Балалар – чәчкән иген, көз көне уңышын җыясың

 “Ана даны” медале белән бүләкләнгәндә.

Әлфинур ханым ӘҺЛИУЛЛИНА “Ана даны” медале белән бүләкләнгәндә.

Язларның да  көзе булган кебек
Гомерләрнең була көзләре.
Узган гомер кире кайтмаса да,
Үткәннәрнең кала эзләре…

Җирне кемнәр һәм нәрсәләр бизи? Бәлки, ямь-яшел яфракка төренгән, яки ап-ак бәс сарган агачлардыр? Әллә аллы-гөлле чәчәкләр түтәлеме икән? Әллә иртә таңнан кичкә чаклы бакалар тавышымы, әллә кошлар моңы микән? Шулар арасында горур атлап йөргән кешеләр булмаса, табигать җансыз күренер иде шул. Әлбәттә, җирне кешеләр бизи. Алар да бит төрле-төрле була: гамәлләре, холыклары аерыла.

Безнең Яңа Ярмәк авылын биш бала тәрбияләп үстергән Әлфинур һәм Илдар Әһлиуллиннар да бизи, минемчә.

Илдар әфәнде — Саимә апа белән Гәйфулла абзыйның уртанчы уллары. 1958 елда дөньяга килә, балачагы бик яхшы елларга туры килә. Укуга да сәлатле була ул, яшьли кул арасына кереп, әтисе белән эшкә дә йөри. Хезмәт тәмен бик иртә татырга туры килә аңа, хәрби хезмәткә киткәнче колхозда эшли. Солдатка алынгач та, әти-әнисенә хәрби үзәктән Мактау кәгазьләре килеп тора. Армиядә ул шоферлыкка укый.  Хезмәт итеп кайткач, авылыбызның бик тә акыллы чибәркәенә өйләнә. Гөлминур әби белән Зәет абыйның олы кызлары Әлфинур — аның гомерлеккә сайлаган яры.

Гөрләтеп туй ясыйлар. Бераз Исаклыда да яшәп алалар, тик барыбер үз туган авылларына кайтып урнашалар.  Икесе дә нинди генә эшкә алынсалар да, җиренә җиткереп эшлиләр. Биш бала тәрбияләп үстереп, укытып, олы тормыш юлына озаталар. Балалары башлы-күзле, акыллы, тәртипле, барысы да үз тормышлары белән яшиләр.

Әйе, ансат булмагандыр шул Әлфинур ханыма балалары үскән елларны. Биш сабый карап үстерергә генә түгел бит әле, ул заманда Мөрҗә башына утауларга да барырга кирәк иде. Аны да утыйсы, йортны да карыйсы, бакча, мал-туар… Шөкер, Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламаган. Барлык авырлыкларны җиңеп, балаларын Кеше иткәннәр. «Ата булса гайрәтле, бала була гыйбрәтле», — дип юкка гына әйтелми инде. Менә хәзер балаларының уңышларына куанып, икәүдән-икәү кала кебек йортта яшәп яталар. Чөкердәшеп чәйләр эчкәндә: «Бала-чагаларның көлгән, уйнаган тавышларыннан башка бигрәк күңелсез инде», — диешәләр.

Әлфинур белән Илдарның каралты-куралары төзек. Җиләк-җимеш агачлары утырткан бакча белән уратып алынган йортлары иркен. Барлык җиһазлары, уңайлыклары булган өйдә яшиләр. Умарта да асрыйлар, абзарлары сарыклар, сыер-үгезләр, кош-кортлар белән тулы.

- Ирем — минем терәгем, — ди Әлфинур ханым. - Биш баланы ашатырга, киендерергә, аларның артыннан йөрергә өлгер генә! Илдар һәрвакыт ярдәм итте. Хуҗалык эшләрен күбрәк ул башкарды.

- Илдарым бик уңган, аның кулыннан килмәгән эше дә юк: кирпеч салырга дисеңме, агач эше дисеңме… Алтын куллы инде ул, — дип горурланып сөйли пар канаты турында Әлфинур ханым.

Әлфинур белән Илдарны куандырып, атна саен диярлек балалары һәм оныклары кайталар, әти-әниләренә һәм әби-бабаларына булышып китәләр.

Аларның җиде оныгы бар, бу — нинди бәхет-куаныч бит! Сабыйларның шат авазларын ишетүдән дә зур шатлык юктыр, мөгаен.

Авылыбызда Әһлиуллиннарның гаиләсе — хөрмәт ияләре. Әле күптән түгел генә Әлфинур ханым «Ана даны» медале белән дә бүләкләнде. Ул чыннан да моңа лаек, әлбәттә.

Нинди генә бәйрәм булса да, сәхнә түрендә — Әлфинур ханым, аның сандугачтай моңлы тавышы күпләрне сокландыра.

Тормышлары мул, җитеш, бер-берсен күз карашларыннан аңлап торган бу парга озын, тигез гомер, шатлык-куанычлар телим. Киләчәктә дә аларның гаиләсендә мәхәббәт, татулык нурлары сүнмәсен, кайгы-хәсрәт килмәсен. Хөрмәтле авылдашларым, исән-сау булыгыз,  балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп озак кына яшәгез!

Дөнья матур, якты киләчәк,
Гомер юлын бергә үтегез!
Бер-берегезгә терәк булып кына
Гомер йомгагын сүтегез.

 Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

 


КОНТЕКСТ:

Награда нашла свою героиню

Просмотров: 917

Комментирование запрещено