Рустам Минниханов опубликовал фотографии из Дома Корана в Бахрейне / Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнда рәсми сәфәрдә

1459687763_dusПрезидент Татарстана Рустам Минниханов опубликовал на своей страничке в Instagram фотографии из первой после отпуска рабочей поездки в Королевство Бахрейн. Судя по снимкам, глава республики посетил знаменитый Дом Корана.

Дом Корана — это музей в Бахрейне, специализирующийся на Коране. Он построен в 1990 году в традиционном исламском стиле, в нем хранятся рукописные издания Корана, собранные со всего исламского мира, научная и исламская литература, переводы Корана и другие материалы.

Ранее пресс-служба президента РТ заявляла, что с 28 марта по 2 апреля 2016 года Минниханов находился в краткосрочном отпуске. На время его отсутствия исполнение обязанностей президента республики было возложено на премьер-министра Татарстана Ильдара Халикова.

Напомним, что в 2015 году Минниханов встречался с шейхом Королевства Бахрейн Хамадом бен Ибрахимом аль-Халифой. Встреча прошла в зале переговоров международного конноспортивного комплекса «Казань» в День республики, 30 августа.

1459687763_dus1459687788_baxr1 1459687812_baxr2business-gazeta.ru

* * *

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнга рәсми сәфәр кылды. Эш сәфәре кысаларында ил җитәкчелеге белән берничә очрашу оештырылды.

Рөстәм Миңнеханов иң беренче эш итеп Бәһрәйн короле гаиләсе вәкиле шәех Хамад бән Ибраһим Әл Хәлифә белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Манама шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды. Әңгәмә барышында, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Бәһрәйн Корольлеге белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирә. Россия ислам дөньясы белән актив хезмәттәшлектә һәм  Татарстан мөселман дәүләтләре белән багланышларны ныгытуга үз өлешен кертә, диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе буенча ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, аның чираттагы утырышын быел май аенда Казанда уздырырга җыеналар.

– Без Бәһрәйн вәкилләренең Төркем эшендә катнашуына шат булыр идек, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Татарстан белән Бәһрәйнның хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләре зур, әмма алар тулысынча файдаланылмый әле.

Шәех Хамад бән Ибраһим Әл Хәлифә Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бер төбәге буларак, Татарстан Республикасы белән Бәһрәйн ике яклы элемтәләрне ныгытырга тели.   

Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн  Корольлегенә эш сәфәре кысаларында Шаһзадә, Бәһрәйн Корольлеге Премьер-министрының беренче урынбасары Галиҗәнап Сәлман бән Хамад бән Гайсә Әл Хәлифә белән дә очрашты.  Бәһрәйн Корольлеге Якын Көнчыгышта Россия Федерациясенең перспектив сәүдә-икътисадый партнеры булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм Татарстан бу багланышларны ныгытуга үз өлешен кертергә җыена. Татарстан Президенты республика икътисадының төп тармаклары турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, фән һәм мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәсендәге хезмәттәшлекне ныгыту зур әһәмияткә ия. Туризм һәм бизнес-контактларны киңәйтүгә Татарстан башкаласы аша Бәһрәйн һава юлларын ачу зур этәргеч булыр иде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Яклар күп кенә юнәлешләр буенча Татарстан белән Бәһрәйн арасындагы  хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. 

Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн  Корольлегенә эш сәфәре кысаларында атаклы «Коръән йорты» музеенда да булды, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.

intertat.ru

Просмотров: 1300

Один комментарий

  1. благодаря его «путешествиям» в Татарстан инвестируют Корея, Турция, Катар, Китай, Япония и другие.