5 февральдә Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин үзенең туган көнен — 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан ул күпсанлы тәбрикләүләр, котлаулар кабул итте. Алар әле дә килеп торалар.
Өлкәбезнең милли-мәдәни берләшмәләре белән беррәттән безнең “Бердәмлек” татар газетасы коллективы да үзенең тәбрикләү сүзләрен язып, юбилярга котлау телеграммасын җибәрде.
“Хөрмәтле Николай Иванович!
“Бердәмлек” газетасының барлык укучылары исеменнән сезне чын күңелдән туган көнегез — 65 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез”, — диелгән ул телеграммада.
Просмотров: 1084