Иң ахыр көнгәчә телемнән язарга язмасын

image descriptionРәмис Сафинның “Бердәмлек”, “Өмет” газеталары өчен әзерләгән шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән әңгәмәсе

- Шәмсия ханым! 2016нчы елда Татарстан Рес­пуб­ли­касының Г.Тукай исе­мендәге Дәүләт премиясенә кан­дидатлар арасында сезнең исемегезне күреп, без бик тә шатландык. Чөнки иҗатыгыз яхшы таныш.

- Дөресен әйткәндә, Рәмис, туган ягым — Мөслим районыннан миңа шундый тәкъдим булгач, бераз югалып калдым. Габдулла Тукай исемендәге әлеге премия иң мәртәбәлеләрдән санала. Һәм әгәр сине шул премиягә лаек дип табалар икән, бу инде иҗат кешесе өчен иң югары бәя. Шүрли калдым гына түгел, узган иҗади юлыма әйләнеп карап, “байлыгымны” барлый башладым. Китапларым сирәгрәк дөнья күргәндер бәлкем. Бу һич тә нәшриятлар гаебе түгел, үземнеке. 23 ел радиода эшләп, китап чыгару, газета-журналларга шигырьләр илтеп бирү түгел, обед ашарга, элекгрәк, бухгалтерлар телевидениедән махсус килеп хезмәт хакы биргәндә, хезмәт хакын кул куеп алырга вакыт тапмаган чаклар күп булды. Ләкин һәр дөнья күргән китабым үз укучыларын табып, тиз арада сатылып бетә барды гына түгел, Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан уздырылучы “Елның иң укылган китабы” бәйгесендә дипломнар белән бүләкләнә килде. Шигырьләремә иҗат ителгән җырлар турында әйтеп тә торасы юктыр, алар көне-төне халык телендә. Ул җырларны сездә дә бик теләп башкаралар. Әле укучыларга барып ирешмәгән, балалар өчен язылган шигырьләрем дә нәүбәт көтеп тора. Проза әсәрләрем дә шактый. Шулай булгач, эшләнгән эшләр күләмле генә җыела кебек… Көчемне сынап, иҗатыма бәянең ниндилеген белеп карарга кирәктер дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм, якташларым тәкъдиме белән, ризалаштым.

Бәһасез охшашлык

Шагыйрем! кодсиятең

булсын синең күңлеңдә сер;

Дөньядан шагыйрь икәнеңне

          яшер, дустым, яшер…

Г. Тукай

 

Эзләп-эзләп табалмас

миннән гайре һичкем

                         бу байлыкны:

Рифмалап куям менә хәзер

                 Җаек илә Баекны!

Таң калырлар кемсәләр

       бу Җаек берлән Баекка —

Көнләрләр, диеп: “Ник без

   түгел лаек бу байлыкка?!”

Биреп китим аңлатма: бу

байлык синдә булсын өчен

                                   ни кирәк —

Туган вә үскән җирең Баек

                             булу кирәк!

Дөрес, тырышсаң, башка

     охшашлык та табып була:

Аның — атасы, минем -

бабамның аты ич Гарифулла!

Күп ятимлек, җәбер-золым,

уй-фикерләр безем уртак…

Ни булыр йә булмас иде икәү

               бер заман тусак?!

Бу кадәресе безем акыл

         җитмәслек хәл менә! —

Кемнәрне кайчан бирмеш йә

алмышны бер Ходам белә…

“Ник алар икәү?!.” дип, йөрмәсенгә хөсетләр үпкәләп,

Биргән ул Тукайны миннән

           бер гасыр иртәрәк…

Бар җиһан таныган вә

табынган хәлдә Тукаебыз

                                   бөегенә,

“Мөтәшагыйрь” димәсләр

         аңы бик зурлар мине дә.

Бу икәведә тоеп шагыйрәнә

         уртаклык (көн килсә!),

“Ходай рәхмәте лә бу!..” — дип

сөрән сугар әле берәр кемсә.

…Бу заман һәркемгә мәгълүм

Тукай кем дә! мин фәкыйрә

                                     кем, —

Мең охшашлык табарлар,

   ахырда килеп, көннән көн!

Ничек карыйлар бүген

           “Тукай…” дип Җаекка,

Шулай карарлар берзаман

“ШәмсеҖиһан” дип Баекка!

Ә бүген?! Чабыш вә бүлештә

   “Тукай…га кем лаек?”ны —

Мин яшим бары рифмалап

                   Җаек илә Баекны…

Сизәм: шартларга җитте

бәгъзеләр үзенә мондый

             форсат-җай юкка…

Мин көләм бары: карыйм да

илаһи Җиһан, Җаек… аннары

                                   Баекка!

