2014 елның 20 ноябрендә Иске Ярмәк авылыннан Камышлыга барганда юл һәлакәтендә вафат булган Зифа Галимовага багышлыйм.
Бисмилла дип башлыйм әле
Бу бәетнең башларын.
Похвистнево болницында
Чыкты минем җаннарым.
Каз бәбкәләрен саклаганда
Юкәле тауга карадым.
Кәккүкләр дә санамады
Күпме гомерем калганын.
Тыңладым Сок буйларында
Таң кошлары сайравын.
Аңламадым шул телләрен,
Миңа ниләр булганын.
Пионнар чәчәк атканда
Тулды миңа 50 яшь.
Җыелдылар туганнарым,
Дусларым, бар сыйныфташ.
Улларым, киленем котлап
Тактылар матур муенса.
Чәчелеп китте муенсам-
Булган гомерем кыска.
Авылны чыккан чакта
Карадым ла каерылып.
Гомер уртасында гына
Мәдхәт калдың аерылып.
Улларыма матур исемнәр
Бергәләп кушкан идек.
Картайган көнгә кадәр,
Яшәрбез дигән идек.
Тәнзилә апам, сабыр ит,
Туганнарың китте шул.
Минем дә башыма җитте
Бозлавыклы кышкы юл.
Күп калды бу дөньяда
Эшләнмәгән эшләрем.
Мине онытмагыз инде
Кадерле күршеләрем.
Каз үстердем, мамыклары
Очты җилләр искәндә.
Нурия апай дога укы
Мин исеңә төшкәндә.
Дусларым белән җыелып,
Үткәрдек бәйрәмнәрне.
Әйтер идем, әйтә алмыйм
Сезгә дип сәламнәрне.
Дусларым, якыннарым,
Хуш, бәхил булыгыз.
Бергә җыелган чакта
Мине дә искә алыгыз.
Зөлфирә Идиятова,
Иске Ярмәк авылы.
Просмотров: 2287
какие ужасные дороги в Самарской области сколько жизни они погубили вся дорога М5 в памятниках до самой Самары