“Бердәмлек”нең соңгы саннарының берсендә басылган язмагызны һәм дә Шаһидә исемле билгесез ханымның хатын укыгач, сезгә шушы хатны язарга ниятләдем. Бу ханымның хаты, минем уемча, “Бердәмлек”кә һәм аның хезмәткәрләренә пычрак ыргыту белән бер. Шушы хаты белән Шаһидә ханым “Бердәмлек”не түгел, үз-үзен, үзенең намусын пычраткан.
“Күпме пычракка күмсәң дә, алтынның төсе бозылмый”, ди халык. Һич тә борчылмагыз, ул “язучының” хатында адәм ышанмаслык сүзләр тезмәсе генә китерелгән, минемчә.
“Бердәмлек”тә укырлык рәтле нәрсә дә юк” дигәне — күрәләтә юләрлек. Бу ханым “Бердәмлек”не, минем кебек, хәрефтән-хәрефкә кадәр укып барса, алай дип әйтергә теле әйләнмәс иде. Ул газетаны рәтләп укымыйдыр, мөгаен.
Миңа, 87 яшьтәге башкорт бабаена, “Бердәмлек”тә барысы да бар. Мин аны атна саен сагынып көтеп алам һәм рәхәтләнеп укыйм. “Бердәмлек”не укый-укый, мин хәзер татарча язарга да өйрәнеп барам инде. Гомерем булса, киләчәктә дә аның белән дуслыкны эзмәм, Иншалла.
Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ.
Таллы авылы,
Большая Черниговка районы.
КОНТЕКСТ:
Разия ӘЮПОВА: «Шаһидә ханым, сезне “Ак калфак”та көтәбез»
* * *
«Бердәмлек» яшәсен!
* * *
“Бердәмлек”тә укырлык нәрсә бармы, юкмы?!
Просмотров: 984