Татлы төш

650324558(Яңа ел әкияте)

И, бу өлкәннәрне! “Яңа ел­да төрле могҗизалар була!” — диләр, Кыш бабай, Кар кызы турында сөйлиләр. Әкият барысы да! Әнвәргә 10 яшь ич инде, ул аларның берсенә дә ышанмый. Шулай да әнисе: “Бүген иртәрәк ят, Кыш бабай йокламаганыңны кү­реп алса, килмәс”, — дигәч, йокы бүлмәсенә юнәлде.

Ул йокымсырап киткән иде инде, кинәт тәрәзә ачылды һәм бүлмәгә салкын җил бәреп керде. Шул ук мизгелдә Әнвәр яткан караваттан аз гына читтәрәк кар өере бөтерелә башлады. Малай сикереп торып, тәрәзәне ябарга ашыкты. Анысы заманча итеп пластиктан ясалган, ничек ачылган диген?! Әнвәр тәрәзәне ябып, урынына барып ятарга дип борылган иде… ни күзе белән күрсен: бүлмә уртасында, озын ак сакалын сыпырып, Кыш бабай басып тора! Үзе малайга карап, серле елмая.

- Бер ел эчендә ничек үскәнсең, күз тимәсен үзеңә! Йә, сөйлә, ничек хәлләрең? Үзен ел буе яхшы яктан гына күрсәткән бала­ларга гына бүләк би­рәм, син быел аңа лаекмы?

Әнвәр сүзсез басып тора бирде. Бер мизгелдә аның башыннан нинди уйлар гына үтмәде: бу төшме әллә өнме? Өн булса, кем аның белән шулай шаяра?

- Син чынлап та Кыш бабаймы? — дип сорый гына алды ул.

Кунак кет-кет көлеп җибәрде.

- Әлбәттә! Әллә ышан­мыйсыңмы? — диде ул һәм, кайда утырыйм икән дигәндәй, як-ягына каранды.

Малай җәһәт кенә аңа урындык китереп бирде, ә үзе, палас­ка абынган булып, бабайны кочак­лады һәм сиздерми генә сакалыннан тартты. Карт авыртудан кычкырып ук җибәрде.

- Нишлисең, малай актыгы?! Кар Кызы өчен борчылып чәчләрем коелды инде, бүрегемне салырга да оялам, син хәзер сакалсыз калдырырга булдыңмы?!

- Гафу ит, бабакай, мин бит ялгыш! — Әнвәр оятыннан нишләргә дә белмәде. Сакал да тарткач төшмәде, чын булып чыкты. Димәк, Кыш бабай да чын?!

- Бабай, ә мин бит зур инде, әкияткә бер дә ышанмыйм.

- Зрә, зрә ышанмыйсың, Әнвәр. Әкият — ул зу-ур бер тылсымлы дөнья. Кемнәр генә яшәми анда: Аждаһа, Убырлы…

- Ә нигә соң берсе дә аларны күргәне юк?

- Ничек инде? Барысын да көн саен диярлек күреп торасыз. Шүрәле, мәсәлән, бөтен дөньяга танылган стилист чәчтараш. Фамилиясе ничек соң әле…. Ниндидер җанварныкы кебек …

- Теге телевизорда: “Звезда в шоке!” диючеме?

- Шул инде! Ә син күргәнем юк дисең! Озын чәчләре битен каплаган, күзләре кап-кара итеп буялган… Күрсәң, куркып ка­чарсың!

- Ә Су анасы?

- Ул чибәрләр бәйге­сендә катнашып, 2002 елда Га­ләм туташы исемен алган иде. “Спокойной ночи, малыши!” тапшыруын алып бара бит инде. Алтын тарагыннан такыя ясаткан диләр.

- Беләм, бабакай, аны да беләм! — Әнвәр Кыш бабайның чын икәненә тәмам ышанды. Ишеткән яңалыкларыннан күзләре яна башлады, бит очлары кызарды.

