“Россия мөселманнары бүген, мәчетләр төзелешенә караганда, белемле руханиларга мохтаҗлык кичерә”, – дип билгеләп үтте, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
“Руханилар әзерләү бүген мәчетләр төзүгә караганда мөһимрәк. Мәчетләр җитәрлек, теләгән һәркем төзелешкә үз өлешен кертә ала, бернинди киртә дә юк”, – дип белдерде мөфти, Уфада, Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты, иҗтимагый һәм дини оешмаларның әгъзалары белән узган очрашуда. Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тәлгать Таҗетдин сүзләренчә, ислам дине белеме буенча стандартлар кабул ителгән, дәреслекләр белән эш алып барыла, “ләкин һаман да урта һәм югары белем бирү йортлары арасында үзара килешү юк”.
“Икенче сорау – руханиларның күпчелеге, якынча җитмеш проценты, өлкән яшьтә. Бу якын киләчәктә аларның җәмгыятьләре имамнарсыз калырга мөмкин дигән сүз. Кадрлар бар, ләкин кайда алар? Кувейтта, Гарәп Әмирлекләрендә”, – дип белдерде мөфти.
Мөфтинең сүзләре буенча, алар күп еллар элек дини белем алыр өчен Россиядән киткән һәм ватаннары белән элемтәләрен югалткан кешеләр. «Яңадан тәрбияләү мөмкин түгел, алар безнең мәчетләргә килсәләр радикаль идеяләр алып киләчәк. Без булганны югалтабыз”, – дигән фикер җиткерде ул.
* * *
В понедельник в Уфе Талгат Таджуддин принял участие во встрече с членами комитета Госдумы по развитию гражданского общества, вопросам общественных и религиозных объединений
Российские мусульмане сегодня нуждаются в образованном духовенстве больше, чем в строительстве мечетей, считает глава Центрального духовного управления мусульман России Талгат Таджуддин.
«Подготовка кадров духовенства сегодня важнее, чем возведение мечетей: их предостаточно, и каждый, кто желает, не имеет препятствий к строительству», – заявил муфтий.
По словам Таджуддина, приняты стандарты по исламскому образованию, ведется работа над учебниками, «но до сих пор нет настоящей координации между высшими и средними специальными заведениями».
«Второй вопрос – крайне пожилой возраст большей части священнослужителей, около 70%. Это значит, что в ближайшее время их общины могут остаться без имамов. Кадры-то есть, но где? В Кувейте, в Эмиратах», – заявил Таджуддин.
По словам муфтия, этих людей, уехавших много лет назад из России для получения религиозного образования и потерявших связь с родиной, «перевоспитать невозможно, и если они окажутся в наших мечетях, то принесут с собой радикальные идеи».
Просмотров: 1237