аллаха детей не убивают, они ставят себя на место Бога, а это преступление», – заключил Таджуддин.

Ранее за введение смертной казни для террористов выступили глава Чечни Рамзан Кадыров и руководитель фракции «Справедливая Россия» Сергей Миронов. В свою очередь, глава администрации Президента Сергей Иванов назвал преждевременным восстановление смертной казни в России, а Минюст исключил возможность отмены моратория.

«Татар-информ»

Просмотров: 1539

Комментирование запрещено