Беркөнне мин, Шенталы районы үзәгенә баргач, күптәнге танышым Миңнурый Зәки кызы Төхвәтуллинаның хәлен белеп чыгарга булдым. Күрешеп, хәл-әхвәл белешкәч, аның әнисен (хәзер мәрхүмә инде) Гыйззиҗамал әбине искә төшердек.
- Миңа татарча уку бәхете насыйп булмады бит. Шуңа да карамастан, әнкәй апам Мәрьям белән мине татарча укырга, язарга, татар халкының бөек шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләрне яттан укырга өйрәтте. Миңа аеруча Габдулла Тукай шигырьләре ошый иде, - дип сөйләп китте Миңнурый апа.
- Әнием Денис авылында туып үскән, тормышында күп авырлыклар кичергән кеше буларак билгеле. Ул авылдашы Нәфисулла белән тормыш корып җибәргәч, 1914 елда Россиягә каршы Германия сугыш башлый, аның ире дә фронтка алына. Бераздан әниемә “Нәфисуллаң сугышта хәбәрсез югалды”, дигән аянычлы хат килеп ирешә. Тик ул барыбер өметен өзми, сабые Зәкиҗан белән өзелеп ирен көтә. Аллаһының рәхмәте булгандыр, беркөнне авылга берничә ел әсирлектә булган ире кайтып төшә. Тагын бер уллары Таһирҗан туа.
1921 елгы ачлык вакытында туганнары белән бергәләп бу гаилә дә Омск якларына күчеп китә. Юлда барганда ук сеңелесе Гыйшкиҗамал апаның да, әнкәйнең дә ирләре тиф чиреннән үләләр. Берникадәр вакыттан соң ике улын да югалта. Бик күп михнәтләр кичкәннән соң, ул туган авылы Денискә яңадан кайтырга мәҗбүр була. Бераз кайгылары басыла төшкәч, әнием әтием Зәкигә тормышка чыгып, ике кыз бала таба. Шуларның берсе мин булам инде.
Әткәй исән чагында тормышыбыз гөрләп барды. Ул күрше Челно-Вершины районының сөт заводында склад җитәкчесе булып хезмәт итә иде. Әле дә исемдә: беркөнне ашыгып кына әтием өйгә кайтып керде дә кабалана-кабалана дини китапларны яшерә башлады. Ә икенче көнне иртән-иртүк өебезгә кораллы хәрбиләр килеп тентү ясадылар. Берни таба алмасалар да, алар әткәйнең кулларын артка каерып бәйләп, үзләре белән алып киттеләр. Шуннан соң өебездә күңелсез кабер тынлыгы урнашты. Ул вакытта Мәрьям апама бары тугыз яшь булып, миңа җиде яшь тә тулмаган иде әле.
Әниебез белән күпме генә өзелеп көтсәк тә, кайтмады әткәй. Соңрак аның төрмә газапларына түзә алмыйча, авырып, дөнья куюы мәгълүм булды. Безгә “халык дошманы” балалары буларак, кешеләрнең дә карашлары үзгәрде. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында кыен булды. Иң әрнеткәне шул: мәктәпне тәмамлагач, безнең өчен югары уку йортларының ишекләре ябык, ә кибетләрдә нәрсә дә булса сатып алырга дип чират торганда төртеп чыгаралар иде. Җавап бер генә — син “халык дошманы” баласы. Менә шушы кара пәрдә гомер буе безне әзерлекләп килде.
Дөрес, соңгы вакытларда әтиебез репрессия корбаны дип табылгач кына, җиңел сулап куйдык. Тик бу вакытта без инде олыгайган идек, шулай булса да, балаларыбыз һәм оныкларыбызның йөзләре яктырды, - дип сүзен төгәлләде Миңнурый апа.
Бала чагында һәм яшүсмер елларында күп авырлыклар кичерергә туры килсә дә, Миңнурый Зәки кызы авылдашы Әкъдәс Төхвәтуллинга тормышка чыккач, алар бик бәхетле яшиләр. Ул гомере буе Шенталы районының азык-төлек комбинатында мастер булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Ире Әкъдәс бакыйлыкка күчсә дә, ул бүген ялгыз түгел, аны Себердә эшләп пенсиягә чыкканнан соң кабат туган якларына кайткан кызы Әнүзә апа белән кияве Мәҗит абый хөрмәтләп тәрбиялиләр. Улы Ринат белән килене Гөлчәчәк тә әниләре Миңнурый апаның гел хәлен белеп, ярдәм итеп торалар.
- Аллаһыга мең шөкер, бүгенге көндә мин бәхетле. Безне дәвам итәрдәй дүрт оныгым, ике оныкчыгым бар. Тик җир йөзендә барган сугышлар туктатылсын, бер гөнаһсыз бәндәләрнең каны түгелмәсен иде, чөнки бөтенебезнең дә бәхетле булырга хакы бар бит, - диде минем белән саубуллашканда Шенталы станциясендә яшәүче тугызынчы дистәне түгәрәкләп килүче Миңнурый Зәки кызы Төхвәтуллина.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис авылы,
Шенталы районы.
Просмотров: 988