«Татар хатын-кызлары форумы җыр-биюгә генә калмасын иде» / Казанга «Ак калфак»лар җыелды

1

Самарлылар IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында.

Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узачак. «Ак калфак» оешмасы янә ханымнарны көндәлек проблемнардан арындырып кәефләрен күтәрергә тели.

Казанда 24-26 апрель көннәрендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җыела. Аны «Ак калфак» оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә оештыра. Форум кунаклары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган чараларда да катнашачак.

Гадәттәгечә, хатын-кызлар форумында республика районнарыннан һәм Русия төбәкләреннән, чит илләрдән делегатлар катнаша. Быел кунаклар республиканың 43 районыннан һәм татарлар яшәгән 22 чит илдән киләчәк, барлыгы 500 делегат килүе көтелә.

Форум кысаларында «Мәгариф системасында милли тәрбия», «Милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү», «Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар» дип аталган секцияләр эшләячәк.

Элекке форумнарда ясаган иң тәэсирле чыгышлары белән истә калган Истанбул татарларының Идел-Урал төркиләре җәмгыяте җитәкчесе Гөлтан Ураллы быел форумда борынгы уен коралларының бала сәламәтлегенә һәм милли тәрбиягә йогынтысы турында сөйләргә җыена. Бу теманы аңа Казаннан шалтыратып әйткәннәр.

«Хәзерге көндә татар музыкасы синтезатор, электроник гитара, әллә нәрсәгә калды. Әмма безнең борынгы уен кораллары, ул уен кораллары белән җырларган көйләр, моңнар бетте. Тагын кайтырга кирәк бу уен коралларына. Андый уен коралларыннан килгән матур позитив көйләр баланы үстергәндә бик мөһим. Бу эш әниләргә, хатын-кызларга төшә. Әни кеше баласы булачагын белгәч тә 9 ай баласына шул уен коралларында уйналган музыканы ишеттерсә, ул монңы, ул мәдәниятне бала әни эчендә үк үзенә сеңдерә», диде безгә Гөлтан ханым. Төркиядә музыка белән дәвалаучы Tümata сәнгать төркеме бар.

25 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында Форумның пленар утырышы узачак. Шул көнне кич кунакларны Казан ратушасының колонналы залында көтәләр. Монда «Калфак туе» дип аталган чара оештырыла. «Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова өчен «Калфак туе» форумның «йөзек кашы» булачак.

«Үзенчәлеге шунда — чарада катнашучылар барысы да калфак киеп килергә тиеш була. Бу үзенә күрә бер дресс-код. Чара уңышлы үтсә, аны ел саен уздырырга исәп бар», диде Кадрия ханым пресс-конференциядә.

Дөньяда күп әйбер зур тизлек белән үзгәрә баруга карамастан, татар хатын-кызлары оешмасының үз эшенә һәм форумнарына яңалыклар кертергә теләмәве күренә. «Күбрәк шул җыр-биюгә генә кайтып кала шул», диде ике ел элек форумда Удмуртиядән катнашкан Рафилә Рәсүлева.

«Теге чакта барганда да миңа анда күбрәк олы кешеләр җыелган кебек тоелды. Яшьләр өчен чаралар аерым оештырыла. Аларны да җәлеп итәргә иде», диде Ижауда чыгучы “Яңарыш” газеты журналисты Рафилә ханым. Быел форумга Удмуртиядән татар укытучылары һәм белгечләр, «Иман» яшьләр берлегеннән бер кыз бара.

Тәрбия темасы да бик мөһим, әмма мондый форумнарда аерылган гаиләләр, атасыз үскән балалар темалары күтәрелми, ди Рафилә ханым. «Болар барысы да хатын-кыз җилкәсендә һәм аңа ярдәм кирәк. Гарип, авыру балаларны үстергәндә хатын-кызга рухи ярдәм кирәк».

Быел да Казанга җыелачак 500ләп хатын-кыз арасында табиблар, адвокатлар, җитәкчеләр, дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр һәм төрле һөнәр ияләре булачак. Казан аларга үзара танышырга һәм фикер алышырга, таралышкач та ярдәмләшеп яшәргә мөмкинлек бирә ала.

azatliq.org

* * *

Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумы ачылды. Татарстан башкаласына республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500 артык делегат килде.

