Син һәрвакыт күңелебездә…

Минатдинов-Я.Ф.-400x533-225x300Әле кайчан гына очрашкан, кочаклашып күрешкән һәм хәл-әхвәлебезне белешеп, хә­зерге тормышыбыз, балаларыбыз, оныкларыбыз турында, яшүсмер һәм яшьлек елларыбызны сагынып, искә алып утырган идек. Тик аны үлем сагалап торып, 75 яше белән барганда, арабыздан, туганнары һәм якыннары яныннан бакыйлыкка алып китте. Әнә инде аның милли гореф-гадәтләребез буенча билгеләнүче кырык көне дә үтте, илле беренче көне дә җитеп килә.

Без Ядкәр Фәрәхетдин улы Минатдинов белән курсташлар идек. Баштан ике ел Камышлы авыл хуҗалыгы техникумында, аннан анда бу уку йорты ябылгач, тагын ике ел Идел аръягындагы Рождествено авылында укып, кулыбызга агроном дип­ломы алып чыктык.

Укыганда ук без аның белән дуслашып киткән идек. Аннан төрле якларга таралсак та, тора-бара тормыш яңадан очраштырды һәм безгә күп еллар бергә Кләүле районында яшәргә һәм эшләргә насыйп булды. Яшүсмер, яшь чакларыбызда башланган дуслык соңгы вакытларга кадәр дәвам итте. Без Ядкәр белән, аның гаиләсе белән еш булмаса да, очрашып, күрешеп яши идек.

Мин аның уңышларына, ә ул минекеләренә шатлана, бер-беребезнең уңышсыз­лык­ларына көенә, кайгы-хәсрә­тебезне бүлешә торган идек. Инәйләребез дә бергә яшә­гәндә, исән чакларында гел дус­лар булдылар.

Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, зур тормыш юлына басуыбызга да 55 ел үтеп киткән икән инде. Тик без генә шул чаклардагы кебек яшь булып кала бирдек. Күпләребез бер-беребезгә шалтыратышып, хәлләребезне белешеп тордык һәм исәннәребез әле хәзер дә бу турыда онытмыйбыз. Техникумны тәмамлауга 40 ел тулуны Рождественога җыелып, билгеләп үтүебез һаман матур бер хатирә булып исебездә, фотосурәтләр дә, видеоязмалар да саклана. Камышлыны сагынганда без барыбыз да Ядкәр, аның хәләл жефете Гаилә ханым янына кайтып сыена, кунак була идек. Ә инде алар безне якты йөз, ачык чырай белән каршы алып, озатып кала иделәр. Ә без хатыным Фатыйма белән аларның гаилә дусларына әйләндек, дисәм дә хата булмас кебек.

Ядкәр кем генә булып, кайда гына эшләмәсен, нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешмәсен, яшь чакларыбыздагыча чын кеше, иптәш һәм дус булып кала алды.

Шунысы гына бүген күңелне тырнап тора: мин аны соңгы юлга озатырга, туган җир куенына куярга кайта алмадым. Шулай да ул моны аңлар, рәнҗемәс, дип өметләнәм.

Хуш, урының ожмахта булсын, яшүсмер, яшьлек елла­рыбызны бергә үткәргән ип­тәшебез һәм дустыбызны без исән чагыбызда беркайчан да онытмабыз, син гел шулай ярдәмчел, көләч йөзле кеше булып безнең күңелебездә сак­ланырсың.

Бергә укыган курсташларың исеменнән

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,

“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Помним… Любим… Скорбим…

* * *

Творец добра, умеющий радоваться жизни, превозмогая боль

* * *

Ядыкару Фаряхутдиновичу Минатдинову вручили Почётную грамоту Губернатора Самарской области (ФОТОГРАФИИ) / Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Просмотров: 1702

Один комментарий

  1. Спасибо вам за всё.Пусть земля будет пухом.скорбим…..