Галиулла Гәбдерәшитов: «Язмышлар турында укыганда күз яшьләрем мөлдерәп тама»

Галиулла ГабдрашитовМәхмүт Сөнгәтуллинның көндәлеген тетрәнеп укыдым.  Үземнең язмышым да шулайрак булды. Мин дә бит 13 яшемдә, җиденче сыйныфтан соң, авылдан Перьмгә (Молотовка) җәяү чыгып киттем. Букчамда бер кәгазь кисәге — Мактау грамотасы. Шул ярдәм итте. Укырга имтихансыз алдылар.

Горный техникумда укый башладым. Иң зур куанычым — стипендиясе бар! Мәрхәмәтле урыс апа ике ай буена химиядән мине сорамады.

 

Каникулларга кайтканда әнкәй бәрәңге чистартып, ваклап куырып, киптереп, биштәргә (котомкага) салып җибәрә иде. Беразга җитә иде. Тулай торакта (общежитие) котелокка су салып, кайнатып ала идем. Шул бәрәңгенең тәмен хәзергә кадәр тоям.

Үзем сезгә хат язып утырам, хатирәләрдән-шатлыгымнан күз яшьләрем ага. Аллаһыга шөкер, миңа 82 яшь.

14-15 яшьләрдә вагон бушатып булмый. Шулай да бер хәл искә төште. Көзен авылдан уңыш ташыйлар. Ике бушатучы утырталар. «Студебеккер» машинасында 80 чакрым Осага элеваторга ташыйлар. Бушлай бару өчен ялландым. Илле килолы капчыкларны җилкәгә салып, трап (баскыч) буенча менеп, бушатырга кирәк. Ничек чыдаганмын? Хәзер күз алдына да китерә алмыйм. Аннан пароходка утырып, тәүлек ярым Чулманнан (Кама) Перьмгә бардым. Иң арзан билет — 4 нче класс. Трюмда аунап барасың. Бу инде 1947 — 1951 нче еллар.

Мәхмүт Сөнгәтуллин  язмышы күп хатирәләрне торгыза. Безнең Карман авылында директор Наҗия апа Хәсәнова 1943-1944 елларда мәктәптә ашауны оештырды. Он болгатып пешергән аш тәмле тоела иде. Исән калганыма шатланып, күз яшьләремә ирек бирәм.

Кешеләр турында күбрәк языгыз. Ачы язмыш -  үзе тәрбия. Язмышлар турында укыганда үз язмышың искә төшә. Хатирәләр яңара. Исән булуыңа куанасың.

Сызран шәһәренең «Туган тел» милли-мәдәни җәмгыятенә нигез салучы, аның рәисе Галиулла Гәбдерәшитов.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1287

Один комментарий

  1. Бер Ходанм! Хормятле Галиулла абыйга миллятебезгя тагында файдалар китеря торган озын гомер хям исянлек бир!