Колакларда чыңлап ишетелә син уйнаган көйләр бүген дә…

SAM_1741И-и, гармун моңнары! Үзәкләрне өзә лә! Төбәгебез гармунчыларга бик бай иде. Иде шул… Бик аз калдылар. Көмеш кыңгыраулы, бөтендөньяга даны таралган тальян гармун ясаучылар да безнекеләр бит!

Без гармун, баянга кушылып җырлаган, биегән бәхетле буын. Гармунчының һәрвакыт урыны түрдән булды: сәхнәдәме ул, табындамы. Гармунчылар, җырчылар үлми алар. Аларның моңнары халык күңелендә кала.

Март аеның бер кичендә Дәүләткол авылы клубында гармунчы, җырчы Фәнис абый Сафинны искә алу кичәсе узды. 38 яшендә бакыйлыкка күчте ул. Исән булса аңа быел 60 яшь тулган булыр иде. Моңлы бала булганга гомерләре кыска булдымы икән!?

Фәнис абыйны искә алу кичәсен уздыру Рәшит Дәрҗемановның хыялы булган һәм менә ниһаять аның хыялы тормышка ашты һәм кичә авылча, җылы үтте, дияр идем.

Җырым салкын  чишмә булса

Татлы суын үзем эчми

Бирер идем Дәүләтколым халкына… — диеп җырлый иде Фәнис абый, җырның сүзләрен үзгәртеп. (“Туган җиремә” — Гөлшат апа Зәйнашева шигыре, Зиннур Гыйбадуллин көе). Аның гармун моңнарына уралып күпме туйлар төшкән, егетләр армиягә киткән…

Яраткан гармунчыларын искә алу кичәсенә авылдашлары, читтә яшәүче дуслары, туганнары, җирлеидарә башлыгы Заһит Сафин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Төхбәтшина килгәннәр иде. Әлбәттә кичәдә Фәнис абыйның әнисе Рәйсә апа да катнашты.

Кичәне бик матур, эчтәлекле итеп Зөлфия Дәрҗеманова алып барды.

Гармун уйный, моңга төреп җанны,

Йөгерек баса бармак телләрен.

Шул моңнарга кушылып җырлаганда

Әрнеми соң җаны кемнәрнең?

Әрни җаннар…Тик моңнары кала

Дәва булып йөрәк түрендә,

Колакларда чыңлап ишетелә

Син уйнаган көйләр бүген дә.

Тараладыр иде айлы кичтә

Син уйнасаң моңнар урамга,

Үзәкләрне өзеп җырлый идең

Сабантуйга яулык җыйганда.

Күпме парлар үз оясын корды

Син уйнаган моңга төренеп…

Күпме язлар, күпме җәйләр килде

Шул көйдәге назга күмелеп.

Бүген тынган ул көй, тузан кунган

Моңга күмгән гармун өсләрен,

Йөрәкләрне өтеп ишетелми

Мәхәббәтнең җыры кичләрен.

Гаҗәп дөнья. Әйтеп бетергесез.

Җитмәсәң дә гомер көзенә,

Челтерәп аккан тормыш чишмәсенең

Моңлы көе кинәт өзелә.

Менә шундый матур, эчтәлекле шигырь юллары белән ачып җибәрде хәтер кичәсен Зөлфия һәм сүзне Заһит Абделхаковичка бирде. Заһит Абделхаковичның Дәүләткол халкына хөрмәте зурдан. Ул аларның бердәм, дус яшәгәннәренә, туган авылларына битараф булмаганнарына, уңган-булган, тырыш булганнарына басым ясап, рәхмәтләрен белдерде, Фәнис абыйны җылы хисләр белән искә алды, Рәйсә апага сабырлык, сәламәтлек теләде.

Резеда Мөхтәбәр кызы да Дәүләткол халкының талантка байлыгын, кечкенә авыл булса да гөрләшеп яшәүләре, мәдәни чаралар уздырып барулары турында әйтеп үтте һәм Рәйсә апага чәчәк гөлләмәсе бүләк итте.

Сулда - Фәнис САФИН.

Сулда — Фәнис САФИН.

Гармунлы еллар. Гармун моңы белән тулган авыл урамнары. Гармун моңы, татар халык җырлары халыкның бердәмлеген ныгыткан, кайгысын-шатлыгын бүлешкән.

- Фәнис безнең өчен бик кадерле иде. И-и, аның моңлы итеп гармунда уйнавы, җырлавы! Җырларның иң моңлыларын, йөрәккә ятардайларын каян өйрәнеп бетә иде. Мине дә өйрәтте ул гармунда уйнарга. Үземне белгәннән бирле, авылыбызда бик матур гореф-гадәтләрнең берсе яшәп килде. Ул да булса — яулык җыю. Авыл урамнарын яңгыратып Фәнис көй-җыр суза, калганнарыбыз аңа кушыла. Һәр йортның капка төбенә килеп җитүгә ул бию көен сыздырып җибәрә. Сөлгеләрен, бүләкләрен тотып чыккан хуҗабикәләр шул көй агымына кушылып, рәхәтләнеп бииләр. Ялындыручы да, гаеп итүче дә юк. Чөнки йоласы шул, — диеп хатирәләре белән бүлеште Рәшит Дәрҗеманов. Үзләренең истәлекләре белән шулай ук Рәфис Гыйззәтов, Фәрит Галәлетдинов, Камышлы авылы кунагы, Фәнис абыйның дусты Рөстәм Сәләхетдинов һәм башкалар бүлеште. Рәфис Мөдәрисович Фәнис абыйны магнитафон тасмасына да яздырган булган. Ул язмаларны да тыңлап үтте халык, кичә героеның тере тавышын да ишетеп сокланды.

Уйна гармун, моңлы тальян гармун

Бер шатлансын әле күңелләр,

Рәнҗемәсен рухы беркемнең дә

Җырлап үтсен әле гомерләр.

Кичәне алып баручы концертта катнашучыларны бер-бер артлы сәхнәгә дәште. Гармунчылар — Әсфәр ага Галәлетдинов, Рәшит Дәрҗеманов һәм Рөстәм Сәләхетдинов тамашачыларга үзләренең моңлы көйләрен, биючеләр Фатыйма апа Мәхмүтова, Рәфис Гыйззәтов, Айгөл Исламова дәртле биюләрен, Мөдәрис ага Гыйззәтов, Нәсимә Сәфиуллина, Лилия Вахитова, Фәрит Галәлетдинов, Гамилә Вәлитова, Раилә Ганиевалар моңлы җырларын бүләк иттеләр.

SAM_1638

Фатыйма МӘХМҮТОВА.

SAM_1741

Зөлфия һәм Рәшит ДӘРҖЕМАНОВЛАР, Резеда Төхбәтшина (сулдан-уңга).

Зөлфия һәм Рәшит ДӘРҖЕМАНОВлар, Резеда ТӨХБӘТШИНА (сулдан-уңга).

Менә кичә ахырына якынлашты. Сәнгати чараны алып баручы килгән кунакларга, чарада катнашучыларга рәхмәтләрен белдереп, изге теләкләрен теләде.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Зөлфия ДӘРҖЕМАНОВА фоторәсемнәре.

«Камышлинские известия».

Просмотров: 1295

Комментирование запрещено