- Җырлар турында әйтеп тә торасы юктыр, дигән сүзе­гез белән килешмим. Әйтергә кирәк. Хәзер бит радио-теле­видениедән булсын, концерт сәхнә­ләреннән булсын, җыр авторлары әй­телми, әйтерсең алар инкубаторда чыгарылган. Сезнең “Илаһият” шигырь­ләр җыентыгы һәм шигырь­ләрегезгә язылган “Бәхетең үз кулыңда” дигән җырлар җыентыгы Г. Тукай премия­сенә тәкъдим ителгән бит. Җырларыгызның төрле кон­курс-бәйгеләрдә җиңеп, дип­ломнар яулаганын да ишетеп торабыз.

- Әйе, бар андый куанычлы хәлләр. Иң әүвәл, 1994 елда ук әле, “Ак күлмәгем” җыры мине беренче дәрәҗә диплом белән куандырган иде. “Без мәңге синеке, Казан!” җыры Казанның 1000 еллыгына язылган җыр­лар арасында җиңүче дип табылуы, 2013 елда Казанда Мөселман кинофестивален кы­зым Гөлназ Җиһангирова бе­лән уртак иҗат җимешебез бул­ган “Болгарым-Казаным” җыры белән ачу, 2010 елда берьюлы ике җырымның “Ал­тын барс”ка лаек булуы… Яңа шатлыклар да өстәлә тора: Кытайдан килеп, Казан консерваториясендә укучы Базарбай Бикчәнтәевнең Кытай композиторы Чин Ирдан минем шигыремә иҗат иткән “Тамырыңны бел, татар” дигән җырны башкаруы, Екатеринбургта яшәүче Хәйдәр Гыйьфанов башкарган “Татар кызы” дигән өр-яңа җыр… Әлфия Афзалова, Хәйдәр Биги­чев, Зилә Сөнгатуллина, Зөһ­рә Сәхәбиева, Римма Ибра­һимова, Рөстәм Маликов, Салават Фәтхетдинов… Алар янында башка танылган һәм танылып килүче яшь җыр­чыларның барысының да диярлек исемнәрен санап чыксаң да, дөреслеккә хилаф түгел. Композиторлар белән дә шул ук хәл. Чорыбызның иң танылган аһәңсазлары ши­гырь­ләремә берсеннән берсе матуррак җырлар иҗат иттеләр. Хәзер дә, шөкер, яңа җырлар көн дә диярлек туып тора. Сан артыннан куудан килеп чыккан нәтиҗә түгел бу. Аллам сакласын! “Җыр языгыз” дип беркайчан да йөргәнем юк. Кайчак йә радиодан, йә сәхнәдән шигыремә җыр ишетеп, сис­кәнеп-куанып китәм. Сәхнә дигәннән, кемнеңдер пьесасы буенча куелган спектакльләрдә дә яңгырый җырларым. Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява”сы белән шулай булды. Анда җырланган “Ач күзеңне, дөнья бу!” җыры­ның минем шигыремә икәнлеген күпләр белми дә калды. Илгиз Зәйнинең “Люстра”сы белән дә шул ук хәл. Яңа җыр туганын үзем белми дә калган булам. Менә шунысы куанычлы да!

- Казандагы иҗат кичә­ләрегез, концертларда чыгыш ясаганыгызны күп мәртәбәләр күргән кеше буларак, мине тамашачыларның чыгыш­ларыгызны аеруча яратып, күз яшьләре белән кабул итүе, көчле алкышларга күмүе таң калдыра. Һәм бу мәхәббәт сүнми-сүрелми, елдан-ел арта, көчәя генә баруының сере нидә дип уйлыйсыз?

- Дөресен генә әйткәндә, бу хәл минем үземне дә таң калдыра һәм куандыра гына түгел, уйландыра да. Шунысын ышанып әйтә алам — татар халкы эчкерсез, гади һәм бик тә самими. Халык каршына үзеңне әллә кем итеп тоеп, кәпрәеп, масаеп чыгып басып, һавалы гына кыяфәттә йә шигырь укыйсың, йә җырлыйсың, йә биисең, йә спектакльдә ниндидер роль уйныйсың икән, беттем диген! Шулай икәнен белгәнгә, үземне халык ярата торганча тотам икән дип ялгыш уй уйлый күрмәгез. Мин табигатем белән (мактанып әйтүем түгел!) эчкерсез, ихлас һәм бик гади, бик тыйнак кеше. Шуны халык тоя күрәмсең. Һәм мөгаен шуның өчен дә яратадыр… Сер түгел, юбилейлар уңаеннан кичә үткәрергә җыенганда, кемнәрдер иң әүвәл залда кеше булырмы өчен борчыла. Чакыру билеты белән дә зал тутыра алмаучылар күп. Минем, шөкер, андый проблема булганы юк. Күпме халык, залга керә алмыйча, кире борылып китә. Шигырьләремне халык яратып кабул итүнең тагын бер сәбәбе: кеше нинди халәттә шигырь укый? Күңеленә юаныч, үз хисләренә аваздашлык эзләгәндә. Һәм ул, шигырь китабын кулына алуга, үзе дә сизмәстән, җаны теләгән шигырьләрне эзли башлый. Без бит барыбыз да фани дөнья коллары. Кайгы-борчулар, шат­лык-бәхет хисләрен бертөр­лерәк аңлыйбыз, бертөрле ки­че­рәбез. Әгәр сәхнәдән ав­тор ши­гырьләрен үз күңел җылысы белән укып, тамашачыга иреш­терә алса, әлбәттә, күздән яшь таму аңлашыла булса кирәк.

