Ата-аналарның үз балалары белән туган телдә сөйләшмәүләре ошамый! Бер милләттә дә мондый йәмсез күренеш юк. Мәсәлән, шул ук Казанда әрмән яши, грузин яши. Урамга чыгалар, янәшәләрендә балалары уйнап йөри. Әрмәннеке — әрмәнчә, грузинныкы грузинча сөйләшә. Ә безнекеләр үз илендә туып-үсеп тә, үз телләрен белмиләр. Хурлык! Бүтән сүз юк. Ник алай икән соң ул?
Сәбәпләре төрле инде аның. Күп кенә ата-ана: «Балага болай да өй эшләре күп, барысын да өйрәнүе бик авыр, татар телле төркемгә бирмибез, ана теле дәресләренә яздырмыйбыз», — диләр. Гаҗәп хәл, әлбәттә. Карап торышка акыллы, тәрбияле генә кешеләр үзләре. Шулар: «Минем балага татар теле нәрсәгә?» — диләр.
Ана теле нигә кирәк балага?! Нинди сүз инде монысы?! «Әни» дип әйтү өчен кирәк ул ана теле! Надан, ахмак булмау өчен кирәк!
Гомумән, ата-ана баласы өчен моны хәл итү хокукына ияме икән? Нәрсәгә аңа туган тел, имеш… Мәгънәсезлек.
Ул бала үсеп җитәр, ата-анасыннан акыллырак һәм зиһенлерәк булыр! Менә шунда ул анасы янына килеп: «Ник син миңа үзебезнең телне өйрәтмәдең?» — дип сорар…
Минем фикерем шундый: туган телен белү адәм баласының акыллы булуын, зәвыклылыгын күрсәтә. Мин милләтче түгел, бала күпме тел белсә, шулкадәр яхшырак, тик туган тел беренче урында булырга тиеш. Монда бүтәнчә була да алмый.
“Ә ни өчен татарча өйрәнергә теләмиләр?” дигән сорауга минем җавабым мондый: “Күп кенә татарлар үз тарихын белмиләр. Безнең халык — бүтән халыкларга гыйлем тараткан халык. Ә алар моны белми! Белсәләр, горурланырлар иде. Гыйлемнең түбән дәрәҗәдә булуыннан килә ул, мин шулай уйлыйм”.
Эмил ТАЛИПОВ.
Самар шәһәре.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1715