Урыс авылында азан тавышы янгырый

0478Динсезлек елларында татар халкының рухы шактый имгәтелде. Шуңа да бүген аларның дингә тартылуы аңлашыла. Ә менә хәзер элгәре мөселман булмаган халыклар яшәгән җирләрдә мәсҗидләр төзелүе – аеруча шатлыклы хәл. Мәсәлән, узган елның көзендә Хворостянка районы үзәгендә дә Аллаһы йорты төзелде. Анда оешкан мәхәлләдәге хәлләрнең барышы турында бу мәсҗиднең имамы Хәлиулла углы Әхтәм хәзрәт Фәхретдинов белән әңгәмә тоттык.

- Сез  Самар өлкәсендә әле яңа кеше. Биредә күптән түгел имам булып эшли башладыгыз. Кем сез, кайдан килдегез? Бу хакта бераз сөйләсәгез иде.

- Мин Тула өлкәсенең Богородицк районындагы Коптевский авылында 1958 елның 15 апрелендә шахтёр гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Андагы шахтаның эшчәнлеге кимү сәбәпле, 1970 елда Ульян өлкәсендәге Кулаткы районының Атлаш авылына күчеп кайттык. Шундагы урта мәктәпнең 10 классын тәмамлагач, Төньяк флотындагы атом су асты көймәсендә башта матрос булып, аннан соң, 1982 елда мичман званиесен алгач, 10 елга якын шул дәрәҗәдә хезмәт иттем.

- Әлбәттә, бу гадәти булмаган хезмәт. Андагы кичерешләрдән соң, дөньяга карашыгызда ниндидер үзгәрешләр булдымы? 

- Безнең хезмәт су астында гына түгел, Арктиканың калын боз катламы астында өчәр ай дәвам итә иде. Анда без хөкүмәт йөкләгән махсус бурычларны үтәр өчен Төньяк полюска кадәр бардык. Бервакыт безнең су асты көймәсендә авария булды, һәм ул 380 метрлы тирәнлеккә төшеп батты. Тик командирыбыз Владимир Протопоповның тапкырлыгы, тәвәккәллеге аркасында гына һәлакәттән котыла алдык һәм исән-ау килеш базага кайттык. Моның өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Бу фаҗига вакытында мин үземнең әбиемнең елап-елап сөйләгән бер вакыйганы исемә төшердем. Язгы пычрак вакытында ул балалары белән урманга юкә каерысы әзерләргә барган.Нарасыйларының чабаталары тетелеп төшкәч, ул нинди дә булса аяк киеме алырга дип, аларныурман читендә калдырып авылга киткән. Кире алар янына китәргә җыенганда, бер кеше аның балаларын ат белән карлы-бозлы пычрак юлдан өйләренә алып кайткан. Исемең ничек?” - дип сорагач, ул: “Мин Аллаһы кешесе, ул мине сезгә ярдәмгә җибәрде”, — дигән һәм китеп барган. Әбием һәр намаз саен үз гомеренә аңа рәхмәтләр укыды, теләкләр теләде.

Минем тормышымда да шундыйрак бер хәл булды. Машинам белән барганда юлда бер әби очрады. Мин аны утыртып, өенә кадәр илтеп куйдым. Төшәр алдыннан ул төенләгән кулъяулыгын алып чиште дә, кылтыр-кылтыр килгән куллары белән тиеннәрен саный башлады. Ә мин: “Юк-юк,әби, миңа берни дә кирәкми”, — дип, аны туктаттым. Китәргә җыенгач, ул исемемне сорады.

Әби, мин Аллаһы кешесе. Хезмәтем куркыныч, җаваплы, шуңа күрә миңа дога кыларсың, Аллаһы Тәгалә җибәргән кешегә”, — дидем дә, саубуллашып китеп бардым. Бәлки, ул һәлакәттән шушы әбинең догасы да коткаргандыр. Әгәр шулай булса, ул әле 138 кешедән торган экипажны да коткарган була бит!

- Сез дингә ничек килдегез?

