Туганнан туган апам кайтты. Шактый өлкән яшьтә булса да, шаянлыгын югалтмаган ул. Чәй эчәргә чакырган саен, иң әүвәл көйли: “Чәй эчәбез бал белән, бала-чагалар белән…”
- Бала-чага юк, бал да бетеп китте әле, — димен, уенын-чынын кушып.
- Җыры шундый бит. Балдан аллергия, кыстасаң да эчмим.
- Синең балдан булса, минем бу җырдан аллергия, — дидем, бүген-иртәгә генә бал алмавымны истә тотып, бүтән бу җырны җырламасын дип.
- Бал белән җырдамыни хикмәт?! Бер кайгысыз чакта гәпләшеп чәй эчү үзе бер бәйрәм бит ул, балалар! — диде апам.
Аның шушы сүзеннән ризалык кичереп, рәхәт тойгы иңде күңелгә. Чынлап та, халкыбыз табын янына җыелып чәй эчүне электән үз иткән, зурлаган. Чәйгә дип тәм-томнар пешергәннәр. Никадәр хезмәт таләп итүче чәкчәк тә, үзен генә ашар өчен түгел, ә чәй эчәр өчен әзерләнә бит. Апамның шул сүзе дә әллә никадәр кичереш тудырды: читләргә киткәннәр арасында да “сөтле чәемнән, кара икмәгемнән аерма” дип җырлап, елап туган илләренә кайтканнар барын беләбез.
- Син, апа, чәйне эчә белеп эчәсең шул. Мин сиңа ярап бетмәм дип борчылам әле. Син ашыкмый гына эчкәндә, тизрәк эчеп бетереп, фәлән эшемне тәмамлыйсым бар дип торып китү ягын карыйм. Әйдә, апа, мастер-класс үткәр, өйрәт чәй эчәргә! — дидем уен-көлкегә борып.
- Кая ашыгасың? Эш качмый ул! Ашыкмыйча чәй эчкән кеше — үзенә, уйларына хуҗа булган кеше ул.
Бетте баш, каян әйттем!
- Сөтләп эчәсеңме, лимон беләнме? Теләсәң җимеш сал, карлыган кайнатмасына җитеш, — дидем, тизрәк сүзне бүтән якка борып.
- Барысы да алда, Аллага шөкер. Дәү апаның алма кагы гына җитми…
- Әйе, шул. Алма аунап ята, ә как ясарга теләк юк, – дим.
- Җиләк-җимешне быел да туңдырдыңмы?
- Әй, мин тәкъдим итәргә дә онытканмын. Чия белән кура җиләге алып килимме?
- Кая барысын да бергә? Кайттым гына бит әле, икенче юлы татып карарбыз. Йә, утыр, биемә әле. Чәйне суынганчы тәмләп эчик. Мин күп сөйләшәм инде. Ләкин чәй эчкәндә сөйләшергә кирәк! Уйга батып чәй эчү — чәй эчү түгел ул! Менә минем кебек яхшы, матур сүзләр сөйләргә кирәк!
Шаярту катыш эчкерсез елмая апам һәм туктап та тормый, кабат сөйләп китә:
- Табыннан торганда кеше ял иткән, энергияле булырга тиеш!
Шулай күңелле генә чәй эчеп, амин иткәч, апам тагын сүз башлады:
- “Мастер-класс” дигән идең. Мин телевизор карыйм бит, ничек мастер-класс үткәргәннәрен беләм. Әйдә, алайса, теләсәң, чәй пешерергә өйрәтәм.
“Теләмим, болай да беләм”, — дип ничек әйтәсең инде? Ризалаштым, күңелле бит! Өйдә без өчәү генә, гөрләшик рәхәтләнеп.
…Чәйнек тулы алдан пешергәннән калган чәйне гөрселдәтеп чиләккә түккәндә, юк сүзне бар итеп, ирем сүз алды:
- Яңа заварканы бүтән чәйнеккә ясасаң да була иде. Миңа иске чәй булса да ярый, төсе керсә бара миңа.