- Бабакай, ә Убырлы Карчык чынлап та балалар урлап ашыймы?

- Ю-юк, курыкма, улым, — дип елмайды Кыш Бабай. — Ул хәзер егетләрне ашый. Шоу-бизнеска кереп китәргә теләгән егетләр, карьера ясау өчен, Убырлы карчыкка да өйләнергә әзер.

- Ул бит тылсымчы, үзен яшәртеп күрсәтәдер?

- Убырлы карчыкның йөзен тылсым белән яшәр­тергә мөмкин булса да, күңеле кара аның! Андыйлардан ераграк тор, улым.

- Ә Кар Кызы кайда соң? Нигә сезнең белән түгел?

- Ул да шоу-бизнеска бә­релде бит әле, — дип көрсенде Кыш Бабай. — “Маша һәм аю” дигән мульт­фильмны кара­ганың бармы? (Әнвәр “әйе” ди­гәнне аңлатып башын селекте). Вәт, Машаны уйный шунда. Әйтеп торам: “Мин карт, үзем генә бүләкләрне тарата алмыйм”, — дим. Ә ул миңа: “Синең белән перспектива юк. Гомерем буе шулай бүләк таратып йөрерменме? Миңа үсәргә кирәк”, — дип җавап бирә. Эх, яшьләр! Йә, син соң үзеңне ничек тоттың?

Әнвәр башын аска иде. Мактанырлыгы юк иде шул аның. Әти-әнисен дә бик тыңламый, әбисе белән дә соңгы вакытта дорфа сөйләшә башлады. Уку турында сөйлисе дә юк инде, “2” тамгалары, сирәк булса да, күренә көндәлектә.

- Кенәгәмне ачып карадым инде, хәлләрең шәптән түгел. Бүләксез калдырыйммы инде үзеңне быел?

Әнвәрнең йөрәге тибү­дән туктагандай булды. “Юк, юк, бабакай, калдырма мине бү­ләксез!” — дип ялварасы килде. 6нчы айфон турында ул ел буе хыялланган иде бит! Теге мактанчык Илназга да: “Әниләр текә телефон бүләк итәләр”, — дип әйтеп өлгергән иде. Инде нишләр хәзер?!

- Бабакай, мин төзә­лермен. Сүз бирәм, өйдә дә, мәктәптә дә бары да яхшы булыр!

- Шулай дисеңме?! Ярый алайса… Ләкин әти-әни­сен тың­ламаган малайга кыйм­мәтле бүләк тапшыра алмыйм инде, үпкәләмә. Аннан: “Барыбер теләгәнемне алам”, — дип бөтенләй кулдан язырсың. Бар, йокларга ят. Ә иртән чыршы төбендә сине сюрприз көтәр.

- Ә хәзер үк бирә ал­мыйсыңмы, бабакай?! – Әнвәр тизрәк бүләкне ачып карыйсы килде. Нәрсә булыр икән ул?

- Инструкция буенча ярамый.

- Ярый инде алайса, ятам. Ә син тагын килерсеңме соң, бабакай?

- Сүзеңдә торсаң, килермен, — дип Кыш бабай Әнвәрнең башыннан сыпырды һәм караватына менеп яткан малайның өстенә юрганын япты.

Әнвәр изрәп йокы дө­нья­­сына чумганын сизде.

… Малайны иртән кояш нурлары кытыклап уятты. Ул төнлә ишеткәннәрен-күргәннәрен: “Бу төш булдымы, өнме икән? Төш булса да, аның иң татлысы!” — дип, уйлап куйды һәм сикереп торып, икенче бүлмәгә йөгерде. Анда, яшел чыршы астында матур кәгазьгә төргән бүләк ята иде. Әнвәр шатлыгыннан калтыраган куллары белән төргәкне чиште, ә анда — 4нче айфон! Ай, рәхмәт, Кыш бабай, ай, рәхмәт! Аның чын булуында малайның шиге юк иде.  

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1672

Комментирование запрещено