Комментарии: Споры вокруг «Үзгәреш җиле»: куда пропал «моң» и чем больна татарская эстрада (ВИДЕО)

Автор: Венера
Шушы фикер ошады, «Ватанм Татарстан» газетасыннан:

«Җырның милләте юк, имеш…

Эстрадага кагылышлы кайсы гына чарага барсаң да, сүз шушы сорауга килеп төртелә дә, җырның милләте юк дигән фикер белән төгәлләнә. Колакка матурлап элеп куйган шушы юан токмачка алданасы, ышанасы да килә үзе… Әле тагын да ышаныр идек тә, “Үзгәреш җиле” килеп чыгып, бө­тен планны бозды. Мәскәүләр миллилекне юып алгандай иттеләр дә, шундый шәп оештырылган концерттан соң әллә ничек, тамак туймаган кебек калды.

Коробковлар, безнең бер гаеп тә юк, ди әнә. Җырчылардан, нәрсә хакында җырлыйсыз, дип сораганнар, шуннан соң гына стильләрне тәкъдим иткәннәр. Күрәсең, җыр­чылар “Ак калфак” , “Хуш, авылым” , “Урман кызы” кебек җырларның асылын, мәгънә­сен аңлап бетер­мәгәннәрдер.

Әйе, киң мәгънәдә алсак, алар барысы да – мәхәббәт җыр­лары. Әмма һәрберсенең үз образы, асылы бар. Әйтик, Сара апа Садый­кованың “Көтәм сине” җырын барыбыз да Бөек Ватан сугышының беренче елларында язылуын һәм сугышта катнашкан якынын сагынудан туган моң икәнен белә. Бик төгәл, дөрес итеп башкарылган бу җырның да асылы ачылып җитмә­де шикелле. “Ак калфак”ны җиргә салып таптауларын исә ишетмәсәк, хәерлерәк буласы иде…

Җырчыларны гаепләп тә булмый. Менә минем балаларым музыка мәктәбендә укыды. Татарча берәр җыр өйрәт­ми­сезме соң, дигәч, укытучыдан, программада каралмаган, дигән җавапны ишетә идек. Аннан татар музыкасында музыка уен коралларының бөтен мөмкин­леге ачылып бетми ди, имеш. Шуннан чыгып сорау туа: татар музыкасы, җырлар­ның язылу тарихын каян белсен җырчы­ла­рыбыз? Ә бит репертуарга нинди җырларны сайлаганнар: “Оныта алмыйм” , “Әйткән идең”, “Олы юлның тузаны”…

Моннан берничә ел элек Казанда “Төреквидение” фестивале үткәч, Казахстан эстрадасына кызыгып калган идек. Вәт җырчы, вәт чыгыш, ичмасам. Тел бел­мәсәң, йөзенә карыйсың да, барысы да аңлашыла. Эчтәлекне иң югары сәнгать дәрәҗәсенә җит­керелгән бию аша да аңлап була. Шулай бию белән җырны күтәреп тә, бетереп тә була. Бездә җырчы сәхнәдә – үзенчә, бию – үзенчә, оркестр  үзенчә яшәде.

“Новая музыка” дип аталган Анна Гулишамбарова оркестрын яратам. Аңарда искиткеч тоемлау, соклангыч сизгерлек. Җыр­чының тавышы җитми икән, оркестры тынычрак уйный. Акцентларны шул­кадәр дөрес куя. “Голос” проекты җиңүчесе Эльмира Кәлимуллина Казандагы беренче сольный концерты өчен тик­мәгә генә аларны сайламагандыр. Ә без менә “Гөл­җамал” җырын тыңлаганда күбрәк оркестрны ишеттек, җырчыны тү­гел.

Бүген “Үзгәреш җиле” концерты турында, уйланмаса, ялкау гына уйланмый торгандыр. Хәтта интернет белән дус булмаган өлкән буын да чыгышларны карап бәяләгән әнә. Музыка белгече Мәхмүт абый Нигъ­мәт­җанов шалтыратты әле: “Мин 45 ел элек әзерләп биргән программаны күрсәткәннәр”, – ди. Шулай, сә­пид уйлап чыгарасы юк, яңа­лыкның асылында үт­кәннәр ята. Шул гомердән бирле яхшы җырлар язылмаган ми­кәнни?

Эйленкриг, кузгатып китсәк, мин үзебезне максатыбызга иреш­кәнбез дип саныйм, дигән иде. Кузгатты бит әй! Үзебез­некеләрне барлый башладык, мил­ли кадрлар җитмәгәнне аң­ладык, ниһаять, нәрсәне җуя язганыбызны аңладык. Рәхмәт инде мәскәүләргә…»