РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Мәскәүдә ачылган “Кызыл мәйдан” китап фестивалендә “Татарстан китап нәшрияты” күргәзмәсендә булып, нәшрият эшчәнлегенә югары бәя бирде. Бу хакта әлеге нәшрият генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.
“Кызыл мәйдан” фестиваль-ярминкәсе Пушкин туган көнгә һәм Рус теле көненә багышлап үткәрелә. Беренче тапкыр чара 2015 нче елда уздырылган иде. Былтыр нәшриятлар күргәзмәләрен Владимир Путин карап бәяләде. Быелгы чарада исә Дмитрий Медведев катнашкан. РФ Премьер-министры Татарстан күргәзмәсе янында аеруча озак тукталып, нәшриятта эшләүчеләр белән әңгәмә корган.
“Мин аны нәшрият эшчәнлеге белән таныштырдым, былтыр 200гә якын китап чыгуын әйттем. Ул гомуми тираж белән кызыксынды. Былтыр ярты миллионга якын дигәч, гаҗәпләнүен белдерде. Эшебезне югары бәяләде, “молодцы!” дип әйтте”, — диде Илдар Сәгъдәтшин.
Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан, нәшрият күргәзмәдә быел кабат басылып чыккан “Моабит дәфтәрләре”н һәм герой шагыйрь турында төрле елларда чыккан башка китапларны да тәкъдим иткән. Чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да катнашкан.
“Мин Дмитрий Медведевка Муса Җәлил турындагы китапларны күрсәттем, “Моабит дәфтәрләре” китабын бүләк иттем. Чулпан Мусеевна белән таныштырдым. Медведев, әтиегезне хәтерлисезме, дип, аның белән дә сөйләшеп алды. Безнең белән бер күргәзмәдә булган Милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина нәшриятта чыккан милли китапханә турындагы альбом бүләк итте”, — диде Илдар Сәгъдәтшин.
Быелгы фестивальдә илнең 80 регионыннан 400 нәшрият катнаша. Чакырылган кунаклар арасында Евгений Евтушенко, Эдвард Радзинский, Михаил Веллер, Татьяна Устинова кебек язучылар белән бергә, “Зөләйха күзләрен ача” романы белән танылган Гүзәл Яхина да бар.
“Татар китап нәшрияты” былтыр ярминкәгә алып килгән китапларының 70 процентын сатып бетергән. Быел нәшрият гомуми авырлыгы 1 тонна булган 300 исемдәге китаплар алып килгән. Аларның 85 проценты — татар телендә.
“Чараның рекламасы да көчле булды, быел ярминкәгә килүчеләр бик күп. Шуңа күрә өметләр зурдан, күп китап сатарга өметләнәбез. Мәскәүдә яшәүче татарлар яңа китаплар белән танышу өчен махсус киләләр. Бу татарлар өчен үзе бер бәйрәм”, — диде Илдар Сәгъдәтшин.
“Кызыл Мәйдан” китап фестивале 6 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк.
* * *
Премьер-министр РФ Дмитрий Медведев принял участие в книжном фестивале «Красная площадь». Он посетил стенд Татарского книжного издательства, где встретился с Чулпан Залиловой — дочерью поэта-героя Мусы Джалиля. Гендиректор издательства Ильдар Сагдатшин познакомил Медведева с богатым ассортиментом книг, в частности с одной из последних книжных новинок этого года — книгой легендарного татарского поэта Мусы Джалиля «Моабитские тетради», переизданной на татарском и русском языках.
В рамках фестиваля Татарское книжное издательство представит мероприятие «Муса Джалиль. Навеки в памяти народной», приуроченное к 110-летию великого татарского поэта, в котором примут участие потомки легендарного татарского поэта, в числе которых дочь Джалиля Чулпан Мусеевна. Гости фестиваля смогут пообщаться с авторами, а также побывать на презентациях книжных новинок. В мероприятии, в частности, примут участие Гузель Яхина, Евгений Евтушенко, Эдвард Радзинский, Полина Дашкова, Сергей Лукьяненко, Татьяна Устинова, Александра Маринина и другие писатели и поэты, сообщает пресс-служба правительства РФ.
Фестиваль «Красная площадь» — это главное книжное событие года, в нем принимают участие около 400 российских издательств, это не только крупнейшие предприятия из Москвы и Санкт-Петербурга, но и 80 региональных.
На стенде Татарского книжного издательства представлено более 300 наименований книг на татарском, русском и английском языках. Это художественная и детская литература, учебные пособия, словари и справочники, подарочные и сувенирные издания, альбомы и др.
Просмотров: 1035


