«Яктылык» открывает для своих учеников новые возможности / Самарада «Сәләт» лагеры булачак

DSC_1720В детский оздоровительный лагерь «Космос-2», где ученики школы «Яктылык» совмещают обучение и оздоровление, приехали гости из Казани — представители легендарного общественного фонда «Сэлэт», молодежной организации, которая объединяет одаренных детей и подростков. Такое событие не пропустили и мы.  Пообщавшись  с президентом клуба,  разузнали у руководителя интеллектуального направления о ближайших  планах работы с детьми, и, конечно, поинтересовались у самих учеников, нравится ли им в лагере.

Состоялось знакомство с миром «Сэлэт» 4 февраля. Данное мероприятие было организовано не случайно: сейчас руководство и учащиеся школы «Яктылык»  стремятся создать на базе своего учебного заведения клуб «Сэлэт». Это подарит детям новые возможности для развития своих способностей.

- Нашей организации уже 23 года, основной её центр находится в Казани. Сейчас Рустам Нургалиевич Минниханов дал рекомендацию открыть в каждой школе Республики Татарстан свой клуб «Сэлэт». Теперь в разных районах Татарстана действует около 15  клубов.  Конечно, мы рады тому, что и школа «Яктылык» города Самара захотела присоединиться к нам, и сейчас руководство, учителя и сами учащиеся ведут активную деятельность для реализации этого проекта.   Данную идею поддержал и премьер-министр Республики Татарстан Халиков Ильдар Шафкатович, -  рассказала президент клуба «Сэлэт» Айгуль Тагировна Габдрахманова.

На базе «Сэлэт» действует множество лагерей, где участникам помогают развиваться в разных направлениях. Для тех, кто интересуется наукой,  будет интересна смена «Раушан». Если человек хочет развиваться в сфере культуры,  есть лагерь «Рухият», а заинтересованных в компьютерных технологиях ждут в «Санак». И это далеко не весь список смен, которые организует фонд. Интересно и то, что некоторые из них проходят  за рубежом, поэтому у детей и подростков, которые владеют русским, татарским и английским языками, есть возможность обучаться именно там.

На церемонии открытия мероприятия Айгуль Тагировна рассказала присутствующим о том, что  из себя представляет «Сэлэт», о принципах его работы и возможностях, которые появляются у участников клуба.  Причем рассказ этот был не в виде скучной лекции, а в виде диалога с детьми. Кроме того, за это время они успели и потанцевать, и посмотреть мотивационный ролик о том, как важно развивать свои способности, верить в собственные силы и постоянно стремиться к самосовершенствованию.  После  презентации у всех была возможность задать  интересующие их вопросы.

Почетным гостем вечера был председатель Регионального Духовного управления мусульман Самарской области муфтий Талип-хазрат Яруллин. Он со сцены обратился к ученикам:

- Стремитесь к самосовершенствованию, познавайте мир, будьте коммуникативными и жизненно активными людьми. Этот выезд на природу всей школой как раз и способствует развитию этих навыков. Поэтому, надеемся, что у вас останутся самые хорошие впечатления от пребывания в лагере, и потом вы вновь захотите вернуться сюда.

Так совпало, что в этот день отмечала день своего рождения учитель татарского, русского языков и литератур Гилязева Фания  Нурсахиевна. Директор школы Газизов Радик Равгатович поздравил её по этому праздничному поводу  и вручил букет. После чего он выразил благодарность всем учителям, которые оставили свои семьи в городе и приехали вместе с учащимися в лагерь, также поблагодарил и представителей клуба «Сэлэт» за их приезд и работу с учениками.

DSC_1711DSC_1718 DSC_1720 DSC_1721 DSC_1724 DSC_1726image- В то время как большинство самарских школ закрыты на карантин, мы продолжаем обучение, да еще как эффективно — вместе с ребятами из Казани, - отметил Радик Равгатович.

Активисты клуба работали с детьми на протяжении трех дней. Для этого они подготовили очень интересную программу. Это  спортивные, культурно-массовые и интеллектуальные активности-шоу «Интуиция»,  «Что? Где? Когда?», игра «Түбәтәй», спортивная эстафета, а также тренинг по командообразованию, то есть формированию принципа работы клуба на ближайшие полгода-год.

- Сначала мы познакомились с учениками, рассказали им о нашем клубе, после чего провели тренинг и спросили у них: «Что бы они хотели добавить в свою жизнь? И что мешает им это сделать?» Большинство ответили, что хотят путешествовать, общаться с новыми людьми и обучаться танцам. А вот мешает, как выяснилось, в  основном, нехватка времени,  — рассказала руководитель интеллектуального направления Гузель Гайнанова.

Сами ученики очень довольны тем, что могут и учиться, и отдыхать на природе, и хотели бы вернуться в лагерь еще раз.