- Матди байлыклар рухи байлыктан өстен куелган заманда яшибез түгелме?! Кеше­ләрнең җаннары тупас­ланды шикелле. Бер-береңнең хәленә керү, кемгәдер, үзеңә калдырмыйча, соң тәгамеңне бирү кебек ата-бабаларның горефләре дә югалып бара. Шун­дый заманда шигъри сүзгә мохтаҗлык бар дип са­ныйсызмы?

- Мин сезнең сорауга “ана телебезгә хөрмәт кими бара, татар телен күпчелек яшьләр кирәксенми” кебегрәк зарларны да өсти алыр идем. Г.Тукай, Г. Ибраһимов, К. Насыйри, Г. Исхакыйлар заманындагы зарларны исебезгә төшерик әле. Бераз гына үзгәлекне исәпкә ал­маганда, шундый ук хәл. Сезнең белән килешкән хәлдә, бу хәлләрнең сәбәпчесе һәм аннан чыгу юлларын мин бары тик гаиләдә генә күрәм. Нинди генә заманда да, бик нәнидән, хәтта ана карынында яралгы хәлендә булганда ук, чын тәрбия мәсьәләсе фәкать гаиләдән тора һәм гаиләдә генә дөрес хәл ителә ала дип саныйм. Дөрес, бәлигъ булгач, әйләнә-тирә мохит, аралашкан кешеләрнең ниндидер йогынтысы булырга мөмкиндер. Вакытлыча. Ләкин гаиләдәге тәрбиянең нигезе нык икән, адәм баласы гомере буе шул нигезгә таяначак. Йорт төзегәндәге кебек инде монда да: нигезе тиешенчә төзелмәгән икән, соңыннан, күпме генә сипләсәң дә, ул йорт, бер көн килеп, җимереләчәк. Шул — гаиләдә алган тәрбиялелеккә сыеп бетә инде барысы да: матди байлыкка табынмау, кеше хакын хаклау, гореф-гадәтләрне онытмау һәм, әлбәттә инде нәзәкәтле шигъри сүзгә, ягъни руха азыкка даими мохтаҗлык та… Г. Тукай премиясенә тәкъ­дим ителгән “Илаһият” ки­та­бымның халык соравы буенча 5000 данә тираж белән дөнья күрүе сүзләремнең хаклыгын исбатлаучы дәлил була ала, минемчә.

Әнкәем карынында

Яралган чагында

Мин туган телемне

Салганмын җаныма! —

Әнкәем сөйләгән сүзләрдән,

Әнкәем көйләгән көйләрдән

Бердәнбер телемнең,

Нәзберек телемнең,

Аһәңле телемнең,

Иң аңлы телемнең,

Иң саллы телемнең,

Иң татлы телемнең,

Иң газиз телемнең

Җаныма сеңгән бар мәкаме.

Шул мәкам, шул аһәң

Телемдә тирбәлә

Сөләшә башласам

Мин әнкәм телендә!

Бүген дә иртәгә,

Алда да — мәңгегә! -

Иң ахыр көнгәчә

Телемнән язарга язмасын!

Киткәндә ахырда

Фанидан бакыйга,

Күземне ачмаска йомганда,

Җанымны тәнемнән

                               җуйганда,

Үз әнкәм телендә,

Үз әткәм телендә

Насыйп ит тәкрарны һаман

                                             да:

“Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!

Лә иләһа илләллаһ!!!”

- Әгәр Тукай премиясен сезгә бирсәләр?

- Инде мин шул мәртәбәле бүләкне дәгъва кылучылар исем­легендә икәнмен, бу үзе генә дә зур дәрәҗә. Һәм, бирәләр икән, иҗатчы буларак сиңа тагын да зуррак җаваплылык өстәлә, начар, урта кул әсәрләр язарга синең хакың юк дигән сүз бу. Иҗатта гына түгел, яшәү рәвешең, үз-үзеңне тотышың, кигән киемеңә, иренеңнән өзелеп төшкән һәр кәлимә сүзеңә дә кагыла ул җаваплылык. Калган гомерең буе. Минем кулдан килерлек хәлләр болар. Шулай булгач, нигә өметләнмәскә ди әле! Чыннан да, нинди генә хәлләргә тарганда да , адәм баласын нәкъ менә өмет яшәтә, аягыңда нык басып торырга, якты, матур киләчәк турында хыялланырга, алга, гел алга барырга өнди, шуңа өметләндерә. Амин, шулай булсын!

Самараның “Бердәмлек”, Ульян­ның “Өмет” татар газета­лары укучыларына да гел шулай бердәмлеккә, якты килә­чәк­кә өметләнеп яшәргә язсын.

Әңгәмәдәш — Рәмис САФИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1107

Комментирование запрещено