Чираттагы өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы җыелышы Самараның Волгарь бистәсендә төзелә торган Халыклар дуслыгы паркында “Милли авыл” мәдәни корылмасы төзелешенә багышланган иде. “Анда 20 милли йорт булырга тиеш, әлегә нибары 2-3сенең генә проектлары әзер. Осетиядән, Чувашиядән, Армениядән этнографлар килеп, консультацияләр үткәрәләр. Татар милли йортының да бурасы басып тора инде, әмма ул белгечләр тарафыннан каралмаган, үлчәүләре чамалы гына ясалган. Халкыбызның көнкүрешен чагылдырган татар йортын булдыру кирәк, чөнки без Россиядә яшәүче милләтләр арасында икенче урынны биләп торабыз. Бу эшкә башка татар милли-мәдәни оешмаларын да тартырга кирәк”, — дип сөйләде өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров.
Җәмгыятьнең директоры Фәрхәт Мәхмүтов “Туган тел” оешмасы активистларының Камышлы районы Татар Байтуганы авылында Әлифба авторы Сәләй Вагыйзовның музеен ачу тантанасында катнашуы турында хәбәр итте.
“Самара татарлары өчен генә түгел, гомумән, бөтен татар дөньясы өчен мөһим булган зур вакыйга бу. Музей ачылышына Татарстан Республикасының Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та килгән иде. Димәк, Самара өлкәсеннән дә шундый ук дәрәҗәдәге хөкүмәт вәкилләре, аерым әйткәндә, мәдәният министры килүе көтелгән иде. Ләкин Сергей Филлипов тантанада булмады. Бу кимчелекләрне санамаганда, бәйрәм бик күркәм узды”, — дип сөйләде Фәрхәт Сабирҗан улы.
- Хәзер инде музейның кулланышын тәэмин итәсе иде, — диде оешма җитәкчесе Ильяс Шәкүров һәм өлкә туризм департаментына музейны эчке туризм маршрутына кертү тәкъдиме белән хат язарга кирәклеген белдерде. Музейга өлкә “Туган тел” оешмасы әгъзаларын, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларын да алып барырга кирәк, дигән тәкъдимнәр яңгырады. Совет әгъзасы Фәһим Йосыпов бу сәяхәткә комачаулый торган берничә кимчелек турында әйтеп узды.
- М5 трассасыннан Рус Байтуганына таба юл күрсәткече бар, ә менә өлкәбезнең иң борынгы татар авылы булган Татар Байтуганына — юк, — диде ул. — Авыл туризм маршрутына кертелә икән, һичшиксез, бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк булачак.
Фәрхәт Сабирҗан улы музейны ачу тантанасыннан соң, кунакларны Камышлы мәктәбенә алып барулары турында сөйләде. Өлкә “Туган тел” җәмгыяте советы әгъзалары анда ана теле дәресләре укытылу ни дәрәҗәдә булуы белән кызыксындылар.
- Татар теленең атнага бер дәрес кенә укытылуын күргән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров мәктәп директоры Айсылу Каюмовага татар теле атнасына өч тапкыр керергә тиешлеген белдерде, — дип җавап бирде җәмгыять директоры.
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары татар теле буенча өлкә олимпиадасын үткәрү турында да фикер алыштылар. Аны 20 декабрьдә Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәктәбендә үткәрергә дигән карарга килделәр.
Җыелышта җәмгыятьнең 2017 елга эш планы да каралды.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1601


