Фәндәс Сафиуллин: Бүгенге мәктәп системасы роботлар «ясау»га юнәлтелгән

7624Татарстан Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты булган сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин бүгенге көндә мәктәп системасы балалардан роботлар «ясый» дигән фикердә тора. Бу хакта ул «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында яшүсмерләрне социаль челтәрләрдә үз-үзеңә кул салырга өнди торган төркемнәр турында фикер алышканда белдерде.

«Гомумән, бездә мәктәп сәясәте кешедә кешелек сыйфаты тәрбияләргә юнәлтелмәмгән, ул роботлар «ясау»га юнәлтелгән. Ниндидер мәгълүматлар туплап, кнопкаларга басарга өйрәтәләр. Без бүген дә борынгы Грециянең сәнгати үрнәкләрен өлге итеп саныйбыз. Бүген дә алар — эталон. Моның төп сәбәпләренең берсе — борынгы греклар мәктәптә, иң беренче максат итеп, гражданлык тойгысын тәрбияләүне куйган, икенчесе — белем бирү. Ә бүгенге мәктәптә тәрбия бирү юк дәрәҗәсендә, бездә кешеләрдән роботлар «ясау» бара», — дип белдерде. 

«Татар-информ».

 

Просмотров: 923

Комментирование запрещено