Ир баш, хатын муен, диләр,
Эшкә җик акылыңны.
Кояш кебек гел балкып тор,
Сүндерми ялкыныңны.
Җылы сүзне кем яратмый,
Матур сүзләр кызганма.
Вак-төяк сүз аркасында
Тавыш, гауга чыгарма.
Кәефен сорап каршыла,
Караңгы чырай күрсәтмә.
Назга-иркәләүгә мохтаҗ,
Булып кылан кайчакта.
Бер дә юкка кабарынма,
Үз кубызыңа биетмә.
Үзсүзле булып маташма,
Җаен тап син ничек тә.
Аҗдаһа да качкан диләр
Усал хатын яныннан.
Ялагайлана белсәң,
Үкенмәссең соңыннан!
Искән җилдәй уза гомерләр,
Кем дә мәңгелек түгел.
Тигезлекнең чын кадерен
Картайгач тоя күңел.
Күкрәп яшәгән вакытлар,
Истә калырлык булсын.
Ирле Идел кичкән диләр,
Күперегез нык булсын!
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1223


