Ярты гасырдан артык гомер узганнан соң очрашу / Илле биш елдан соң очрашу

imageОчрашуларның төрлесе була. Ә менә ярты гасырдан артык гомер узганнан соң бергә мәктәптә укыган парта­дашыңны, классташыңны күрү ничек була икән ул?! Һәркемнең бу тормышта үз мәшәкате, үз сукмагы… Мәк­тәптә укыган еллар шулкадәр еракта калган кебек. Тик таныш күзләр, ел­маю­­лар, сөйләшү рәвеше, ничә еллар үтсә дә, кыя­фәтләр үзгәрсә дә, саклана икән.

Иске Усманда Сабантуй үткән көнне шушы авылда 1946 елны туган балаларның очрашуы да үтте. Аларны Мәгьрифә Мисбах ага кызы Гыйльфанова үзенә кунакка чакырган иде.

- Без, 1946 елны туган балалар, Иске Усман авылының 8-еллык мәктәбен 1961 елда тәмамладык. Үзенчәлекле сыйныф булдык: барыбыз да сайлап алгандай шаяннар, тиктормаслар. Мәктәпне тәмамладык та, кайсыбыз кая таралышып беттек. Күбебез яңа статус алды, ягъни гаиләле булды. Аралашуыбыз юк дәрәҗәсенә төште, очрашканда сүзебез “исәнме”дән артмый иде, — дип сөйлиләр очрашучылар.

Һәр бәйрәмнең оештыручысы була. Мәгьрифә апа барысын бергә туп­лап, әлеге чараны үткәрү өчен бөтен көчен куйган. Юк, очрашуның инициаторы — мәктәпне 1961 елда тәмамлаучыларның сабакташы түгел. Ул — 1946 елны туган Әбризә апасының бертуган сеңелесе. Апасы авырып тора, анарга җинелрәк булсын дип, кәефен күтәрер өчен шундый күркәм дини мәҗлес оештырырга була Мәгьрифә апа.

25 июньнең матур Ураза гаете бәйрәмендә аның өендә Әбризә, Мөсәбихә, Сәҗидә, Миннур, Минехаят, Вакилә, Зөхрә апалар, Әгьдәс, Әнәс агалар мул ризыклы өстәл артына җыелдылар. Иске Усманнан килгәннәр, Яр Чаллы, Богырыслан, Әлмәт шәһәрләреннән, Гали авылыннан кайтканнар иде алар. Парлылар парлашып килгәннәр. Кайта алмаган классташлар белән кесә телефоннары аша элемтәгә дә керделәр. Орынбурдан Руза апа, Самардан Гөлчәчәк апа, Бакайдан Гөлҗый апалар да үзләрен шушы табын артындагы кебек хис иткәннәрдер.

Барысы да күчтәнәчләр белән килгәннәр. Әлмәттән Cәҗидә апа бавырсак пешереп кайткан. Миннурый апа да милли ризыгыбыз белән килгән.

Иң элек мул өстәлләр тирәли Коръән аятьләре укылды. Очрашулары күңелле дә, истә калырлык та булды. Монда һәрберсенең өлеше бар иде. Әйтерсең дә, алар үсмер чакларына кайттылар. Дөнья мәшәкатьләрен артка куеп, рәхәтләнеп ял иттеләр, яшьлектә җырлаган җырларын искә алдылар. Вакилә апаның тормыш иптәше тальян гармунында өздереп «Ярмәк вагы»н уйнады, аннан сабакташларны «Әпипә»гә дә биетте. Мәктәп елларындагы вакыйгаларны да барладылар, “вак этлекләрне” дә искә төшерделәр. 

Беренче укытучылары Өчкүл авылыннан Шакирә апа булган, Иске Ярмәктән Кәримә апа да укыткан икән үзләрен. Алар инде хәзер бакыйлыкта.  Уннан артык классташлары да якты дөнья белән хушлашкан инде. Барысын да искә алып, рухлары шат булса иде, дип догалар да кылдылар сабакташлар.

Мәктәпне тәмамлауларына 56 ел уткән… Инде күптән күрешмәгәннәре бер-берсен танымады да хәтта. Шушы кадәр вакыттан соң мондый күркәм очрашу — искиткеч күренеш!

Биш елдан соң кабат очрашырга сүз куештылар сыйныфташлар, ә мәҗлестән соң барсы да авыл Сабантуена юл алдылар.

