Комментарии: «Сез ач, сез әтисез”, дип көлә иделәр

Автор: Айсылу
Ватаным Татарстан язган:

«Әтиебезнең 1943 елны үлгән хәбәре килде. Без бу вакытта әнинең итәгендә биш бала идек. Иң зурыбызга – 12 яшь. Сугыш беткәч тә кайтыр әле дип көттек. Күрше Фәтхия апаның ире кайтты. Түше тулы орден-медаль! Ул көн әле дә хәтеремдә. Өч баласы да авыл башына йөгерде. Минем белән бер яшьтәге кызлары Зөләйха шатлыктан нишләргә белми. Безгә карап телен күрсәтә. Шул чактагы читенлекләрне белсәгез! Тел күрсәтү – бер хәл, тора-бара әтиле һәм әтисезләргә бүлгәли башлаулары бәгырьгә тиде, – дип сөйли Наҗия апа. – Әни әтигә тугры булып калды. Яшермим, рәхәт яшәмәдек. Авыр чаклар күп булды. Тора-бара  ветераннарга фатир бирә башладылар. Әнә шул чакта бик кимсендек. Әлеге дә баягы күршеләр зур таш йорт салып чыкты. Өч баланың һәркайсына фатир алып бир­деләр. Әле өстәвенә хөкүмәт тә булышты. Насыйх абый озак яшәде. Узган ел гына бакыйлыкка күчте. Сугыш булмаса, безнең әти дә яшәр иде…”

Әтиләре сугышта үлеп калган, дәүләттән бернинди ярдәм дә ала алмаган кешеләргә бик читен. Күбесенең пенсиясе бик аз. Әнә шуңа да тормыш итү авырга туры килә. Ә кайберәү­ләрнең пенсия акчасын үзеннән алда көтүче кешеләре бар. “Тугыз мең сум пенсия алам. Җитми бит, кызым. Шуның дүрт меңен фатир өчен түлисе,  калган биш меңенә ай буе торасы бит әле. Ит алырга бөтенләй мөмкинлегем юк. Акча барда, тавык алып куям. Сөтләр дә кыйммәт хәзер, – дип сөйли Минзифа әби. – Ә кемдер ри­зыкның кадерен белми. Чүп­леккә азык-төлек ташлыйлар. Безнең әтиләр шуның өчен кан түккән­ме?”