17 апрель Казанның Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында татарлыкны өйрәнүгә корылган чираттагы Татар-дозор уены үтте. Башка еллар белән чагыштырганда, быел татарча квестның мәйданы һәм катнашучылар саны өч тапкыр күбрәк булган. Яңа буын бу хәрәкәткә күбрәк тартыла, казаннар да аларны елмаеп каршы ала.
Катнашучыларның җыелу урыны һәрвакыттагыча Бауман урамында урнашкан сәгать янында иде. Яшьләр башта һәрберсе үзләренең командаларын тәкъдим итеп шигарьләре һәм исемнәре белән таныштырды. Шуннан соң биремнәр алып, төрлесе төрле урыннарга таралды. Яннарыннан үтеп баручы кешеләр борыла-борыла карап уздылар. Берәүләре туктап, тере “Ә” хәрефен фотога төшерсә, икенчеләре, “Нинди җыелыш инде бу тагын, вәт милләтчеләр!”, дип үз-үзләренә сөйләнә-сөйләнә китеп барды.
Бу уенда икенче ел рәттән катнашкан элемтә техникумы студенты Рәмзис Гыйлманов та, урамда йөрүче халыкта төрле фикер туарга мөмкинлеген әйтте.
“Кемгәдер бу акция ошарга, кемгәдер ошамаска да мөмкин. Бигрәк тә русларга. Безнең шулай җыелып йөрүебезне милләтчелек итеп караулары да бар”, ди “Милләттәшләр” такымында катнашучы егет.
Әлеге команда җитәкчесе, укытучы Гөлчәчәк Габдуллина егет фикере белән тулысынча килеште. Аның сүзләренчә, автобуста уенга килгәндә битләренә татарча сүзләр язган яшьләрне күргәч, үз ризасызлыкларын белдерүчеләр дә табылган.
“Төрлечә карашта булганнары бар. Сез милләт өчен көрәшүче булып, битләрегездәге язулар белән болай итеп кенә йөри алмыйсыз, диделәр безгә. Мин моны үземчә бәяләдем. Яшьләр – яшьләрчә булырга тиеш, ләкин үз милләтләре өчен көрәшергә тиешләр”, дип саный укытучы.
Гөлчәчәк ханым әйткәнчә, студентлар әлеге квест турында ишетеп үзләре катнашу теләге белдерә икән. “Катнашучылар арасында рус милләтеннән булганнары юк, ләкин әзерләнгән вакытта, “Нигә безне дә катнаштырмыйсыз, без татар телен теләп өйрәнәбез!?”, диючеләр бар. Ягъни рус телле яшьләрнең дә Татар-дозор уенында катнашасылары килә”, ди элемтә техникумы укытучысы.
Командаларга йөкләнгән биремнәр арасында инетарктив рәвештә халык белән эшләү еш очрады. Мәсәлән, һәрбер такым Бауманда урнашкан компас янында кеше җыеп, Такташның берәр шигырен музыкага сөйләргә тиеш иде. Шулай ук яшь Ленин һәйкәле яныннан Казан федераль университетының физика корпусына чапканда ун үтеп баручыны биергә өйрәтү биреме дә булды. Бауман урамында Шүрәле кешеләр янына килеп фотога төшәргә сорады. Казаннар биергә авыр ризалашсалар да, шигырь тыңлап, фотога рәхәтләнеп төштеләр.
Оныгы белән үтеп барган Ринат абый “Мин татарча сөйләшәм” футболкалары кигән яшь егет-кызларга уңай карашта. Аңа Шүрәле белән фотога төшәргә тәкъдим иттеләр. Оныгы куркып калса да, ир-ат ризалашты. “Без бит Татарстанда яшибез. Мондый чаралар кирәк. Республикадагы һәр кеше татарча сөйләшергә тиеш дип уйлыйм. Без өйдә бары тик татарча сөйләшәбез”, ди ул.
Такташ шигырен тыңлаган сатучы Зарема ханым, татарча сөйләшмәсә дә, шигъри юлларны аңлаган. “Мин әлеге яшьләргә яхшы фикердә. Кызык бит. Мин үзем татар, ләкин сөйләшмим генә. Шигырьләрен тыңладым. Үтеп баручылар да уңай фикердә калалардыр дип уйлыйм”, диде сатучы.
