Сагындырдың, туган авылым,
Кайтып киләм мин очып.
Куеныма сыйса идең.
Алыр идем мин кочып.
Кулны куеп каш өстенә,
Хәйран калам мин телсез.
Төшкән чакта «Озын үр»дән,
Шатлыгым минем чиксез.
«Казан тавы», «Мулла сады»,
Сызылып аккан инеше.
Мостягымнан гүзәл як юк,
Синдер оҗмах җимеше.
Җәй уртасы — печен өсте,
Каз өмәсе – көзендә.
Яланаяк «Кага» тауга
Җиләккә чабу җәйдә.
«Үрәзмәй»нең бәрәңгесе,
«Ташлы» елга печәне,
Тегермән янында топольләр –
Яшьлегемнең эзләре.
Йолдыз атуны күзәтеп,
Бергә теләгән теләк.
Беренче урман чәчәге –
Иң кыйммәт булган бүләк.
Мәхәббәтнең беренчесе,
Назлы сөю сүзләре,
Бар да синдә калгангамы,
Дәшә мине үзләре.
Ульян өлкәсе, Иске Кулатка районы, Иске Мостяк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Просмотров: 927