3 октябрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган Корбан ашы узды. Анда укучыларның әби-бабалары, Җәмигъ мәчете картлары чакырылган иде. Мөхтәрәм кунаклар арасында өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Яктылык” мәктәбенең беренче директоры Харидә ханым Дашкина да бар иде.
Ак яулыклы әбиләрне, түбәтәйле аксакалларны укучылар, укытучылар каршы алдылар һәм мәктәп бинасы буйлап экскурсия үткәрделәр, “Мирас” музее белән таныштырдылар.
- Мин бәләкәй чакта безнең өйнең диварларын әниемнең, әбиемнең чигешләре бизи иде, — дип музейдагы чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар белән хозурланды Рәисә Варганова. - Мин инде үзем дә әби кеше, оныкларым Камилә белән Сафия биредә укыйлар. Бүгенге мәҗлескә дә алар чакырды. Безне, өлкән яшьтәгеләрне шулай зурлаган өчен, мәктәп администрациясенә рәхмәт. Биредә танышларыбыз белән очрашабыз, оныкларыбызның укытучылары белән аралашабыз. Алар сабыйларыбызның уңышлары, яхшы тамгалары турында сөйләгәндә йөрәккә май яккандай була. Олы кешегә күпме генә кирәк инде!
Мондый чараларда балалар олыларны ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәнәләр.
Бу вакытта мәктәп ашханәсендә укытучылар һәм укучылар мәш килеп өстәл әзерлиләр иде.
- Әби-бабайлы бала икеләтә бәхетле. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Без аларны бик яратабыз, мәктәпкә төрле чараларга да даими чакырабыз, Өлкәннәр көненә багышлап, Корбан ашлары үткәрәбез. Сый-хөрмәтне укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр әзерли. Ә без, 10 сыйныф укучылары, өстәлне матурлап төзү, өстәлгә аш чыгару өчен җаваплы, — дип сөйләде Мәрьям Сөләйманова.
Кунаклар өстәл артына кереп утырганнан соң, мәҗлес башланды. Мәктәп директоры Радик Газизов кунакларны сәламләп, өстәлне әзерләүгә өлеш кертүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.
Аннан соң сүз мөфти Талип хәзрәт Яруллинга бирелде. “Коръән табыны үткәрү мәктәпнең күркәм традицияләренең берсенә әверелде. Балаларны туры юлга бастыручы, әдәп-әхлакка өндәүче мондый чараларны бергәләшеп үткәргәндә, әлбәттә, без тагын да зуррак уңышларга ирешербез, инсафлы балалар тәрбияләрбез”, — диде ул. Коръән сурәләре, догалар кылганнан соң, барысы да Корбан ашыннан, сый-нигъмәтләрдән авыз иттеләр. Чарадан олылар да, укучылар да канәгать калды.
Просмотров: 1672