Квест катнашучылары Такташ шигырен бер төркем туристларга, үтеп баручы хәрбиләргә (солдатларга), рус милләтеннән булган яшь казаннарга да сөйләде. Халык ике минутын җәлләмичә, басып тыңлап торды.
Бирем урыннары шулай ук Татар бистәсендә, Нәшрият йортында, Опера һәм балет театрында, “Болгар” радиосында, Ленин бакчасында, Камал театры каршында да урнашкан иде.
Быел “Татар дозор” уенында мәктәп укучыларыннан тыш, университет һәм урта белем бирү йортлары студентлары да катнашкан. Гариза биргән 45 такым арасыннан 31е генә сайлап алынган. Уенны оештыру эшендә 150 якын волонтер-студентлар ярдәм иткән.
Җиңүчеләр 26 апрельдә үтәчәк “Мин татарча сөйләшәм”нең төп тамашасында билгеле булачак.
* * *
Казанда 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә нәтиҗәләр ясалачак. Шулай ук зур концерт тамаша оештырылачак.
– Быелгы акция берничә чарадан тора, – ди проект авторлары. – Республика мәктәпләрендә бәйге уза, «Татар-дозор» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясе. Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә концерт турлары һәм Бауман урамында гала-концерт 16.00 сәгатьтә үтә.
Татар-дозор
«Татар-дозор» квест-уены 17 апрель көнне узды. Өч йөздән артык кеше командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теле кулланылыш дәрәҗәсен тикшерде.
Акциянең төп максаты – Татарстан Республикасында икетеллелек турындагы законның үтәлешен өйрәнү, милли мирасны саклау, татар теленең даирәсен киңәйтү, укучыларның иҗадилыгын арттыру.
Маҗаралы уен быел сигезенче тапкыр үткәрелде. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быел, сайлау турын үтеп, Казанның һәм Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 45 гариза кабул ителгән.
31 команда Казанның тарихи урыннарын үтеп, төрле иҗади биремнәр эшләделәр: флешмоб, шәһәрнең тарихына кагылышлы табышмакларга җавап бирү һ.б. Һәр пункттагы бирем Казан тарихы һәм татар әдәбияты белән бәйле булды – быелгы квест-уенның үзенчәлеге дә шунда. Катнашучылар «Гыйлем» фәнни-популяр медиа-проекты тарафыннан оештырылган биремдә фәнни терминнарны татарчага тәрҗемә итте; шулай ук арт-перфоманс оештыру, кинофильмга сценарий язу, «Билайн» компаниясеннән конкурста катнашу, күренекле татар эшлеклеләре яшәгән урыннар белән танышу мөмкин булды. Ә иң мөһиме, һәркем Бауман урамында үтәчәк масштаблы флешмобта — зур «Ә» хәрефе ясауда катнаша алды.
Квест җиңүчеләре 26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең төп өлешендә бүләкләнәчәк.
«Тяжело с татарским» антипремиясе
Оештыручылар тарафыннан акция дәвамында кибетләр, сәүдә һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә.
Акция оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, былтыргы «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестры сайты һәм “Әкият” курчак театры сайты) татар телен кулланылышка кертте, ди проект җитәкчеләре.
Яшь архитекторларның урам күргәзмәсе
26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында Бауман урамында беренче тапкыр татар кульязмасына багышланган архитектур формаларның урам күргәзмәсе узачак. Шәһәр дизайнында яшь архитекторлардан татар хәрефләре һәм сүзләре яңа формада тәкъдим ителәчәк.
Акция уңаеннан республикабызның зур шәһәрләрендә концерт туры оештырылачак. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе Әлмәттә – 23 нче апрельдә, Яр Чаллыда – 24 нче апрельдә һәм Казанда 26 нчы апрельдә үткәрелә. Шәһәрләрнең үзәк урамнарында татар альтернатив музыка башкаручылары катнашында зур концерт тамаша кылырга мөмкин булачак.
Просмотров: 1000