Татар җырының, татар эстрадасының бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар
Үткән ел ахырында мәш килеп, зурдан кубып “Татар җыры” эстрада фестивален үткәреп җибәрдек. Ә минем исә ике ел чамасы элек “Казан утлары“ журналында басылган “Җыр өмәсе үткәрик әле!” язмасы исемә килеп төште.
Роберт Миңнуллин, Рәзил Вәлиев, Илһам Шакиров, Салават, Рәшит Кәлимуллин, Рәфыйк Юныс кебек әдәбият һәм сәнгать әһелләре, сәхнәбезне ике-өч нотадан әтмәлләнгән, такмактан үрчегән “җыру”лар басып китүенә гаять борчылып, зәвыклы, чын җырлар ярышы, аларны иҗат итүчеләр бәйгесе оештырырга өндиләр анда.
Әмма ләкин ул башлангыч матур хыял гына булып, мәгълүм җырдагы “зәңгәр томан”нарга күмелеп калды бугай.
Шөкер, күптән түгел генә шаулап-гөрләп үткән “Татар моңы” конкурсы җанга ягымлы, сихәтле аһәңнәргә, татлы, сихри моңнарга тансыккан милләттәшләребезгә саф сулыш өргәндәй булды, рухи ка¬нәгатьлек бирде. Сәләтле яшь¬ләр халкыбызның балачактан яхшы таныш, якын борынгы асыл көйләре, Салих Сәй¬дәшев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйковаларның бик тә сагындырган, затлы әсәрләре белән йөрәкләрне тетрәндереп, үзәкләребезне айкап, күңелләрне иркәләделәр. Фонограм¬мага кушылмыйча, ягъни мәсәлән, “фанера”сыз-нисез, ихластан дулкынлана-дулкынлана, турыдан-туры җырлауны тыңлау бәхете бик сирәк эләгә торган тамашачы бит без. Ә болай, шуннан бирле һични үзгәрмәгән, элек¬кечә тартып-сузып көй ясап утыручыларның товарын талымсыз башкаручылар радио-телеви¬дение аша дөньяга та¬ратуын дәвам иттерә. Һәр почмактан, ти¬шектән дигәндәй, күкләрне күкрәтеп яңгыраган аның ише җырларның күбесен компьютерда-мазарда яздырып, чистартып, җайлап, эшкәртеп, очын-очка ялгап “ясау”лары һичкемгә сер түгел хәзер. Хәйран популяр бер рус музыканты нәкъ шул “акыллы машина”ны күздә тотып, “кирәк булса, шкафны да җырлатып була”, дип тикмәгә генә әйтмәгәндер. Берничә ел элек Башкортостандагы гүзәл елга хөр¬мәтенә күркәм генә җырны гади авыл карчыгы башкаруында шаклар катып тың¬лаганны онытмагансыздыр әле. Анысы да әбинең программист оныгы машина аркылы үткәргән “иҗат“ җимеше булып чыкты. Шул рәвешле җыр эшләп сату бизнесы гөрләп чәчәк ата торган замана бу.
Мин музыкант булмагач, җыр чыгару нечкәлекләрен, нюансларын белмим. Әмма җыр көйләрен аранжировкага салучы таныш егетнең ничегрәк кыландыруын күзәтеп торганым бар. Төссез, моңсыз, күңелсез көйне ипкә китереп, берникадәр “җан” кертү өчен әллә кайлардан гозерләп килә аңа дан-шөһрәткә ымсынган затлар. Һәм бичара җыр кәмәшен рәткә китерә, бизәкли-чуклый, канатлар куя теге оста. Таныш аһәңнәр ишетелеп-ишетелеп китсә китә инде. Анысына кем карап торган? Биш тиенлек, тозсыз такмаклар әнә шулай еракларга оча башлый, иясе акча, дан казана. Чын композиторлар иҗат иткән күптән таныш көйләрнең берсеннән — башын, икенчесеннән уртасын-койрыгын чәлеп, өр-яңа җыр “чыгарган” ертлач кемсәләр дә бар. Кешенекен уртага салып бергә бутагач, винегрет сыман, боламык бер әйбер килеп чыга шунда. Модный бер тапшыруны да “Музыкаль солянка” дип шуның өчен атаганнардыр бәлки. Мәгънәсез сүзләрен дә үзләре үк сызгалап ташлый хәзерге “көйчеләр”.
