Татар яшьләре көннәре: проблемалар – шул ук, чаралары – үзгә / В.Усанов: «Дни татарской молодежи – первый брендовый проект, собравший людей со всей России»

2c2ce264ef1d31a2134452e6851b6886_MЧит төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен татар туйларын уздыру мәсьәләсе кызыксындыра. Шуңа быел 26 нчы тапкыр уздырылачак Татар яшьләре көннәрендә бу мәсьәләне дә күтәрергә булганнар. Хәер,  традициягә кергән чараларны да истән чыгарырга җыенмыйлар.

Быел XXVI Татар яшьләре көннәре 11-17 июль көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә узачак. 18-30 яшьлек 150 делегат катнашындагы бу чарага бер урынга ике кеше “ярышкан”. Төрле төбәкләргә квоталар төрлечә бүлеп бирелә икән. Әгәр син ел дәвамында “Идел” яшьләр үзәге белән тыгыз элемтәдә булып, үз төбәгеңдә татар телен җәелдерү, үстерү буенча проектлар тормышка ашырдың икән, димәк, сиңа Татар яшьләре көннәрендә урыннар түрдән, ягъни күбрәк урын карала. Мисал өчен, Удмуртия республикасыннан бирегә 18 кеше килсә, Сарытаудан – 9.

Татар яшьләре көннәре Татарстанда гына түгел…

— Татар яшьләре көннәренең тамырлары узган гасырга, Советлар Союзына барып тоташа. Ул вакытларда делегатларга урын да җитми иде хәтта: ун кеше урынына 30 кеше килә иде. Ләкин бернигә дә карамастан, без бу чараны саклап кала алдык. Төрле төбәкләр биредә үткәрелгән чараларны гына көтеп утырмыйча, үзләре үк төрле проектларны тормышка ашыра, – дип белдерде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль җыены депутаты, татарларның милли-мәдәни федераль автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Мисал өчен, Пермьдә яз көне Татар яшьләре көннәрен уздырсалар, Иваново шәһәрендә мондый чара сентябрь аенда көтелә. Димәк, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез татар телен үстерүгә үз көчен кертә, дигән сүз.

Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Владислав Усанов әйтүенчә, Татар яшьләре көннәре – дөнья буйлап сибелеп яшәүче милләттәшләребезне җыю, алар белән элемтәдә тору өчен  тәүге бренд проекты. Аның эшләү ысуллары Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан да игътибарга алынган.

Төп проблема – тел белмәү

Әлбәттә, Татар яшьләре көннәренә килүчеләрнең төп проблемасы булып һаман да шул ук туган телне белмәү проблемасы көн кадагында тора. Катнашучылар үзләре үк “Безнең әти-әниләр татарча белми, ә безнең өйрәнәсебез килә”, дип килә икән. Ә уйлап карасаң, бүген әти-әни булганнар – киләчәктә әби-бабай буласы кешеләр. Димәк, алар үз оныкларына да туган телдә бишек җырларын җырлап йоклата алмаячак дигән сүз бит.

Тагын шунысы да бар: чит төбәкләрдәге яшьләребез, Казанга белем алырга килүчеләр Татарстан башкаласында төпләнеп кала икән. Ә Татар яшьләре көннәре башка бурычны куя. “Мин аларның туган төбәкләренә кайтуларын, монда калмауларын телим. Чөнки мондагы фикерләрне урындагы җитәкчеләрегезгә җиткерегез, андагы яшьләрне үзегезгә тартыгыз, дип әйтәм. Хәтта укырга килгәч тә, аларның 90 проценты биредә төпләнеп кала. Ә мин киресенчә булуын телим. Чөнки кайбер төбәкләрдә, мисал өчен, Мари Иле, Удмуртиядә татар укытучыларын таба алмыйбыз”, – дип борчыла депутат…

Туйларны – татар стилендә?

Чыннан да, инде әлеге чарада традициягә әверелгән татар теле, дин, вокал, хореография, гарәп каллиграфиясе буенча дәресләрдән тыш, егет-кызлар үз төбәкләрендә уңышлы гына эшләп килгән 9 проектны тәкъдир итәчәк. Мисал өчен, араларында быел “Сабантуй-шоу” дигән татар телен өйрәнү проекты бар.

Әгәр былтыр чарада Казахстан, Австралия, Төркия вәкилләре дә булса, быел исә Төркия генә калган. Калган делегатларның барысы да диярлек – Россиянең чит төбәкләреннән.

“Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина әйтүенчә, Казахстаннан егет-кызлар гаилә сәбәпләре аркасында килә алмаган. Ә Австралиядән исә былтыр делегация түгел, юбилей булу сәбәпле, шушы чараны башлап җибәрүчеләрнең берсе Ирек Гариф булган. Быел исә урынны яшьләргә күбрәк бирергә булганнар. “Безнең төп бурыч – Россиядә яшәүче татар яшьләрен тарту, – ди Россия татарларының автономиясе җитәкчесе. – Шуңа без кайчакта Ләйсән белән бәхәсләшәбез дә”.

Быел Татар яшьләре көннәрендә катнашачак делегатларны “Татар туйларын ничек уздырырга?”, “Алар өчен татар милли киемнәрен каян табарга” дигән сораулар да борчыган. Шул сәбәпле, оештыручылар бу өлкәдәге белгечләрне чакырырга булган. “Түбәтәй” проекты егетләре дә чит төбәкләрдә үз бизнесларын башлап җибәрергә теләүчеләргә үз эшләү ысуллары белән бүлешәчәк. Татар әдәбиятына кагылышлы түгәрәк өстәл язучы Рабит Батулла белән булса, татар киносына кагылышлы булганы Татарстан режиссерлары, драматурглары белән уздырылачак.

intertat.ru

* * *

С 11 по 17 июля в молодежном центре «Волга» пройдут XXVI Дни татарской молодежи. Подробнее об этом сегодня на пресс-конференции, организованной ИА «Татар-информ», рассказали депутат Госдумы РФ, председатель Совета Федеральной национально-культурной автономии татар Ильдар Гильмутдинов, начальник отдела работы с детскими и молодежными организациями Министерства по делам молодежи и спорту РТ Владислав Усанов, директор молодежного центра «Идель» Ляйсан Сафина.

Как сообщил Ильдар Гильмутдинов, Дни татарской молодежи проводятся с 1990 года. Несмотря на тяжелые времена, удалось сохранить это движение и сделать более масштабным.

«В этом году на одной площадке соберутся представители 22 регионов России, а также участники из Турции. Они не только пообщаются, поделятся опытом, но и поедут на экскурсии в Болгар и Казань. Их ждет встреча с выдающимися людьми, общественными деятелями, участие в мастер-классах. Кроме того, ребята сами организуют и проведут некоторые мероприятия. Но у нас есть и другая задача. Не секрет, что существует проблема, связанная со знанием татарского языка. Благодаря Дням татарской молодежи мы нацелим ребят на то, чтобы они изучали татарский язык. Мы знакомим их с республикой, с ее достижениями, приглашаем в наши вузы. Хотим, чтобы они прониклись этим духом и по приезду домой заразили им своих друзей, знакомых», – подчеркнул депутат.

Он добавил, что Дни татарской молодежи проводятся в молодежном центре «Волга», который находится в Матюшинском сельском поселении Лаишевского района РТ, поскольку в республике это пока единственный центр, имеющий возможности проведения крупных мероприятий. В этом году здесь открыли спортивно-культурный центр с бассейном, а также залами для проведения круглых столов.

Владислав Усанов отметил, что Дни татарской молодежи – это первый брендовый проект, который помог собрать молодежь со всей России. Благодаря этому проекту удалось создать татарские сообщества по всему миру. В 30 регионах России в соцсетях есть аккаунты татарских диаспор.

«Благодаря развитию соцсетей общение между татарскими сообществами, диаспорами приобретает новые формы. Но личное общение во время Дней татарской молодежи переоценить сложно. Принципы работы с соотечественниками, проживающими за пределами РТ, во многом взяты за основу в работе с соотечественниками в целом по России», – отметил В.Усанов.

Ляйсан Сафина рассказала, что в программе Дней татарской молодежи – уроки татарского языка, арабской каллиграфии, истории, религии. Делегаты поучаствуют в семинарах, тренингах, заседаниях круглых столов, встретятся с представителями госорганов, а также СМИ.

«В этом году по девяти направлениям запланированы мастер-классы, также будут презентованы девять самых крупных проектов. Так, татарское сообщество из Санкт-Петербурга презентует «Сабантуй-шоу» в формате «Вечернего Урганта», куда включены элементы изучения татарского языка. В этом году по традиции будет выбран лидер Дней татарской молодежи», – отметила Л.Сафина.

«Татарстан – один из регионов, который в вопросах реализации молодежных программ и проектов является лидером. Нигде нет такого объема проектов. Многие из них имеют многолетнюю историю. Это уникальные проекты, через которые прошло огромное количество ребят. Три года подряд через Министерство культуры РТ выделяются гранты региональным национально-культурным автономиям на проведение их мероприятий. В этом году было выделено 5 млн рублей более 20 организациям», – добавил И.Гильмутдинов.

Он добавил, что всего в мире проживают около 8 млн татар, 5,5 млн – в России, остальные – в Татарстане.

«Татар-информ».

Просмотров: 1135

Комментирование запрещено