- Әбием бик динле иде. Ул актыккы сәгатенә кадәр уразасын да тотты, намазын да калдырмады. Миңа кайбер догаларны да өйрәтте. Әлбәттә, минем дингә тартылуыма аның да тәэсире булгандыр. Намазга басарга мине берничә кеше өндәде. Тик ничектер һаман да кыюлыгым җитмәде. Бервакыт бергә эшләгән иптәшем Шамил Йосыпов: “Әхтәм, сиңа намазга басарга вакыт”, — диде һәм мин тәвәккәлләдем.

Кыен, бик кыен булды башта. Шайтан нык кыйнады. Вакыт-вакыт: “Сиңамы соң намаз укырга, син бит шундый, син мондый”, — дигән һәм башка мәсхәрләүләр колагыма чагыла кебек иде. Төрле икеләнүләр, авырсынулар алдыма басты. Андый вакытта бер динле, белдекле остазга иярергә кирәк шул.

Күп уйланулардан соң, мин әлеге дустыма: “Шамил, мин намазга басарга әзер. Миңа намаз уку тәртибен өйрәнергә кирәк”, — дип телефоннан шалтыраттым. Ул шатланды. Барасы җиреннән кире борылды һәм мине мәсҗидкә алып барды. Шуннан соң мин динле кешеләр белән аралашырга, дини мәҗлесләргә йөрергә, ничек тә Иманымны ныгытырга тырыштым. Соңгы яшәү урыным Новоспаскида иде. Андагы гыйбадәтханәгә йөрдем һәм, тора-бара, ике мәсҗиднең берсендә мөәзин булып хезмәт иттем.

- Ничек соң Хворостянкага килеп имам булдыгыз?

- Анда имамлыкны алып барырдай кешене озак эзләгәннәр. Хворостянкадагы мәсҗид ачылырга 4 көн калгач, аны төзүчеләрнең берсе очраклы рәвештә Новоспасскига килә һәм үзләренә имамлыкка берәр кандидатура юкмы, дип сорый. Шунда аңа мине тәкъдим итәләр.

Әлбәттә, башта мин курыктым. Анда кемне дә белмим. Хатыным да шикләнә. Ул миңа: “Ник син чирле көенә өстеңә шундый җаваплылык аласың?” - диде. Мин аңа: “Без фронтның алгы сызыгына -передовойга барабыз, тәвәккәллик әле. Фронтта вак-төяк чир белән санашып тормыйлар”, — дидем.

Анда барып урнашкач, тантаналы җыелышта миңа сүз бирделәр. Шунда мин: “Әгәр дә Аллаһы Тәгалә йөкләде икән, мин сезнең ярдәмегезгә ышанып, эшкә алынам. Кыскача әйткәндә, ниятем шул — мәсҗидтәге намаз сафларын арттыру һәм бу мәхәлләдә Пәйгамбәребез с.г.в.нең сөннәтен торгызу”, — дидем.

Әлбәттә, кешене дингә бастыру – җиңел эш түгел. Мәсәлән, мәсҗид төзүдә актив катнашкан бер кешене намазга бастырырга төрлечә тырышканда, ул миңа ачуланып: “Өйрәтмә, мин намазга кайчан басарга икәнлеген үзем беләм!” - диде.

Ә мин аңа: “Юк, дустым, мин өйрәтергә тиеш. Аллаһы Тәгалә өстемә йөкләгән бурыч – ул кешеләрне дингә чакыру, аларны Иманлы итү. Моның өчен мин кешеләргә дин тәртибен һәм башка күп нәрсәләрне өйрәтергә тиеш”, дидем.

Тормышта үз юлыңны тапсаң – Аллаһы Тәгалә дәрәҗәңне күтәрә, ә Аның юлында тырышлык күрсәтсәң – ул бәрәкәт бирә.

- Сезнеңчә, имам нинди булырга тиеш?

- “Имам сүзенең тәрҗемәсе –алда торучы, алдан баручы. Имамга төрле сорауларга җавап бирергә туры килә. Шуңа күрә аңа дини мәгълүматларны да, дөнья хәлләре турында да бик күп белергә кирәк. Тормышта да ул һәрьяклап үрнәк булырга тиеш.

Һәр һөнәр иясенең үз киеме – формасы бар. Мәсәлән, хәрбиләрнең, урманчыларның, прокурорларның, табибларның.