Боларына, ярар инде дип, кул селтибез. Ә менә мәшһүр композиторның илаһи илһам килгәндә генә барлыкка килә торган искиткеч гүзәл әсәренә, вакыт үткәч корама ямаулык чәпәгәндәй, башбаштакланып бөтенләй яңа текст тагу кебек иләмсез гамәлне ничек аңларга? Әнә Лилия Минголова Сара Садыйкованың мәгълүм көен “Мин яратам сине” дигән бөтенләй икенче бер текстка салып җырлый башлаган. “Алтын барс” бүләген дә алды бугай әле. Баксаң, Сара апа үзәкләрне өзәрлек ул музыканы заманында Шамил Маннаповның “Керфегеңә тамармын мин” дигән шигыренә иҗат иткән! Исегезгә төштеме инде? Интернеттан карагач, Садыйкова көенә Минголова җырлый торганы Ләйлә Дәүләтова сүзләре икән. Нинди вөҗдан белән кеше җырын үзләштерергә мөмкин ул? Шушы көннәрдә генә композитор Илгиз Закиров та матбугатта басылган бер әңгәмәсендә: “Сара Садыйкованың бер җырын икенче сүзләр белән җырлап яталар. Үзе ишетсә, и-и, рәнҗер иде”, — дип ачынуын белдерә. Бәлки әле Илгиз шушы ук хәлне күздә тотадыр… Сара апа да, Шамил абый да — хәзер гүр ияләре, авторлык хокукын якларлык туганнары да күренми. Татарстан Республикасының өр-яңа гимны текстын һәм көен раслаганда, элегрәк шул ук музыкага сүзләр язган Рамазан Байтемировның хакын аяк терәп хаклаган, яклаган батыр, әрсез кызы төсле якын кешеләре булса икән аларның! Белерләр иде аның мисалында авторлар хокукын ничек бозмаска кирәклеген!
Белгечләрдән сораштым, моның киресе булганда, ягъни бер үк шигырьгә төрле композиторның музыка язуы гөнаһ түгел, нормаль күренеш икән үзе. Бу очракта шагыйрьнең дәрәҗәсе, абруе гына арта. Әйтик, Фәнис Яруллинның “Сагышларым” дигән җырына 4 кеше көй язган, шул исәптән Нурлат районындагы Зирекле авылыннан Халисә Гобәйдуллина да. Аны да андый-мондый гына түгел, Рамил Миндияр үзе җырлый. Шундый әйбәт артистлар күбрәк булсын иде дип офтанырга гына кала. Сәхнәдә бар көченә акырып такмак әйтә-әйтә, сикергәләп чабып йөрүчеләр буа буарлык. Шамакайлык белән алдыралар. Тукай бүләге лауреаты Шәүкәт ага Галиевнең “Моң тавышлы булмый” дигән тирән мәгънәле сүзләреннән хәбәрдар микән алар, ичмаса?! Их, асылдан-асыл җырлар мөнбәренә күтәрелергә дәгъва итүче һәркемнең ни-нәрсәгә сәләтле булуын атаклы “Кара урман” җырын җырлатып сынауны гамәлгә кертәсе иде ул! Байтагы ул “карурман”нан мәңге чыгалмый, адашып йөрер иде, мөгаен. Әлфия апа Авзалова әнә нәрсә ди бит: “И җаным, кәҗә кебек сикергәләгәндә җырлап буламыни ул, үпкәң авызыңа килеп буыласың ласа”. Хәер, халык зәвыгын боза торган ул башкаручыларга атаклы җырчының фикере нипочем. Үлемсез Әлмәндәр бабай әйтмешли:
“Мин җырлыймын шырдыйны,
Шырдый белән бырдыйны,
Мин җырлаган ошамаса,
Үзең җырла шундыйны!”
Халык та үз итә бит “тыр-тыр” итеп торучы андый кәсепчеләрне, акчасын биреп тыңлый, алар катында ыгы-зыгы килә. Эстрада “кухня”сында кайнаучы, күп җырлар авторы Алмаз Хәмзин бу хакта сүз чыккач: “Татарга хәзер моң кирәк түгел! Аңа такмак кирәк. Әйдә тыпырдый бирсеннәр!” — дип өметсез төстә кул селтәве белән, бәлки, хаклыдыр да. Югыйсә такмакчыларга моның кадәр мөкиббән булып, сукыр бер тиен тормаслык репертуары өчен кулларында күтәреп йөртмәсләр иде бу кадәр.
