Изге Рамазан ае үзенең тәравих намазлары белән дә үзенчәлекле

imageРамазан аенда өлкәбезнең татар авылларындагы мәчетләрдә тәравих намазлары укылды. Шөкер, Камышлы авылының Жилгородок бистәсендә урнашкан гыйбадәт йортына ир-атлар белән беррәттән биредә ел дәвамында дини белем алган хатын-кызлар да, балалар да агылды.

 imageimage2 image4- Көне буе Аллаһы ризалыгы өчен ашау-эчүдән тыелып, авыз ачканнан соң, озак итеп намазда басып торырга әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә көч бирә. Раббыбыз тәравих намазларында басып торуларыбыз белән, Кыямәт көнендә торуларыбызны җиңеләйтсә иде, — ди гүзәл затлар.

Жилгородок мәчетендә ел дәвамында 7 баланы имамыбыз Әхтәм хәзрәт Госамов, 13 хатын-кызны Камышлының беренче мәчете имамы Инсаф хәзрәт Сәдретдинов гарәп алифбасы серләренә төшендерде. 

- Майда мәчетебездә Самар шәһәренең «Булгар мирасы” исемле гыйбадәтханәсе имамы Рәсих хәзрәт Вакказов та кунак булып киткән иде. Ул чәй өстәле артында биредә гыйлем алучылар белән сөйләшү үткәрде, үтемле вәгазьләре белән күңелләргә якты нур, аклык өләште, - дип сөйләде 22 ел дәвамында  балаларыбызга дини сабак бирүче Әхтәм хәзрәтебез.

 «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.

Просмотров: 982

Комментирование запрещено