Өч көнгә исәпләнгән форум быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көннәргә туры килде. Шуңа күрә дә Казан кунаклары 26 апрельне тулысынча бөек татар шагыйренең юбилее уңаеннан оештырылачак тантаналы чараларга багышларга ниятли. Пленар утырыш, мәдәни программа 25 апрельгә билгеләнгән. Ә аңа кадәр калфаклы ханымнар татарлар гомер иткән һәр җирлектә милли мәгарифне үстерү, милли мәдәни мирасны саклау һәм тәрбияви проектлар тормышка ашыру турында секция утырышларында фикер алышты.

«Ак калфак» оешмасының IV Бөтендөнья форумында Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән, Австралия, Әзербәйҗан, Беларусь, Казахстан, Кытай, Литва, Польша, Төркия, Үзбәкстан, Украина, Финляндия, Франция, Эстония, Чехия, АКШ илләреннән иң актив татар хатын-кызлары катнаша.

Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшли торган «Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова сүзләренчә, форумның максаты – татарлар яшәүче төбәкләрдә һәм илләрдә татар хатын-кызлары хәрәкәтен җәелдерү, милли тормышны җанландыру, халкыбызның традицияләрен саклау, аларны яшь буынга тапшыруда җаваплылыкны арттыру.

«Ак калфак» оешмасы җитәкчесе фикеренчә, соңгы елларда Татарстан районнарындагы «Ак калфак» бүлекчәләре шактый гына тырышлык күрсәтә. Киләчәктә күбрәк күчмә утырышларга игътибар биреп, уңышлы тәҗрибәләрне өйрәнергә планлаштырыла. Быел җәй, мәсәлән, Әлфия Афзалова исемендәге фестиваль оештырылганда Актаныш районында «Ак калфак»ның өч көнлек күчмә утырышын уздырачаклар. Актанышлылар татар халкының традицияләрен һәм күренекле шәхесләрнең иҗади мирасын саклау үрнәген күрсәтер дип көтелә.

Шулай ук быел тагын бер күчмә утырышны Башкортстан кабул итәчәк. «Узган ел без Татарстанның Балтач районындагы шәҗәрә бәйрәмен күреп сокланган идек. Тамырларны, шәҗәрәне белү-өйрәнү бүген татар халкы өчен катлаулы мәсьәләгә әверелде. Кызганычка, хәзерге балалар җиде буынын гына түгел, хәтта әби-бабасының да исемнәрен белми. Һәр кешенең кебек, гомумән, һәрнәрсәнең бай шәҗәрәсе бар — безнең халкыбыз сабыйларны салып тибрәткән бишекнең дә, килен сандыгының да, хатын-кызларыбыз кигән калфакның да. Аларның тарихын без белергә тиешбез. Тамырсыз чәчәк, һичшиксез, корый, тамырларын белмәгән милләт тә юкка чыгуга дучар була. Татарлар яшәгән һәр җирдә шәҗәрәне өйрәнүгә игътибар итәргә, бу уңайдан шәҗәрә бәйрәмнәрен үткәрә башларга кирәк», — дип өндәде Кадрия Идрисова.

«Ак калфак» җитәкчесе Татарстанның Азнакай районы татар хатын-кызлары бергәлегенең эшчәнлеген югары бәяли. Билгеле булганча, алар китапханәчеләр һәм җирле хакимият белән берлектә юкка чыккан авыллар тарихын өйрәнүгә көч куеп, ел саен авыл бәйрәмнәре оештыра, шулай итеп тамырларны барлый, яшь буынга туган җир, туган нигез кадере кебек изге төшенчәләрне сеңдерә.

«Без җырлашып күңел ачарга җыелмадык. Безгә нәтиҗә кирәк: җитди сөйләшүләр үткәреп, киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып, тәкъдимнәр кертеп, бу очрашудан соң һәркем үз төбәгенә кайтып, җиң сызганып эшкә керешерлек булсын. Югыйсә, әле һаман да кайберәүләр «Ак калфак» эшчәнлегенең мәгънәсен аңлап бетерми кебек», — диде Кадрия Идрисова форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

intertat.ru

Просмотров: 1474

Один комментарий

  1. В конкурсе «Лучший калфак» выиграл калфак самарчанки Гульнары Насыйровы. Не пропустите сегодня в новостях по ТНВ.