Язгы ташу башлануын
Хәбәр итеп дөньяга,
Зәңгәр бозлар агып китте
Зәңгәр сулы дәрьяга.
Татар халкының үзенә генә хас бәйрәмнәре-йолалары бар. Аларның күбесе төгәл көннәргә бәйләнмәгән булып, табигатьнең торышына карап үткәрелә. Шуларның берсе — «Боз озату» йоласы.
Борынгы ата-бабаларыбыз елгалардагы бозлар белән бергә авырулар, бәла-казалар да агып китә, дип ышанганнар. Табигатьнең язгы яңарышы яңа өметләр, яңа уңышлар вәгъдә иткән, һәм халык, бу көнне көтеп алып, боз шытырдавын ишетү белән елга буенда җыелган, җырлап-биеп, милли уеннар уйнап боз озаткан, язны каршылаган.
Кояшлы көннәрнең берсендә без дә, Камышлы авылының социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре Рушания Диндарова һәм Рәмзия Әсәдуллина, үзәгебездә ял итүче Дәүләткол авылы өлкәннәре белән бергә онытылып бара торган татар милли бәйрәмен — «Боз озату» йоласын искә алдык. Сок елгасы буена, Камышлы авылының яңа күпере янына җыелдык без.
Бәйрәмебездә авылыбызның “йөзек кашы” — тальян гармунында уйнаучы Халисә апа Каюмова, театр артистларыбыз Миңсылу Сәфиуллина, Гөлфия Хәкимова, Бозбаш авылыннан биючебез Фатыйма Мәхмүтова, районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зөлфия Дәрҗеманова, кул остасы Рәйсә Архипова, шагыйрәбез Галимә апа Әхмәтшина да бар иделәр.
Су буенда моңлы тальян тавышына кушылап, күмәк җыр башладык. Кайнар чәйләр эчәрбез, дип җиз самавырны кабызып җибәрдек.
- Инде яз җитте,
Җирдә кар эреп бетте.
Салкын буранлы көннәр
Кыш белән узып китте…
…Бүген бәйрәм бездә — елгабызда боз кузгалган. Әнә, карагыз. Кыш буена ял иткән кар, йокысыннан уянып хәрәкәткә килә дә, бушка узган вакыт артыннан куа чыккандай, бәрелә-сугыла олы елгаларга барып кушылырга омтыла…
…Элек елга-буйларында боз кузгалган көн бер олы бәйрәм булган. Ташу аккан елга буйлары бәйрәм төсен хәтерләткән. Чөнки анда олыларның һәм яшьләрнең шатланып көлүләре, өздереп гармун уйнаган тавышлары төнгә кадәр еракларга ишетелеп торган. Ә инде бер-берсенә бәрелә-бәрелә агучы бозларның яңгыравы яңарып килүче табигатькә сихри ямь өстәгән, — дип сөйләделәр чараны алып баручылар.
Йомырка – туып килүче яңа тормыш, тереклек символы, дип фикер йөрткәннәр борынгылар. Шуны истән чыгармыйча, “Кемнең күкәе ераграк тәгәри” уенын, аннан «Йөзек салыш”ны уйнап алдык без. Табышмаклар, сынамышлар да әйтештек.
Алып баручыбыз:
- Күмәкләшеп, җыйналышып
Түгәрәктә без биик.
Әйлән-бәйлән җырлар җырлап,
Бәйрәмне дәвам итик, - дигәч, боз озатырга килгән өлкәннәр биеп һәм җырлап та алдылар.
Елга буенда рәхәтләнеп күңел ачтык бу көнне. Киләсе елларның имин, уңышлы килүен, барлык борчу-хәсрәтләрнең шушы боз белән агып китүен теләп, елгага ярма да сиптек.
Ниһаять, кайнар тәмле чәйләр эчеп, тәгәрәткән бәрәңге, “карга боткасы”, тәмле ризыкларны авыз иттек.
Агымсулар ел дәвамында булган борчуларыбызны агызса иде. Ташулар бәла-казасыз гына узсын, шифалы сулар елга-елгачыкларны туендырсын, иген-кырлар җәйрәп үссен. Илебезгә, җиребезгә иминлек бир, Аллаһы Тәгаләбез.
Камышлы авылының социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре Рушания ДИНДАРОВА һәм Рәмзия ӘСӘДУЛЛИНА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1217
Гадәттә, елга яки инеш ярында урнашкан татар авылларында Боз озату бәйрәм төсендә үтсә дә, аның магик ягы да бар. Боз озатканда яшьләр боз өстенә бер уч салам куеп шуңа ут төртеп җибәрәләр, ә өлкәнрәкләр исә, ташу суына төенчеккә әзерләнгән ырым бөтие агызган. Икесе дә агымсуның начарлыкны алып китү мөмкинлегенә бәйле. Боз өстенә куеп озатылган салам да, алама бөтие дә кыш буе җыелып килгән кайгы-борчу-авырулардан котылу ысулы. Бу йоланың бабаларның үз аңы белән җиткән бер сере бар — галимнәр дә агымсуның начар энергетиканы алу сәләтен таныйлар бүген. Картлар белгән тагын раслана. Шуңа да татар йолаларына ниндидер юк-барга карагандай карарга кирәкми, барысы да нәтиҗәле алар.