Дин әһелләренең, имамнарның шулай ук формалары бар. Махсус кием кемнең кем булуын танытып кына калмый, кешене рамкаларга куя, ниндидер аерым сыйфатларга ия булуын таләп итә. Формадагы кешегә караш та башкача.

Гомеремнең шактый өлеше хәрби хезмәттә узганга, формага карата мин аеруча җитди һәм хөрмәт белән карыйм. Флотта миңа мичман погоннары һәм кортик биргәндә: “Носи их с честью, гордостью и служи во благо отечества”, — дип кулыма тоттырдылар.

Имам булган кеше дә шулай ук чалмасын һәм чапанын киеп, халыкка лаеклы хезмәт итәргә тиеш. Аларны кигәч, ирексездән: “Ялгышмасам, адашмасам, коткыга бирелмәсәм, юк-барга кызыкмасам ярар иде”, — дигән уйлар килде. Аллаһы Тәгаләдән мин һәрвакытта тел ачкычы, зиһен байлыгы, күңел сафлыгы һәм рухи ныклык сорыйм.

Шәкертләрне укытканда да аларны практикага җибәрергә кирәк, дип уйлыйм, чөнки имам эше зур җаваплылыкны таләп итә. Алар алдан ук бу эшкә әзер булырга тиеш. Имам бит Аллаһы Тәгалә алдында үзе артыннан ияргән халык өчен дә җавап бирәчәк.

- Сез көздән бирле Хворостянка мәсҗиденең имамы булып хезмәт итәсез. Хәзер нинди нәтиҗәләр ясый аласыз, алдагы көннәргә нинди планнарыгыз бар?

- Без бердәм мәхәллә булып оешырга тырышабыз. Кирәк чакта үз урыныма калдырып, намазларны алып барырдай кешеләр әзерлим. Болар – азанчылар Аббас Әюпов һәм Рәфыйк Рәхмәев. Берсе булмаса, икенчесе килә, чөнки алар - эш кешеләре. Мәхәллә рәисе булып эшләүче Фәрит агаРәхмәевка һәм Ринат Курмаевка мин зур рәхмәтлемен. Көндәлек проблемнарның барысын да алар хәл итәләр.

Шулай ук Гамәл Җәләлетдиновка олы рәхмәтемне белдерәм. Бу мәсҗидне төзүдә, бизәүдә һәм җиһазландыруда ул зур ярдәм күрсәтте. Хәзер дә андагы чыгымнарны түләп килә. Мәсҗидебезаның бабасы – Мөхиббулла Афзалов исемен йөртә. Гамәл безгә айфон алып бирде. Шуның ярдәмендә халыкка дин дәресләре укытабыз. Дәресләргә кайберәүләр гаиләләре белән йөриләр.

Мәхәлләбездәгеге барлык мөселманнар исеменнән Хворостянка районы администрациясе башлыгы Виктор Маховка аеруча зур рәхмәт белдерәсем килә. Мәсҗид төзүнең башыннан ул туктаусыз ярдәм итте. Эшкуарларны төзелешкә ярдәм итәргә күндерде.

Әле дә ул һәрвакытта безнең белән тыгыз элемтәдә тора. Минге төрле чараларга, бәйрәмнәргә һәм үзенең исәп-хисап тоту җыелышына чакыра. Мин үзем дә төрле оешмаларда патриотик тәрбия чараларында катнашам.

Без радиоприёмниктан азан әйтергә рөхсәт сорагач, ул берсүзсез моны хуплады.

Мәсҗидебез юл өстендә булганга, анда төрле мосафирлар да кереп, намаз укыйлар. Аның матурлыгына барысының да исләре китә. Монда дагыстанлылар, чеченнар, әзәриләр һәм башка милләт вәкилләре тукталалар. Әле монда яшәгән казахларны, төрекләрне һәм әзәриләрне дә без акрынлап гыйбадәтханәгә тартабыз. Аллаһыга шөкер, төбәгебездә Ислам диненә юл, торган саен,ачыла бара.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.


КОНТЕКСТ:

В Хворостянке открылась Соборная мечеть (ФОТОГРАФИИ)

 

Просмотров: 1165

Комментирование запрещено