DSC_1736 DSC_1741 DSC_1755 DSC_1756 DSC_1757 DSC_1767 DSC_1770

Эльвина.

samtatnews.ru

* * *

Шәһәр мәктәпләре грипп авыруыннан карантинга ябы­лып торган вакытта да Сама­раның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары белем алудан туктамады. Тик дәресләр мәктәп бинасында түгел, ә шәһәр шау-шуыннан еракта, табигатьнең матур кочагында урнашкан «Космос-2» лагерында үтте. Укудан тыш, балалар биредә иптәшләре, укытучылары белән рәхәтләнеп ял да иттеләр әле.

Бу проектның уңышлы булуына баштан күпләр бик ышанып бетмәсә дә, хәзер инде бөтен мәктәп белән лагерьга бару балаларга яхшы тәэсир итү белән берсе дә бәхәсләшми.

- Өйдә балалар күбрәк компьютер артында яисә телевизор карап вакыт үткәрәләр. Ә лагерьда алар рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашалар, саф һавада ял итәләр. Дәресләреннән буш вакытта кызыклы, файдалы эшләр белән дә шөгыльләнәләр. Кемдер шигырьләр яза, кемдер фән белән кызыксына, ә кемдер спорт белән шөгыльләнә, — дип сөйли “Яктылык” мәктәбе уку­чыларының ата-аналар комитеты рәисе Әмир Марадуллин.

“Яктылык”лыларга ял вакытында Казаннан кунаклар да килде. Бу Татарстанда күп еллар эшләп килүче “Сәләт” клубы активистлары һәм аның президенты Айгөл Габдрахманова иде.

- Бу яшьләр оешмасы укытучылар инициативасы белән 1994 елда барлыкка килгән. Ул Татарстан Рес­пуб­ликасының дәүләт органнары җитәкчеләре ярдәме белән оештырылган һәм бүген талантлы балалар һәм яшьләр белән уңышлы гына эшләп килә. Безнең укучыларыбыз арасында да “Сәләт” лагерында ял итүчеләр бар. Барсы да аның турында исләре китеп сөйлиләр. Шуңа күрә без бу лагерьны Самарада да оештырырга булдык, һәм менә бүген “сәләт”леләр бездә кунакта, — дип сөйләде тәрбия буенча мәктәп директоры урынбасары Инзилә Гыйззәтуллина.

Кунакларны каршы алу тан­танасында Айгөл Таһир кызы Габдрахманова клубның эшчәнлеге белән таныштырып узды.

“Сәләт” оешмасының төп бурычы — сәләтле балаларны берләштерү, аларның талантын үстерү. Татарстанның төрле төбәкләрендә безнең 15 клуб эшләп килә, шулай ук Башкортостанда, Чувашиядә дә “сәләт”леләр бар. Самарада да бу проектка карата кызыксыну уянганга без бик шатбыз һәм бүгенге көндә аны чынга ашыру өчен актив эшчәнлек алып барабыз.

Самарага юлга чыгар алдыннан без Татарстанның премьер-министры Илдар Шәү­кәт улы Халиков белән аралашып, үзебезнең планнарыбыз турында сөйләдек. Ул да моңа бик куанды һәм эшебездә уңышлар теләде, — дип сөйләде Айгөл ханым. - Безнең төрле юнәлештә уңышлы эшләүче лагерьларыбыз бар. Мәсәлән, фән белән кызыксынучылар — “Раушан”, мәдәнияткә мөккибән киткәннәр — “Рухият”, ә компьютер технологияләрен яхшы шәйләүчеләр “Санак” сменасында ял итә алалар.

Чараның мөхтәрәм кунагы өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Айгөл Габдрахмановага һәм аның командасына Самарага килгән һәм балалар белән кызыклы программа уздырганнары өчен рәхмәт сүзләре әйтте. Укучыларга мөрә­җәгать итеп:

- Үзегезне камилләш­те­регез, дөнья белән танышыгыз, аралашучан һәм актив булып үсегез. Бөтен мәктәбегез белән лагерьда ял итүегез дә бу күнегүләрне үстерергә ярдәм итәчәк. Киләчәктә дә, һичшиксез, монда кабат ял итәргә теләгегез булыр дип өметләнәбез, — дип белдерде ул.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизов та укучыларны җылы кабул иткән, аларга рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинчелек тудырган “Космос-2” лагеры җитәкчесе Эльвира Эркин кызы Симашевага үзенең рәхмәт сүзләрен әйтте.

Казаннан килгән кунаклар “Космос-2”дә дүрт көн яшәп, укучылар белән аралаштылар, алар белән спорт ярышлары, “Что? Где? Когда?”, “Интуиция” кебек интеллектуаль уеннар уйнадылар, төрле тренинглар үткәрделәр. Очрашу укучыларга да, укытучыларга да бик ошады. Икенче елга Самарада да “Сәләт” лагеры оештырылыр, дигән өмет белән “яктылык”лылар мөхтәрәм кунакларны Казанга озаттылар.

Эльвина БУЛАТОВА.

«Бердәмлек».

 

КОНТЕКСТ:

Учащиеся и педагоги школы «Яктылык» — в оздоровительном лагере «Космос-2″

Просмотров: 1948

Комментирование запрещено