Уйланылмый инде тугачтан ук
Саулык белән байлык турында.
Ул чак безнең бәхет тупланылган
Әнкәйләрнең кайнар куенында.
Ә яшь чакта тели идек байлык,
Күңел күтәрүе турында.
Яшьлек инде шундый җиңел мизгел,
Уйланылмый саулык турында.
Юллар озын иде алдыбызда,
Коена идек сөю хисендә.
Яшьлек иде ул чак безнең байлык,
Дөньяны йөзеп үттек иркендә.
«Саулык кына — ни бар байлык», диеп,
Уфтаналар иде өлкән кешеләр.
Көлемсерәп безнең елмаюга,
Кул селтиләр иде мескеннәр.
Һәр дәвернең үзенең була икән
Үз теләге, үзенең шатлыгы.
Еллар үтә, хәзер Ходаемнан сорыйм
Тән саулыгы, иман байлыгы.
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 867