Кадерләп үстергән мин синең җимешең…

photo1499Татарстан — Яңа гасыр “Планета” телеканалында драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча Әлмәт драма театры сәхнәгә куйган “Балакаем” спектаклен карагач (режиссёры Нәфисә Исмәгыйлева), түзмәдем, кулыма каләм алып, үземнең борчулы хисләрем белән уртаклашырга булдым.

Спектакльдә зыялы гаиләдә үскән Айрат наркоман Илмирага гашыйк булып, үзе дә шул авыру ятьмәсенә эләгә. Бераздан ул бер доза наркотик өчен әнисен буып үтерергә дә, бертуган сеңлесен үзен наркотик­лар белән тәэмин итеп торган Маратка сатып җибәрергә дә әзер була. Кыз аңа буйсынырга теләмичә тәрәзәдән сикереп, һәлак була. Айрат ялгышын аңлап, әрнүенә түзә алмыйча, Маратны атып үтерә. Спектакль, кайчандыр ул әнисенә багышлап җырлаган җыр белән тәмамлана:

“Кадерләп үстергән мин

                     синең җимешең,

Куеның — гөлбакча, назлы

                   җил — сулышың…

Нәфисә Исмәгыйлеваның бу спектакленә карата интернет чел­тәрендә нинди бәяләмәләр язылу белән кызыксынып, сайтларны караштыра башладым. Яшьләр: “Еламыйча карый алмадык… Мондый спектакльләр безгә сабак алырга ярдәм итсен, гыйбрәт булсын иде…” — дип язалар. Дөрестән дә, анда егерме беренче гасырның төп проблемасы чагылдырылган бит. Тәү­лекнең кайсы вакы­тын­да теле­визорны ачып җибәр­сәң дә, кеше үтерү, фа­хишәлек, нар­ко­мания турындагы кинолар гына күрсәтелә. Мондый әдәп­сез фильмнарда беркайчан да әхлак, тәрбия темасы чагылдырыл­мый. Алар­ны караган яшьләр: “Дө­нья шулай корылган инде, җае булганда яшәп калыйк әле”, — дип уйлыйлардыр, мөгаен. Алар үзләренең ялгышларын аңламыйлар. Чөнки әти-әниләренең гомерләре спектакльдәге Айрат белән Илмираның әти-әниләренеке кебек, гел үзләре турында уйлап, карьера үсеше турында хыялланып үтә. Бала тәрбияләргә вакытлары юк аларның.

Шәһәрдә яшәүче бер таныш ханымның тәүлекләр буена өенә кайтып керергә, тәмле ашлар пешереп, ирен, балаларын сыйларга вакыты калмый. Чөнки ике эш арасында бәргәләнә ул. Ә ир актыгы эштән соң шешәсен кочаклап, телевизор каршына кайтып ята, йә, эче пошканда, сөяркәсе янына чыгып китә. Бу вакытта балалар үз ихтыярларына бирелгән — төне буе дискотекаларда типтерәләр, иптәшләре белән күңел ачалар. Бу ханым: “Нигә генә бәхетем юк икән?!” — дип елый. Мин аңа: “Тормышыңның кадерен белеп, сөйгән хатын-кыз, яраткан әни була белмәгәнең өчен”, — дип җавап бирдем.

Менә шушы спектакльдәге Илмираның сүзләре искә төшә: “Әтием полиция хезмәткәре, тик ул мине бернәрсәдән дә саклый алмый, көчсез ул”, — ди. Чынлап та, әти-әниләрнең күбесе балаларына экзотик ашамлыклар, купшы киемнәр, кыйммәтле машиналар, техника сатып алулары белән масаерга ярата. Әйтерсең лә бәхет шунда. Ә кайда соң аларга карата игътибар, ярату, хәленә кереп дусларча сөйләшү, аңлашу дигән нәрсә? Балаларның көне бүген ничек үткән, синнән нинди киңәш көтәләр икән? Ә иң мөһиме — кайда соң гаилә җылысы?

Дини китапларда тәртипле, тәүфыйклы балалар үстерү — ата-ананың төп, изге бурычы, диелгән. Кайчакта бу турыда бөтенләй онытып җибәрәбез. Кызганыч, бик кызганыч! Соңыннан үкенергә калмасын иде!

 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1024

Комментирование запрещено