«Көндәшемне бик каты акырып күтәреп алганмын һәм һушымны җуеп, өстенә ауганмын»

1414122032_kuresh35 еллар үткәндер. Самарның «Металлурглар» заводында бергә эшләгән дустымның Ырынбур өлкәсендә урнашкан туган авылына  Сабантуйга бардым. Ул чакта көрәш борынгыдан калган йола белән алып барыла иде. Исемлек буенча түгел, ә кем тели, шул чыга. Җиңелгәне китә. 3-4 кешене ексаң, ял итәргә туктап торырга була. Сабан туенда бер көрәшеп караган кеше көрәшне тыныч кына күзәтә алмый, дулкынлана, ниндидер бер көч аны мәйданга чакыра бит инде. Җиңү, җиңелү турында уйламый ул. Мине дә йөрәгемне тырнаган шул халәт мәйданга чыгарды. Үземне зур батыр дип әйтә алмыйм, шулай да көрәшкәнем бар иде. 

Берничә яшь җилкенчәкне еккач, ял итәргә туктадым. Аннан мине яңадан көрәшкә чакырып алдылар. Инде хәзер нинди көрәшче икәнемне сизеп, ярыйсы гына ир-егетләр чыга башлады. Кайсысын җиңел генә, кайсысын озак кына тарткалашканнан соң, алып салдым боларны. Ниһаять, каршы чыгучылар сирәкләнде. Күрәм, бик таза, корсагы ишелеп төшкән, юан муенлы бер кешене минем белән көрәшергә чишендерәләр.

– Ай-һай, бигрәк авыр гәүдәле зур кеше таптылар, — дим дустыма.

– Харис абый ул, озак еллар авылның җиңелмәс батыры. Соңгы елларда көрәшмәгән, ташлаган. Авылдашлар ят кешене авылда батыр калдырмас өчен, аны тагын бер тапкыр көрәшергә үгетләгән. Менә хәзер сине сыртына сала ул. Ташла сөлгеңне, көрәшеп маташма, — ди иптәшем.

– Салса салыр сыртына. Көрәштә җиңелү марҗа астында калу түгел ул, — дидем дә, мәйданга чыктым.

Тотыныштык билләрдән. Тәҗрибәле көрәшче булып чыкты бу кеше. Судья башлагыз дип кул селтәүгә, мине тартып алып күтәрмәкче булды. Юк шул инде, агай, гәүдәң авыр булса да, мине күтәреп алырлык рәт калмаган синдә. Синең вакыт узган. Мин беләм, менә хәзерге кебек күкрәгенә кысучы бу куллар тиздән йомшарачак. Кеше мускуллары озак көчәнештә тора алмый. Ял сорый башлый. Миңа шул чакны ычкындырмаска кирәк һәм шулай булды да. Әле генә сулышымны кыскан куллар йомшарды. Агай саклану чараларын кулланырга өлгермәде, мин аны күтәреп алдым һәм… шуннан соң бернәрсә хәтерләмим. Дустым әйтүенчә генә беләм. Мин теге агайны бик каты акырып күтәреп алганмын һәм әйләндереп аркасына салгач, һушымны җуеп, көндәшем өстенә ауганмын.

Дустымның мине орышкан тавышына аңыма килә башладым. Ул минем янга чирәмгә утырган да, борыннан тамган канны сөртә-сөртә, орышыпмы мине орыша.

– Мактанчык. Үләсең бит мактанып. Көрәшмә, дидем. Тыңламадың. Үгез кебек кешене мин күтәрә алмыйм бит инде. Шушында ятасыңмы?!

– Нинди үгез? Батырга тәкә бирәләр. Безгә үгез бирмәгәннәрдер бит!?

– И имгәк, аягына басып тора алмый, шаярган була.

Батыр ят кеше булганга күрә, мине котлаучы да, ура кычкырып, күккә чөюче дә булмады. Тәкәне өстерәп, мәйданнан чыгып киттем.

Бүләгем дустымның авылындагы абзарында калды. Кышын ул мине тәкә ите белән сыйлады сыйлавын.

Фәрит абыегыз.

samtatnews.ru

Просмотров: 1622

Комментирование запрещено