- Яңа ясалган чәй — бәлзәм, алдагы ясалганы — агу белән бер! — дип кисәтте шундук апа.
- И-и, шушы шәһәр кешесен! Бәлзәм генә эчкәч, мәңге үлмәссең инде син, — дип көлемсерәде ирем, апаның бу сүзгә үпкәләмәгәнен белгән хәлдә.
- Авыл кешесе дип аталыр нәрсәң кая әле синең? Сыерың юк! Ә сөтле чәй эчәсе килә-ә!
- Миндә булмаса, авылда бар! Хәзер алып кайтып, сөтле чәй эчертәм сиңа, — диде ирем, чыгып китү җае чыгуына куанып.
Сызгырып чәйнек кайнап килә. Мастер-класс башланды:
- Өйрәтә дип әйтмә, ялгызлыктан туеп, сөйләшәсем килеп кайтам. Кайсын яратып эчәсез? — диде апа ике-өч төрле капта чәй китереп куйгач.
- Кайвакыт пакетлы чәй дә эчәбез.
- Эчмәгез, эчмә! Анда чәй тузаны — калдык кына тутыралар бит. Төрле тәмләткечлесен дә бөтенләй алма — химикат! Әнә, үзеңнең кипкән үләннәреңне өстәп сал чәйнегеңә!
Дөрес әйтә. Чын бөтнекле дигән пакетлы чәй алдым бервакыт. Ялгыш ертылды бу. Карасам, вак чәй арасында ак түгәрәкләр бар. Кабып карыйсы иттем. Бөтнекле сагыз тышындагы катламны хәтерләтте тәме. Кабын кабат укыдым: “натуральная мята” дип язылган. Саулыкның кадерен белгән шәһәр хатыны дөрес сөйли шул.
Минем уйларымны бүлеп, апамның тавышы ишетелде:
- Пакетлы чәйләрең булса, пешереп алып сык та, суыткычыңа куй. Суыткычтагы ят ис-хушны бетерә. Киптер дә, сакларга куйган аяк киемнәре эченә тык. Дымын да, начар исен дә үзенә сеңдерә.
Мондый сүзләр ишеткәч, пакетлы чәйне моннан соң бөтенләй эчеп булмас кебек тоела башлады.
- Чәй пешергәндә кулларның, чәйнекнең генә чиста булуы аз, күңелдәге уйлар да чиста булырга тиеш. Чәй эчкән саен алдан кайнаган суга су өстәмә, түгеп, яңа су агыз! Ике тапкыр кайнаган су “үле” су була инде ул. Шуңа чәйнектәге су да озаклап кайнап утырмасын, кайнап чыгу белән сүндер.
Күз алдымнан озаклап кайнап утырган чәйнекләр үтте. Дәшмим, әйтмим.
- Син бая гына дөрес эшләдең, чәйнекне шулай кайнап чыккан су белән чайкап түгәргә кирәк. Тик ике тапкыр чайка: чәйнек яхшы җылынырга тиеш. Менә шулай чәй яфраклары өстенә су салгач, каплап, селкеткәләп ал, — дип, апа чәйнекне тастымалга төреп куйды.
Биш минут үткән арада сөт тә кайтып җитте:
- Сөтле чәй эчәбез икән, рәхмәт төшкере! Мастер-класс булгач, мин ахырына кадәр эшләп бетерәм инде. Бүгенгә сез — кунак, мин — хуҗа! — дип елмайды апа.
Чәйнектән ярты чокыр заварка агызды да, кире салды.
- Менә шулай агызып алып, кире салырга кирәк.
Кунак килгәч кенә өстәлгә куела торган матур фарфор чокырлардагы хуш исле чәй аерата матур һәм тәмледер кебек күренде миңа бу юлы. Куе чәйгә сөт агызылгач, гаҗәеп соклангыч булды, кабат онытылып карап утырдым. Чәй эчү дә бер күңелле мизгел икән бит! Чынлап та, сөтле чәй бик тәмле иде.
