Ислам дине әдәп-әхлактан башлана

DSC07465 (1)Кояшлы матур көннәрнең берсендә Шенталы мәчете каршында эшләүче мәдрәсәдә уку елы тәмамлану уңаеннан чыгарылыш сыйныфы шәкертләренең тантаналы бәйрәме булып үтте. Тантана алдыннан мин озак еллар биредә мөгаллим булып эшләүче Әнвәр Сәлмән улы Суфиянов белән сөйләшеп алдым.

- Аллаһы насыйп итсә, киләсе елда мәчетебездә якшәмбе мәктәбе ачылуга егерме ел тулачак. Аның чишмә башы әле 1997 елга барып тоташа, — дип сөйләп китте ул. — Мин шушы мәктәптә унөч елдан бирле шәкертләремә атнасына икешәр сәгать дәрес бирәм. Алар биредә гарәп графикасы һәм ислам нигезләре белән генә танышып калмыйлар, әдәп-әхлак тәрбиясе буенча да, башка темаларга да белем туплыйлар, Коръәнне тәҗвид белән укырга өйрәнәләр.

Укыту планын үзем төзим. Әле башка күп проектлар өстендә дә эшлибез, укучыларым рефератлар да яза.

“Ислам — яшәү рәвеше”, дип аталган лекциядән соң фикер уртаклашканда күп шәкертләремнең тормышка карашлары үзгәрде. “Башка күзлектән карап күп нәрсәне аңларга, түземлерәк булырга, уйланырга, гөнаһлы эшләрдән тыелырга, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә өйрәндек”, — диләр.

Биредә уку, кирәкле видеоязмалар карау өчен заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәләре бар, китаплар да җитәрлек. Максатым — киләчәктә шәкертләремнең белем алу теләге сүнмәсен, мәдрәсәбезнең гомере озын булып, ул кешеләргә хезмәт итсен өчен көчемне кызганмыйча эшләү. Аллаһыга шөкер, шәкертләрем арасында мәҗлесләрдә Коръән укучылар дә байтак хәзер. Әйтик, Әсгать Гәрәев мөәзин булып тора, Шәүкәт Фәйзуллин Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый.

Шенталы мәчете каршында эшләүче якшәмбе мәктәбендә белем алучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары.

Шенталы мәчете каршында эшләүче якшәмбе мәктәбендә белем алучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары.

Без Әнвәр Сәлмән улы белән әңгәмә корган арада бәйрәм тантанасына багышланган ачык дәрес башланып китте. Күп тәҗрибә туплаган мөгаллим дөнья һәм ахирәт тормышында адәм баласының нинди булырга тиешлеге, намаз укыганда мөселман бәндәсенең рухы чистарып, гөнаһлары кимүе, аның яңа туган сабыйга тиң булып калуы, яхшы һәм яман кешенең үлгәндә җаны тәненнән ничек чыгуы турында сөйләде һәм бу турыда төрле рәсемнәр күрсәтте. Ул укучыларга сораулар да бирде, ә алар аңа дөрес итеп җавап кайтардылар, төрле догалар, Коръән аятьләре укып белемнәренең ныклыгын күрсәттеләр.

Бәйрәмнең икенче өлеше мул итеп әзерләнгән табын артында Коръән сүрәләре укып, теләкләр теләп, догалар кылу, садакалар өләшү белән тәмамланды. Әнвәр абый әнисе Тәнзилә Галимова белән бергәләп белем алган иң яшь — сигез яшьлек шәкерте Ринатның башына хаҗдан кайтарылган түбәтәй кидерде. Ә чыгарылыш шәкертләре аңа мәчет рәсеме төшерелгән бик матур сәгать бүләк иттеләр.

Исаклыдан килеп укыган, яңа гына үз авылы мәчетендә имам вазифасына керешкән Әбүзәр Галимуллин иптәшләре исеменнән мәдрәсәгә сүзлек һәм сөекле шагыйребез Габдулла Тукай язып калдырган “Актык тамчы яшь” дип аталган китаплар тапшырды.

- Бу бүләкләр минем өчен бик кадерлеләр. Аеруча китаплар, чөнки миңа мәктәптә укыганда татарча белем алырга туры килмәде. Бирегә укырга йөрүче, татар теле укытучысы Миңзифа Һади кызы Низамовадан татарча сөйләшергә өйрәнүемә бик рәхмәтлемен, — дип, китапларны кабул итте Әнвәр ага Суфиянов.

Бәйрәм тәмамлангач, мин Әбүзәр Әхмәтгата улы белән дә сөйләшеп алдым. Ул:

- Укырга йөри башлаганнан бирле ике ел вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Аллаһы насыйп итсә, киләсе елда без егерменче чыгарылыш укучылары булачакбыз бит инде,- дип сөйләде. - Без белем алуны әүвәле дөрес итеп тәһарәт алудан башлап, матур итеп Коръән укуга кадәр килеп җиттек. Арабызда элек татарча укымаучыларыбыз да бар иде. Әнвәр Сәлмән улының түземлегенә, сабырлыгына, белеменә сокланмый мөмкин түгел. Аллаһының зур рәхмәтләре яусын аңа!

Киләчәктә балаларны дини укуга тарту көчлерәк булсын иде. Мәдәрәсә ачылган елларда алар күбәү булганнар. Ә хәзер нигә әти-әниләргә, әби-бабайларга сабыйларын үзләре белән бергә укырга алып килмәскә? Ислам дине әхлак тәрбиясеннән башлана бит. Остазыбыз Әнвәр Суфиянов әйтмешли, әдәпсез-әхлаксыз балалар үстерү – нигезсез өй салу белән бер. Ә нигезе булмаган өй бик тиз җимерелә. Шуның өчен алдагы тормышта якшәмбе мәктәпләре ябылмасын иде. Ислам мәдәниятенә караганда, динебезне тулырак өйрәнү мәктәп программасына дәрес буларак кертелсә, яшь буын күпкә акыллырак һәм белемлерәк тә, начар нәрсәләрдән азат та булырлар иде, — дип тәмамлады сүзен Әбүзәр әфәнде Галимуллин.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1407

Комментирование запрещено