Сезгә тагын шундый оч­ра­шулар насыйп булсын иде, искеусманлылар. “Исән­ме, классташ, ни­хәл­ләрдә яши­сең?” – дип күре­шүләр язсын.

imageimage2 image3 image4 image5 image6 image7 image8 image9 image12


Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Иске Усман авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

* * *

Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре узды. Камышлы рай­онының Иске Усман авы­­­­лы мәктәбендә быел ул 55нче мәртәбә үткәрелде. Шушы мәктәпне тәмамлаган беренче укучыларның оч­рашуы бик тә кызыклы үтте. Чараны оештыруда актив катнашучыларның берсе булган Мәгърифә ханым Гыйльфанова бу көнне үз өендә күрше Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәреннән, Северный районының Бакай һәм Тургай авылларыннан, Та­тарстанның Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Самарадан һәм Похвистнево районының Га­ли авылыннан кунаклар каршы алды.

1961 елның язгы матур көннәренең берсендә Иске Усман җидееллык мәктәбенең беренче чыгарылышы булган 27 укучы тантаналы кичәгә җыелганнар иде. Шуларның унысы җирле колхозда эшләргә калса, унҗидесе шәһәрләргә китеп, төрле уку йортларына укырга керәләр.

Авылда калган Мөхтәбәр Нуретдинов озак еллар машина йөртүче, механизатор, тегермәнче булып эшләгән. Хатыны Фәнүзә белән алар өч малай үстергәннәр. Мәгърифә апаның бертуган апасы Әб­ризә Балтаева, мәктәпне тә­мамлагач, ире Фоат белән Таш­кентка барып урнашкан. Әб­ризә медицина тармагында, ә Фоат трактор заводында хезмәт иткән. Бүгенге көндә аларның дүрт баласы Мәскәүдә яши. Кызлары Гөлшат белән Рәйхан — «Россия» телеканалы хезмәткәрләре, ә уллары Илшат белән Азат банкирлар. Төпчек уллары Илһам гына әти-әнисенең туган ягына кайткан, Камышлы районының пенсия фондында эшли. Әбризә апа белән Фоат абый да картлык гомерләрен Иске Усманда кичерәләр.

Бу очрашуда мәктәпне 1961 елда тәмамлаган 27 уку­чының унҗидесе генә катнаша алды. Чөнки өлкән яшьтәге ветераннарның кайберләре инде мәңгелек йортларына күч­кәннәр.

Ветераннар кочаклашып кү­рештеләр, күзләрендә шат­лык яшьләре күренде. Сөй­ләшә-сөйләшә, ризык тулы өс­тәл янына догалар укып утыр­дылар, яхшы теләкләр телә­деләр.

Вәкилә апаның ире, авыл­ның талантлы гармунчысы Мөкатдәс ага Нуретдинов гармунында уйнап җибәрүгә, күп­ләр җыр сузды, биючеләр дә табылды. Ә инде төрле кызык­лы хәлләр, матур истәлекләр турында сөйләүчеләрнең иге-чиге булмады.

Гомере буе мәктәптә укы­тучы булып эшләгән, истә­лекләрне йөрәк түрендә сак­лап йөрткән Тәслимә ханым Борһанова, тарихка әйләнеп кайтып, шушы чыгарылыш укучылары турында бик тә матур итеп сөйләде. Озак еллар мәктәп директоры булып хезмәт иткән Гатиф ага Гарифуллинны да яхшы сүзләр белән искә алдылар. Тумышы буенча Шенталы районының Денис авылыннан булган Гатиф ага үзе вафат инде, ә шушы мәктәптә гомер буе укытучы булып эшләгән хатыны Фәния ханым очрашуга кайта алмаган. Ул Яр Чаллы шәһәрендә кызлары Гөлчәчәк тәрбиясендә яши. Иске Усман мәктәбенә, укытучыларга һәм укучыларга багышлап ши­гырьләр язып җибәргән. Аларны уку бәйрәмне тагын да тулыландыра төште.

Менә шундый матур, ис­тәлекле очрашу узды Иске Усман мәктәбендә. Тик соңгы елларда аның башлангыч мәктәп итеп калдырылуы гына күңелдә борчулы хисләр уятты. Бүгенге көндә биредә бары тик берничә бала гына белем ала, ә өлкән сыйныфларда укучылар күрше Яңа Усман мәктәбенә йөреп укыйлар.

Оптимальләштерү дигән галәмәт күренеш авыл мәк­тәпләрен шушындый аянычлы хәлгә китереп җиткерде дә инде. Киләчәктә авылда башлангыч мәктәп тә ябылып куйса, алдагы көннәрдә мондый матур очрашулар булырмы икән?! Берүк Аллаһы Тәгалә мондый хәлдән үзе саклый күрсен иде инде! Чөнки бер югалтканны кабат кайтарып булмаячак. Балачак хатирәләрен саклап торучы мәктәпләрен кабат күргән, якын туганнардай очрашып күрешү шатлыгын кичергән искеусманлылар бәхетле бүген!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1626

Комментирование запрещено