Шул рәвешле борчылганда, Габдулла Тукайның 1908 елда Мәкәрҗә ярминкәсенә баргач, мәһабәт кунакханә ресторанында чыгыш ясавы турында укыган хатирәләр күңелдә яңара… Эч пошканнан эш булсын дип, “Сәйяр” артистлары белән бергә милли шигырьләр укып, милли җырлар җырларга алына болар. Бер-икесе мандолинада уйный, Тукай исә чын капельмейстерларча хор белән идарә итә. Мөэмин-мөселман халкы, байгуралар атна буена һәр кичне ул концертны хуплап тамаша кыла, алкышларга күмә. Эшләр уңышлы бара, дип яза әдипнең адаш дусты Габдулла Кариев. Әмма ләкин көннәрдән беркөнне гармунчы бер мишәр абзыйның килеп чыгуы эшне боза. Чакыргач, сәхнәгә менә дә бу, “үнәр“ен күрсәтә башлый. Үзе гармун уйнап, хатыннар тавышы белән урам такмакларын сиптерә генә. Сүзен-ниен сайлап, әдәп саклап тормый гына, яшелле-зәңгәрле, әче тавыш белән, әллә ниләр кылана-кылана юргалап, үзенчәлекле, әкәмәт итеп җырлавы кәефле агай-эненең күңеленә хуш килә бит! Урындыклар белән дөбердәтә-дөбердәтә, ду килеп сәламлиләр. Ярминкә азагына кадәр җырларга да алып калалар үзен. Тукай белән чын артистларның исә хаҗәте бетә! Нишләтәсең аны, сәнгатьне бар дип тә белмәгән, сәхнәдән җиңелчә такмаклар да, кызык-мызыклар гына үлеп яраткан кешеләрнең көенә ярап буламы соң?! Менә сиңа капма-каршы ике стильдә, төрлечә җырлау галәмәте, моңлы җырлар башкаручы зыялылар һәм гармун тотып, тозсыз кабак җырлары белән “сыйлаучы” агай. Менә сиңа халык, зәвык аермасы. Бөтен иҗатын, барлыгын туган халкына багышлаган бөек шагыйрь милләттәшләренең мондый талымсызлыгына хурлана, рәнҗи, сызлана, әлбәттә. Соңыннан зур хатага санап, Мәкәрҗәдәге ул концерт өчен гомере буе үкенүе гаҗәпмени?! Тарих кабатлана, диләр. Бу кыйсса эстрадабызның бүгенге аяныч хәленә дә бик тәңгәл килеп тора кебек.
Илдус ДИНДАРОВ.
Редакциядән: Бу язманың авторы Татарстанның Нурлат шәһәрендә яшәп, “Ватаным Татарстан” Республика газетасының Нурлат һәм Чирмешән районнары буенча үз хәбәрчесе булып эшли һәм еш кына язмаларында яшьләребезгә кагылышлы күп мөһим проблемаларны күтәреп чыга. Менә бу язмада да ул татар җыры, татар эстрадасының бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулары белән уртаклаша, укучыларны да уйланырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә татар сәнгатенә битараф булмаучылар аның бу уй-фикерләре белән килешерләр һәм язмада күтәрелгән мәсьәләләргә башкачарак карый башларлар дип уйлыйбыз.
Ә сезнең фикерегез нинди? Бу турыда безгә язып җибәрә аласыз. Сездән хатлар көтәбез!
Просмотров: 1426
Эстрадада , берәрсен «Йолдыз» , «Яңа йолдыз» дисәләр мин гел авылда көтү кайтканын искә төшерәм…Безнең авылда !Йолдыз» исемен сыерларга кушарга яраталар.Ике сыерның берсе-»Йолдыз»… Калганнары -»Машка» …Ну ,нәк сәхнәдәге кебек инде…)))
Минем апай фермада учетчица булып эшлэде. Балачакта аларга баргач язуларын карарга ярата идем. Хэр сыерга аерым карточка тутыра иде ул. Вэт.. Анда Минкамэл, Галия, Голли, Чэчэк, Чулпан исемнэре була торган иде. Ник алай кушасыз дигэч, аларнын тартхын сойли: монысын Минкамэл апа алыштырып алды уз сыерын бирде дип, тегесе Галия кебек гулящая тиз генэ туры кайтып керми котудэн дип