- Җәй көне фатирдан бакчага барып торганда мин үлән чәйләре генә эчәм. Кара карлыган, кура җиләге яфрагы, мәтрүшкәләрне кышка да киптерәм. Дөрес әйтә кияү, озак итеп яшәрмен, Аллаһ боерса! Яшел чәй дә эчәм, ракка каршы дәва санала бит.
- Әйе, озын-озак яшә, апа! Рәхмәт, мастер-класс өчен! Без эш өчен генә яратылган дип беләбез үзебезне. Эш күп чакта чәй пешереп озаклап утырасы да килми, тизрәк сусауны басу өчен, чәйнек төбендә аз гына калган заварканы сары төс кертеп бүлешеп эчкән вакытлар да күп инде. Андый чакта: “Мәскәү күренә моннан”, — дип шаяртабыз, сыек чәйгә карап.
- Юк, юк, чәйне алай ашыгыч эчмиләр. Татар гомер-гомергә чәй эчүне матур гореф-гадәткә санаган. Чәй табыны артында гәп кору, өйдәге мәшәкатьләрне уртага салып киңәшү — күркәм эш бит! Без яшь чакларда авыл халкы бер-берсенең кунагын чәйгә ала иде. Мул чәй табыны әзерләп кунак итү бар иде. Ул вакытта чәй табынының күрке самавыр иде, ә чәе — такта чәй. Чырайлар гел якты була иде. Аннан, чәй өстендә алтынсу-көрән төстәге чәчәк бөреләре йөзгәне дә хәтердә. Хәзер юк ул. Шикәре дә зур шакмаклы була торган иде. Әби-бабайлар чәй эчкән шул аз гына вакыт аралыгында да бик үтемле тәрбия сәгатьләре алып бардылар. Дин көчле иде, шуңа тәрбия дә көчле иде, бала-чага да күп иде. Менә утырабыз әле өчәүләп…
- Өчәү генә булсак та, син булгач, күңелле булып китте әле, апа. Илле яшәр карт белән карчыкның сөйләшер сүзләре дә әллә ни юк шул.
Табын артыннан кубарбыз дип торганда, шау-гөр килеп, кыз ике онык белән килеп төшмәсеңме?! Баксаң, атабыз, кунак алдында бал булмаганнан уңайсызланып, кызга чылтыраткан икән. Анысы туган апасын тизрәк күрү ниятеннән, банкалы балын да кыстырып, килеп тә җиткән. Чәй табыны киңәйде, тулыланды, сыйлар өстәлде, балаларның чыр-чу авазлары кушылды, өстәлгә бал да кунаклады. Мастер-класс үткәрүче күрмәгәндә генә, тизрәк кайнап чыксын өчен, калган кайнар су өстенә су агыздым. Ә менә әле генә пешергән чәйне түгәсе килмәде — бүтән фарфор чәйнек алып килдем. Апа чәй белгече булудан туктаган иде инде, балалар белән сөйләшә, көлешә, чәйдә гаме дә юк.
“Әй, — дип уйладым эчтән генә,- чәйнең тәме чәй пешерә белүдә генәмени?! Табынның рәхәте, чәйнең тәме әнә шул җырдагыча, “чәй эчәбез бал белән, бала-чагалар белән” булуында бит! Күңел тынычлыгы, гаилә бөтенлеге, һәм элеккедән калган сүз: кунак өчен такта чәй, якты чырай булса, табыннар ямьле, чәйләр тәмле ул!”
Гүзәл ГАЛЛӘМОВА.
Хәмзә Мортазин фотосурәте.
Просмотров: 1501
Ялгыз чәйнең тәме юк аның! Ешрак күрешегез, исән чакларда! Җир астында юллар юююююк!
Табыннарыгыз ямьле булсын шулай! Исән — сау булыгыыыз